ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 40, 20.03.2019/

Бер кайткач китәсе килми. Авылга Ренатлар кирәк


Яшьләр авылга кайтырга ашыкмый, кайчандыр укырга чыгып киткән­нәре дә, мөмкинлек табып, шәһәрдә калырга тырыша. Юкса калада да алтын таулары вәгъдә итмиләр. Күп вакыт кеше почмагында, тулай торакта яшәп уза. Һөнәрең буенча яхшы эш табу да җиңел түгел.

2-2
Шәһәрдә акча су урынына ага, аз хезмәт хакыңны ничек җиткерергә белмичә нужаланасың. Районга кайтып киткән кеше тизрәк то­рак­лы була. Шуларны уйлап микән, шәһәр тормышын районга алмаштыручылар да аз түгел.


33 яшьлек Ренат Хаҗиәх­мәтов белән Биектау районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында таныштык. Ул би­регә 2014 елда “Авыл табибы” программасы буенча эшкә кайткан. Бу програм­маның шартларына килсәк, табиб дәвалау оешмасы белән биш елга контракт төзи һәм аңа миллион сум акча бирелә. Фельдшерларга исә 500 мең сум акча каралган. Ренат Илдар улы Казан дәүләт медицина университетында дә­валау эше белгечлегенә укыган, аннары Республика клиник хастаханәсендә хирургия буенча интернатура уз­ган, ике ел ординатура үткән. Дө­ресен генә әйткәндә, Казан егете шәһәрдә дә кала алыр иде. Ул исә Биектауга эшкә тәкъдим булгач, ике дә уйламыйча, күчеп киткән. Аны башка районнарга да чакырганнар, яшь белгеч Казанга якынрагын сайлаган.


Биредә башта табиб-хи­рург вазифасын башкара, эш­ләү дәверендә һөнәри әзерлек курсларында укып, онколог сертификаты алып чыга. Хәзер поликлиникада да шул вазифада, аның бурычы – профилактика белән шө­гыльләнү һәм яман шеш авыруларын иртәрәк ачык­лау. Табибтан нишләп онколог белгечлеген сайлавын сораштым. “2016 елда рес­пуб­ликада Яман шеш авыруларына каршы көрәш елы игълан ителде. Поликлиникаларда башлангыч онкология кабинетлары ачылды һәм шул чагында аларда эш­ләргә бел­гечләр җитмәве ачыкланды, – ди Ренат Хаҗи­әхмәтов. – Яман шеш белән авыру киләчәктә дә киме­мәячәк, артачак кына. Бу чиргә каршы бик күп эшләр башкарырга туры киләчәк. Онкология өлкәсен сайлау­ның тагын бер сәбәбе: бу хезмәттә электән хирурглар эшләгән”.


Яшь белгеч Биектауга килгәч, фатирлы булган. Аңа торакны авылда яшәүче укытучыларга, табибларга, башка хезмәткәрләргә каралган программа буенча бирәләр. Татарстан Дәүләт Торак фонды белән социаль ипотека кредиты рәсмиләштергән. Тик ул мөмкинлектән бөтен белгеч тә файдалана алмый. Әйтик, әти-әни йортында пропискада торасың ди һәм гомуми торак мәйданы тиешле нормадан артып киткән икән, социаль ипотека программасы буенча торакка өметләнә алмаячаксың. Хө­күмәтнең авылга кайтучыга 1 миллион сум бирүе әйбәт, тик ул акчага бүген нәрсә алып була? Белгеч иң беренче итеп фатир, йорт мәсьә­ләсен кайгырта башлый, шуңа күрә кайбер районнарда бушка җир кишәр­леге би­рәләр, аренда торагы төзи­ләр һәм бүтән кайгыртучанлык күрсәтәләр. Соңгы елларда “Авыл табибы” программасыннан 50 яшькә ка­дәрге табиблар файдалана ала, элек 35 яшькә кадәр генә иде. Республикада 2018 елда әлеге программа буенча 72 табиб һәм 14 фельдшер районнарга җәлеп ителгән. 2012 елдан башлап 551 табиб кайткан.


Шәһәргә якын булгач, Биектау районында белгечләр­гә кытлык юк. Казаннан да кайталар, күрше районнардан да киләләр. Штатлар тулы дияргә мөмкин, ә менә медицина техникасы буенча кытлык зур. Казанда, бүтән шәһәрләрдә профильле клиникада эшләп кайткан белгеч җиһазлар аермасын тиз сизә. Шәһәрдә матди-техник база нык – компьютерлы томограф, гастроскоп, колоноскоп, УЗИ аппаратлары, нәрсә генә юк... Ренат Илдар улы да: “Район халкына яхшы җиһазлар, инструментлар белән хезмәт күрсәтәсе килә. Лаборатория диагностикасын яхшыртасы бар”, – дип юкка гына әйтми. Мәсәлән, юан эчәкне тикшерә торган гап-гади колоноскоп аппараты булмау гына да өстәмә кыенлыклар тудыра. Халыкны тикшеренергә шәһәргә җи­бәрәләр. Ул эш бушлай башкарылсын өчен килешү тө­зергә кирәк. Җиһазлар үз­ләренә алынса, табибларга да, тикшеренергә килгән авыл кешесенә дә уңайлырак булыр иде.


Биектау районында онкология белән авыручы 1 мең 160 кеше исәптә тора. Район үсә, өлкәннәр саны күбәя, шулай булгач, хасталар да арта. Хәзер яман шешне иртәрәк ачыклауга зур әһәмият бирелә. Чир табылгач яки шуңа шик бар икән, Казандагы онкология клиник диспансерына озаталар. Анда дәваланган сырхаулар, район белгечләренә күренеп тора. Белгеч әйтүенчә, яшь­ләр арасында да онкология белән авыручылар байтак. Бу яңалык түгел, инфаркт, инсультлар шикелле үк, онкология дә яшәрә. Хатын-кыз­лар­ның күпчелегендә – күк­рәк бизе яман шеше. Ирләрне җенес бизләре, эчәклектәге яман шеш борчый. Район онкологына көн саен 15-20 кешенең гозере төшә икән. Онкологиягә китерүче сәбәп­ләрдән Ренат Хаҗиәхмәтов беренче урынга генетиканы куя, аннары тормыш рәвеше шуңа китерә ди. Моңа туклану да, хәрәкәт тә, яшәү мохите дә, кешенең әйләнә-ти­рәне ничек кабул итүе дә, хроник стресслар да керә.


Ренат Хаҗиәхмәтовның “Авыл табибы” программасы буенча килешү вакыты тә­мам­ланган инде. Шунысы сө­ендерә: ул районнан китәргә җыенмый. Мин монда ки­рәг­рәк ди. Киләчәктә районнардагы дәвалау оешмаларындагы проблемалар хәл ите­ләчәк, матди база яхшырачак, онкология белән авыручыларга өйләргә йөреп яр­дәм күрсәтеләчәк, аның өчен паллиатив хезмәт булдырылачак, район-авыл кешесе дә сәламәтлеген хәзергегә караганда яхшырак кайгыртачак дип саный ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 16.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!