ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 41, 22.03.2019/

Кешедә эш юк

 

Киләсе атнага – Таҗикстан, майда – АКШ. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның кай тарафларга юл тотачагы билгеле. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.

01  
19-20 мартта Рөстәм Миң­не­ханов җитәкчелегендәге рес­пуб­лика делегациясе Таҗик­станга эш сәфәренә барырга җыена. “Ике арада сәүдә әй­лә­нешенең иң зур күрсәткече 2017 елда тер­кәл­гән. Ул 30 миллион доллардан да артып киткән. Кызганыч, былтыр сәү­дә әйләнеше сизелерлек дә­рәҗәдә кимеде. Республика алдында ике арадагы хезмәт­тәш­лекне яхшырту бурычы тора”, – диде Казан Крем­ленең рәсми вәкиле Лилия Галимова. Ул ассызыклаганча, Татарстан “КамАЗ” автомобиль техникасы белән тәэмин итүдә, шулай ук электр энергиясе өлкәсендә эш­­не көчәй­тергә әзер. Безнең ком­панияләр Та­җикстанның энергетика объектларын яңарту һәм төзекләнде­рүдә катнаша ала. Республикада җитеште­ре­лүче медицина әй­берләрен һәм даруларны читкә озату мөм­кинлеге дә бар. “Тау эшләре, аерым алганда, таш­күмер чыгару сәнәгате пред­прия­тиеләрен техника белән тәэмин итү өлкәсендә хез­мәттәш­лекне үс­терергә телибез”, – диде Лилия Галимова. Бу хакта Та­җикстанда узачак эшлек­ле чаралар барышында фикер алышачаклар.


Рөстәм Миңнехановның рес­публика башлыгы Эмомали Рахмон белән очрашуы да кө­телә. Ул 19 мартка билгеләнгән. Яклар хезмәттәшлекне үстерү, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзалау төркеме кысасындагы уртак эш­чәнлек турында сөйләшә­чәкләр. Таҗикстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Нәүрүзгә дә чакырган. Бәйрәм уңаеннан, республикада 21–24 март ял дип игълан ителгән.


Билгеле ки, Рөстәм Миң­неха­нов чит илләрдә күп йөри. Майда республика башлыгы АКШка эшлекле сәфәр кылачак дип фаразлана. Президент Калифорния һәм Техас штатларына барырга җыена. “Хәзерге вакытта эш сәфәрен килештерәләр”, – диде Лилия Галимова. Аның әйтүенчә, чит илдә республика башлыгы зур компания җитәк­челәре белән очрашырга тиеш. Тик әлегә сүз кемнәр турында баруын әйт­миләр. “Ка­лифор­ния­дә Рөстәм Миң­неханов Силикон үзәнлегенә барачак, бу өлкәдә нинди яңа­лыклар гамәлдә булуын караячакбыз”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. Узган ел нәти­җәләре буенча, АКШ Татарстан икътисадына инвес­ти­цияләр җәлеп итү буенча беренче урында тора. Майга билге­ләнгән эш сәфәре хезмәт­тәш­лек­не тагын да ныгытачак дип өмет­ләнәләр.


Лилия Галимовадан кире кагылган Porsche машинасы турында да сорадылар. Инде хә­бәр иткәнебезчә, 8 Март уңаен­нан үткәрелгән чарада Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җи­тәкчесе Талия Миң­нул­лина  үзенә кыйммәтле автомобиль бүләк итүләре, әмма аннан баш тартуы турында сөйләде. “Казан Кремле кешенең шәхси тормышына тыкшынмый”, – дип кенә җавап бирде Лилия Галимова.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 37, 15.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!