ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 40, 20.03.2019/

//

Тазару... файдалы

 

Юанаю организмга бик зур зыян сала, дип үзләренә дә, безгә дә тынгылык бирми табиблар. Шул ук вакытта соңгы елларда галимнәрнең  таза гәүдәле булуның уңай якларын да ачыклавын ишеткәнегез бармы икән?

55  
Медицинадагы бүгенге карашларга капма-каршы кил­гән бу әкәмәт  фикер тазару темасы буенча, руслар әйт­мешли, “эт ашаган” бел­гечләрне дә аптырашта калдырган хәтта. Эш нидә соң?

Юаннар һәм ябыклар

Моннан дистә ел элегрәк үткәрелгән тикшеренүләр нә­тиҗәсе гәүдә авырлыгы тиешледән зуррак булган (1 дәрәҗәдә симерү) кешеләр­нең ябыкларга караганда оза­грак яшәвен күрсәткән. Шуннан соң йөрәк эшчән­леге җитенкелекле булмаган ке­шеләр арасында юантыграк гәүдәлеләргә үлем-җитем куркынычының азрак янавы (12 процентка) да билге­лән­гән. Йөрәктә ишемия авыруы, миокард инфаркты кичерүче симезрәк тәнле кешеләрдә дә нәкъ шул ачыкланган. Мондый чирләрдән интегүче юан­нар ябык кешеләргә караганда озаграк яшәгән, алар арасында инфаркт, инсульттан үлем-китемнәр азрак булган. Йөрәк-кан тамырларына шунт ясау, стент урнаштыру кебек операцияләрне дә алар җиңелрәк кичергән, болар операциядән соң да төз гәүдәле кешеләрдән озаграк яшәгән. 1 дәрәҗәдә симе­рүчеләр арасында үлем-ки­тем күрсәткече  – 27, си­мерү дәрәҗәсе зуррак  кеше­ләр арасында 22 процентка ким­рәк булуы ачыкланган.


Кеше ышанмаслык әй­бер­ләр бит бу, дип аптырашта калдыгызмы? Чыннан да, артык авырлык җыю шикәр чиренә, гипертония һәм калган барлык йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә дип беләбез ләбаса. Тән авырлыгы индексының (ИМТ) биш берәмлеккә артуы йөрәк авыруларыннан үлем-китем очракларын ир-атлар арасында – 34, хатын-кызлар ара­сында 29 процентка арттыра, дип исәпләп чыгарылганлыгын да кайберәүлә­ре­без хәтер­лидер. Мондый кап­ма-каршылыкны ничек аң­ларга соң алайса?

Туя белми ашарга?

Баксаң, симерүнең кеше ышанмаслык хикмәтләренә мисаллар элегрәк тә булган икән. Мәсәлән, инде 1982 елда ук юанрак кешеләрнең гемодиализны   (ясалма бөер) җиңелрәк кичерүе, әлеге про­­цедура нәтиҗәсендә алар­­­ның төз гәүдәлеләрдән озаграк яшәүләре бил­ге­ләнгән. Шуннан соң бу күп тапкырлар расланган да.


Соңыннанрак тулы гәү­дәле кешеләрнең бөердә яман шеш авыруына  шундук бирешмәве билгеләнгән. Аларның шушы чирдән үлеп китү куркынычы нормаль авырлыктагы сырхаулардан 53 процентка (ике тапкырдан күбрәккә!) кимрәк булуы ачыкланган. Симерү әлеге авыру сәбәпләреннән берсе булып тора дип саналса да! Бер яктан, чиргә китерсә, икен­­че яктан, шуңа каршы кө­рәшергә ярдәм итә, ди­мәк?..


Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән дә – шул ук хәл. Гипертония, йөрәктә ише­мия авыруы, инфаркт һәм инсультларның килеп чыгу сәбәбе  беренче чиратта шул тазаруга килеп төртелә диләр бит! Тик, инде әйтеп үт­кәнебезчә, юанрак кеше­ләр мондый чирләрне ябык гәү­дәлеләргә караганда җиңел­рәк кичерә...


Инде хәзер нишләргә? Тазару өчен туя белмичә ашаргамы? Юк, әлбәттә. Галимнәр биредә май тукымасы саклагыч ролен үти булса кирәк, дигән фикердә. Әмма аның йогынты механизмнары бик катлаулы, шуңа күрә юан­нарның кайсынадыр килешә, кайсынадыр – юк. Ничегрәк симерүнең файдалы,  ничег­рәгенең зарарлы булуын   ки­л­әчәк ­фәне раслаячак, дип кенә әйтә ала әлегә галимнәр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 19.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!