ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 40, 20.03.2019/

Иренмәскә генә кирәк

 

Ничек кенә алданмаска? Бу сорауга төгәл җавап та биреп булмыйдыр, минемчә. Бер карасаң, барысын да дө­рес эшлисең кебек, товар сатып алганда игътибарлы да булырга тырышасың, эшләнү вакытларын да карыйсың. Әмма барыбер берәр нәрсә килеп чыга. 

4-1

Күптән түгел бер кибеттән диңгез ризыгы сатып алдык. Саклану вакыты әле чыкмаган, савыты кабармаган. Тик өйгә кайткач, ачып җибәрсәк, әллә нинди исләр чыкты. Ризыкны ашарлык түгел. Теге кибет тә ике тукталыш ераклыкта. Нишләргә соң? Иренмәскә! Мин шулай эшләдем дә. Кире кибеткә барып керсәм, әйтерсең мине генә көтеп торганнар. Кулымдагы кире бирәсе товарны ни икәнен дә сорап тормыйча, алып китеп бардылар. Юл буе әйтәсе сүзләрне кабатлап барган булам тагын.  Шул арада Фәнүзә исемле сатучыга акчасын кире бир дигән әмер кушылды. Фәнүзә апа серне чиште. Баксаң, бу ризыкны еш кире китерәләр икән. “Сыйфатсыз булган ул. Бәясен дә төшереп карадык. Саклану вакытын дөрес язмаганнар, ахры”, –  ди ул.

 
 Кибетләргә товарын кире китерерсең дә ул, ә менә базарга илтеп буламы соң? Әйтик, аяк киемнәрен. Аларны болай да бер кияр өчен дип кенә алалар кебек тоела миңа. Ә менә кулланучы хокукын белгән кеше, аяк киемен дә кире кайтара икән. Вьетнам базарында эшләүче үзен  Мөхәммәт дип таныштырган егет сүзләренчә, кайберәүләр ике ай кигәнне дә кире алып килгәләгән. “Кайчак сатып алучыларга аптырап та куябыз. Ике атна вакыт узса, бер хәл, инде озак киеп йөргән киемне дә кире китерергә оялмыйлар. Теләсә нәрсә әй­теп бетерәләр. Кайберсе безне куркыткан да була. Янәсе, илегезгә җибәрәбез, диләр. Документларыбыз дө­рес бул­маса, без монда эш­ләмәс тә идек”, – ди ул.

 
 Безнең халык усалрак икән. Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Әлфинур апа оныгына туфли алган була. Ике көннән башы ачыла. Күтәреп килсә дә, сатучы алмый. Алып кайтып, төзәттереп алдык, ди ул.  “Базарда да кеше үз хокук­ларын яклый ала”, – ди   Татарстан Гос­алкоголь­инспек­циясенең үсеш һәм эчке базарны координацияләү бү­леге җитәкчесе Розалия Арсланова.


– Халык күбрәк кәрәзле телефон, суыткыч, телевизор­ларның һәм сөт продук­ция­сенең сыйфаты начарга зарлана. Әмма  күбесе үз хокук­ларын белеп бетерми. Шуңа да без кешеләрне ризык, көн­күреш товарлары сайлаганда ниләр белергә кирәклегенә өйрәтәчәкбез. Моның өчен бюджеттан 4 миллион 900 мең сум акча бүленеп бирелде. Күп өлешен лаборатор тикшерүләргә тотсак, калганын мәктәп укучылары арасында уза торган олимпиада җиңүчеләрен бүләкләргә һәм матбугатта басылу  өчен тотылачак, – ди Розалия Арсланова.


– Ел саен халыктан 13-14 мең шикаять кабул итәбез. Күп очракта товарның сыйфатына, зыянлымы-юкмы икән­легенә зарланалар, – ди Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова.


Бу көнне базарга килгән кеше үз хокуклары турында ишетеп кенә калмады,  кай­бер­ләре ничек итеп дәгъва белдереп гариза язарга да өйрәнде.


Кулланучы товарның җи­тешсезлекләрен ачыклаган очракта үз хокукларын яклый ала. Әмма бу хакта алдан сатучы белән сөйләш­мәгән булуы шарт. Кимчелекле товарны шул ук маркадагы товарга алмаштыруны, бәя­не сатып алу хакына карап киметүне,  товардагы җи­теш­сезлекләрне түләүсез  бе­те­рүне, кулланучы яки өченче зат тарафыннан аларны тө­зәтү чыгымнарын каплауны таләп итәргә кирәк. Шулай ук сату-алу шарт­на­мәсен үтәү­дән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кайтаруны сорау мө­һим. Сатып алучы сыйфатсыз товар сатып алу нәтиҗәсендә үзенә китерел­гән зыянны тулысынча каплауны да таләп итәргә хокуклы. Болар барысы да законда күрсәтелгән срок эчендә башкарыла.


Шушы көннәрдә кул­ланучыларның якланганлык дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингының нә­ти­җәләре игълан ителде. 85 субъект арасында Татарстан Республикасы беренче позицияне би­ләп тора. 2010 елда Татарстан бу рейтингта 37 нче урында була.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 38, 16.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!