ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 83, 19.06.2018/

Усал шигырьләре дә усал түгел


“Аның белән мин күптәннән таныш. Дөресрәге, биш туганны бер җепкә тезүче фамилияләре күңелемә бик якын“. Галим Фоат Галимуллин, шагыйрә Марзия апа турында сүз чыккач, әнә шулай дигән иде. Чыннан да, Татарстанда Мухиннар фамилиясен белмәгән кеше бик сирәктер ул.

4-1
Әйтик, танылган ревматолог Равия Мухинаны бү­ген, остазы кебек үк, “Ак чәчәк­ләр” романы каһар­маны – Гөлшаһидә дип йөртәләр. Марзия Мухина-Сәлахованы исә гавамга җырлары танытты. Кем генә башкармый алар­ны: Алинә Шәрипҗа­нова, Ришат Төх­вәтуллин, Гү­зәл Уразова, Алия Исрафилова... Хәер, кем генә дип әйтү бик үк дөрес түгел икән. Йө­рәк түреннән өзелеп төшкән әсәрләрен Марзия апа эстра­даның энҗеләре саналган җырчыларга гына тапшыра.


Марзия апа һөнәрен медицина өлкәсеннән сайлаган. Бүген ике китап авторы саналса да, үзен шагыйрь дип олыларга ирек бирми. Хәтта “Бербөтен сөю” китабындагы шигырьләре – яшәү фәлсәфәсе, дигән бәя би­релсә дә. Тыйнаклыгы, ихлас­лыгы белән кеше күңеленә үтеп керәдер ул, мөгаен. Беренче шигъри тоемлаулары турында ул үзе болай сөйли:


– Авылда мәҗлесләр бул­ганда, сәке астына кереп калырга тырыша идем. Өлкән­нәр башкарган “Шахта көе”н әсәренеп тыңла­ганым истә. Үзем бик кеч­кенә, әмма шушы җыр аркылы аерылуның нинди зур хәсрәт икәнен аң­ладым. Мөгаен, шушы миз­гелдә кү­ңелгә шигъри куәс салынган булгандыр. Гаилә­без белән аралашучан, актив булдык. Туй, туган көн, солдатка озату мәҗлесләре мин­сез үтми торган иде. Кешенең бәйрәменә ямь өсти алу – үзе бер сөенеч бит ул. Мәҗлесләрне үз шигырь­ләрем белән бизи торган гадәтем дә бар иде. Дуслар, бергә җыелган чакта, шигырь укыталар иде. Менә шунда кайсыдыр, ниш­ләп аларны газета-жур­налларга тәкъдим итмисең соң, дигән иде. Бу хакта уйламаганмын да инде. Төп эшем дә ул түгел, гомер буе ашыгыч ярдәм станция­сендә эшләдем.


Бер карасаң, иртә дими, кич дими, кешеләргә ярдәм итәргә ашыгу иҗатны кысрыклый, вакытны урлый кебек тоела. Ә менә Марзия апа, ашыгыч ярдәм бригадасында эшләү тормышны тирәнтен аңларга ярдәм итә, дигән фикердә. Табиб­лар кеше күз уңыннан яшеренеп калган мизгел­ләрне, киче­реш­ләрне күрә, ди ул. Шигърияткә ныклап алынуы да шушы өлкәне сайлавыннан килә икән:


– Медицина өлкәсен сайлавыма, бигрәк дә ашыгыч ярдәм бригадасында эш­лә­ве­мә беркайчан да үкенмә­дем. Без бит тәүлек­нең иң матур вакытларын, әйтик, таң атуын, таби­гатьтәге кеч­кенә генә үзгә­решләрне дә беренче күрә­без. Эш дәва­мында күпме тәэсир алабыз. Төнге Казан, шәһәр читен­дә­ге бистәләр, урманны ярып узган юл буйлары шулкадәр матур. Миңа шофер, Марзия, йокыны ку әле, дисә, җырлый идем. Бервакытны чакыру буенча барабыз, җил юлда көзге яфракларны себерә. Гел сап-сары чебиләр кебек йөгерешәләр инде.

“Сары чебиләр дип торам,
Сары яфраклар икән.
Әле генә җәй иде бит,
Кай арада көз җиткән”, –

дигән юллар үзеннән-үзе кү­ңелгә килде. Шигырьне аны каяндыр урлап-йолкып яисә көчәнеп язып булмый. Шигырь ул үзеннән-үзе туа.


Медицина өлкәсен сайлавын да Марзия апа бик табигый аңлата. Баксаң, авылдагы бөтен бәләкәч­ләрне әни­ләре юк чакта ул караган икән:


– Күп кеше, нигә медицинага киттең, филологияне сай­ламадың, дип әйтә. Мө­гаен, сабыйларны яраткангадыр. Мин, кечкенә чакта, газета-журналлардан бәби рәсемнәре кисеп, альбом ясый идем. Аннан авылның бәбиләрен караша идем. Кайда яңа туган бәби бар, шунда чакыралар иде. Ул чакта бит әниләргә бәби карау өчен ял бирел­мәде. Шуңа эшкә чыгарга булса, Марзия килә алмасмы икән, дип чакыралар иде. Мин инде әни рөхсәт иткәнче үк йөгерәм. Хәзер мин үстергән балалар­ның үзләренең оныклары бар инде. Алар мине әни кебек якын кешебез дип, киң колач белән каршы алалар. Бервакыт кызык хәл булды. Әти янына авылның икенче очыннан ветеринар абый килде. Ул өлкән яшьтә, бик җор телле, мәзәкчән иде. Мине күз чите белән генә күзә­теп: “Карчык игезәк балалар алып кайтты бит әле. И, күзләре кап-кара, ирен­нәре җиләк”, – дип сөйләп китмә­сен­ме! Шул сүз җитә калды, шыпырт кына киенеп, игезәк балаларны кү­рер­гә йөгер­дем. Карчык кеше ничек бәби алып кайтсын, агайның мине кызык итәсе килгән, күрәсең. Чөн­ки белә, бәби карау – минем өчен зур бер сөенеч. Менә шул хирыслыгым медицинага алып килде. Язу-сызу да – канымда. Хәтта ки үс­кән­дә гаилә газетасы чыгара идек. Анда һәрбере­безгә характеристика, эшләгән эшлә­ре, анализ языла. Авыл минем өчен иң матур чор булып истә калды. Миңа 15 яшьләр тирәсендә әтиебез вафат булды. Шуннан гаи­ләбез белән Казанга күчеп киттек. Ләкин авылга юлны суытмадык.


Мухиннар гаиләсенә, туган яклардан аерылып, Урта Азия якларына чыгып китә­р­гә туры килә... Илдә вәзгыять яхшырак якка үзгәреп, кешелеклелек ягына авыша башлагач, алар яңадан бу якларга кайта һәм бик тиз арада авылның үз кешесенә әве­релә. Бу хакта Фоат Галимуллин менә ниләр сөйли:


– Кукмара район мәдә­ният йортында директор булып эшләгән чагым. Без ел саен, бөтен районны шау­латып, һәвәскәр талантларга смотрлар уздыра идек. Менә бер елны Бү­чирмә авылында биш кыз катнашындагы җыр­чылар ансамбле барлыкка килүен белеп алдык. Без аптырашта калдык. Югыйсә райондагы сәхнәгә мәхәббә­те булган бөтен һәвәскәрне биш бармагыбыздай белә­без. Тамашачыларның исен китәрерлек итеп, берьюлы биш кызның җырлавы еш була торган хәл түгел. Ничек моңарчы үзләренең барлыгын сиздермәделәр икән? Капылт каян килеп чыкканнар? Баксаң, Мухиннар гаиләсе моңа кадәр Татарстаннан ерак җирләрдә яшәгән икән. Язмыш аларны туган җирлә­реннән китеп, чит төбәкләрдә йөрер­гә мәҗбүр иткән. Кайткач, авыл халкы аларны беренче күрүдә үк үз иткән. Мухиннар да игелеккә җавап­сыз калмаган, ачык күңел­ләре, матур җырлары, яктылык сирпеп торган табигый елмаюлары белән халык­ның игътибарын җәлеп ит­кәннәр. Монда, әлбәттә, әти-әниләре Гаяз абый бе­лән Разия апаның роле зур.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәниф Шәрипов исә шагый­рәгә ме­нә мондый бәя бирә: “Мар­зияның усал шигырь­ләрендә дә усаллык юк”. Алай гына да түгел, эше белән дә, каләме белән дә усаллыкка, тупаслыкка каршы көрәшә торган зат икән ул.


– Ашыгыч ярдәм стан­ция­­сендә 35 ел эшләдем. Рәхәтен дә, авырлыгын да үз җил­кәмдә татыдым. Шу­ңа күрә каядыр табиблар турында начар хәбәр укысам, ишет­сәм, йөрәгем әрни. Гүзәл Уразова башкаруындагы “Табибларга” ди­гән җырымны да табиб­лар­ның хезмәтен аң­лап, хөр­мәт йөзеннән яздым, – ди.


– Мин эшли башлаганда, җи­ңелрәк иде. 35 ел эш­ләгәч, чагыштырырлыгым бар. Элек кешелеклелек дигән сыйфатлар бик югары иде, – дип хатирәләрен яңарта Мар­зия ханым. – Партия заманы булгач, җи­тәкчеләр җиз иләктән илә­неп сайлап куелды. Җәм­гыять­не алсак, наркомания, эчкечелек юк дәрәҗәсендә иде. Ә инде урамда аунап яткан кешене күрсәк, аңа беренче ярдәм күрсәтеп, тиешле җиренә илтеп куя идек. Юл казалары бик си­рәк күренеш иде. Хәзер машина да артты, аварияләр дә. Ашыгыч ярдәм бригадасында таш йөрәк­леләр эш­ләми, ватылган, изел­гән кешеләргә ярдәм күр­сәтү  бик авыр тәэсир итә. Шул вакытта ярдәмең тисә, аның шатлыгы озакка сузыла. Ә инде кеше синең күз ал­дыңда җан бирсә, авыр­лыгы үзең белән ияреп кайта. Табиб үлемгә ияләнгән дисәләр, ышанмагыз. Үлем­гә беркайчан да ияләнеп булмый. Табиб ул хисләрен күр­сәтми генә.


Уколны татар булса да, урыс булса да, бисмилла әйтеп ясый идем. Бервакытта да, нишләп алай эшлисең, дигән кеше булмады. Авыру синең җаның-тәнең белән тырышып йөргәнеңне бик сизә ул. Кайчак хәтта, табиб караганда, син баш очымда басып тор әле, дип тә әйтә­ләр иде. Менә бу күренеш­ләр барысы да шигъри юлларга әйләнә инде. Өлкән кеше­ләрнең бер-берсе белән ничек саубуллашулары, сабый­ларның самими карашлары – боларны без күрәбез, күпләр күрә алмый бит инде.


Марзия апаның эчке дөньясының никадәр матурлыгын заманында танылган композитор Ганс Сәйфуллин да сизеп ала. Очраклы гына автобуста очраша алар. Марзия апа Ганс абыйга җыр­ларын җырлап күрсәтә, каты авырудан соң кешеләр белән аралашудан мәхрүм калган композитор үзен тануларына, күз карашыннан аңлау­ла­рына сабыйларча шатлана. Шуннан иҗади тандем барлыкка килә. Алия Исрафилова башкаруындагы “Моң дәрьясы”, Чулпан Әх­мәт­җа­нова башкаруындагы “Үзем итеп ярат”, Алинә Шәрип­җанова башкаруындагы “Өмет”, “Йөрәк” җыр­лары әнә шулай туа.


Марзия апа гел хәрә­кәттә. Бүген карыйсың – концерт залында, иртәгәсен авылга юл алган була. Янында гәп куерыр, җыр яң­гырар, уй бө­терелер. Әле кү­пме шигъри тәлгәш туасы, күпме җырлар яраласы бар. Иҗаты озын гомерле булсын.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 35, 14.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр