ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 15.05.2019/

Биш “к”лы мәдәният нинди юлда?

 

Каршы килмәсәгез, мин сезнең белән фикер алышуны, алга таба да сорауларга ихлас җавап бирүне дәвам итәр идем. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән чираттагы очрашуында әнә шулай диде. Бу юлы да министр мәдәни өлкәдәге берничә борчулы сорауга ачыклык кертте.

4-1  
Китапханә китә, бина кемгә кала?

Узган ел азагыннан бирле татар җәмәгатьчелеге милли мәдә­ният үзәгенең бетерелеп, андагы музейның башка урынга күчүе уңаеннан ризасызлыгын белдерә. Мәгълүм булганча, милли үзәк бинасына Милли китап­ханә кү­ченә. Бу уңайдан янә сорау туа. Милли китапханә урнашкан тарихи бина кем кулына эләгәчәк? Иң әүвәл министр Президент Рөстәм Миңне­хановның милли мәдәният музеен Бауман урамындагы 3 нче йортка, ягъни шәһәр магистраты бинасына күчерү идеясен хуплавын белдерде. Аныңча, музей өчен бу бина урнашу җәһәтеннән дә, башка яклардан да бик туры килә. “Хәзер музей коллекция­сендә булган артефактларны мөмкин булганча тулырак чагылдыру өчен дөрес итеп проект эшләү кирәк. Минемчә, заман техноло­гияләре һәм музей экспозициясен төзүнең яңа алымнары милли мәдәният үзәгенең саклау урыннарында яткан ядкәр­ләр­не тулырак күр­сәтү мөмкинлеген бирә”, – диде ул.


Министр, музей коллекциясе­нең таркатылып, төрле җирләргә урнаштырылачак икән дигән сүз­ләр­не дә кире какты. Элек, мәсәлән, экс­понатларның бер өлеше “Ле­нино-Кокушкино” музеена, бер өлеше Горький – Шаля­пин һәм Татарстан дәүләтчелеге музейларына таратылачак дигән хәбәр­ләр булды. Министр: “Юридик яктан безнең коллекцияне бүлгә­ләргә хакыбыз юк. Шул ук вакытта өлешләп вакытлыча саклауга башка музейларга биреп тора алабыз. Хәзер милли мәдә­ният музее кол­лекция­сен аның филиалларына, рәссам Илдар Зариповның гале­рея-сту­диясенә күчерү бара”, – диде.


Ә инде Милли китапханә бинасы җәһәтеннән министр, Ушкова йорты әлегә Милли китапханә карамагында калачак, дип тынычландырды. Министр әйтүен­чә, ТАССРның 100 еллыгы бәй­рәме уңаеннан бу биналарның барысы­ның да ачык булуы мө­һим.

Театр елы ниләр вәгъдә итә?

Театр  елында министр сәх­нә­дән читләшкән һәм финанс яр­дәменә мохтаҗ булган өлкән артистлар турында уйлана. Алар ул кадәр күп чыгымнар таләп ител­мәгән эшләрдә дә, әйтик, дарулар алуда матди ярдәмгә мохтаҗ. Министр әйтүенчә, мәсьә­ләнең юридик якларын хәл итү буенча эш алып барыла. Шулай итеп, театр җитәк­челәре катнашында, Театр әһел­ләре берлеге каршында театр хезмәт­кәрләренә ярдәм фонды оешачак. Бу фондка берлек әгъза­лары бюджеттан тыш керемнә­ренең 1 процентын күчерәчәкләр. Беренче карашка әллә ни зур сумма түгел кебек, әмма бу юл белән елына 3 миллион сум акча җыеп алып була икән. Шушы фондтан мохтаҗлар­га ярдәм оештырылачак та инде.


Театрларны тагын бер яңа­лык көтә. Тиздән белгечләр, ягъни театр әһелләре фатихасын алганнан соң гына гастрольләргә барырга мөмкин булачак.  Ни өчен гас­троль­­­ләр чикләнәчәк соң? Министр әйтүенчә, республикадан читтә бу коллективлар безнең мәдәният дәрәҗәсе хакында фикер тудыра һәм әлеге фикернең уңай булуы бик мөһим. “Бу юнә­лештә бюджет акчасын тоту – ниндидер бер кол­лектив­ның турис­тик турын түләүгә кайтып калмасын иде. Читкә чыкканда нинди спектакль белән бару, кайсы аудитория белән эшләү – ахырына кадәр ачыкланып беткән булырга тиеш”, – диде ул.


Тинчурин театры тирәсен­дә­ге бәхәскә дә нокта куелды сыман. Ирада Әюпова Тинчурин театры үз урынында эшләргә, ә музыкаль театр өчен аерым бина кирәк дигән фикердә:


– Тинчурин театры моңа ка­дәр ничек эшләгән, шулай эш­ләвен дәвам итәчәк. Бернинди дә үзгә­реш, күчеш планлаштырылмый. Казанда музыкаль драма театры аерым булырга тиеш. Әмма бина мәсьәләсенә кадәр, музыкаль театрның труппасы турында уйларга кирәк. Коллектив туплан­гач, бина эзләүгә дә кере­шергә мөмкин. Музыкаль театрга туры килердәй биналар Казанда җитәр­лек. Ленин яисә Урицкий мәдәният йорты бар. Төзеклән­дерү эшләре барган “Сәйдәш” турында уйларга мәдәният сарае да музыкаль театрга кулай була ала.


Сан түгел, сыйфат кирәк

Министрның сыйфат кирәк дигән сүзләре кичә прокатка чыккан “Су анасы” фильмын искә төшерде һәм проблемалы милли кинематография мәсьәләсен куз­гатты. Татарстанның кино индустриясе үсеше буенча үз концепциясе, зур павильоннары бул­ган киностудиясе булмау сыйфатны түбәнәйтә, ди министр:


– Бездә коммерцияле кино тармагы үсеш алмаган. Бигрәк тә фильмны тарату, прокат мәсьә­ләләре хәл ителмәгән. Кино тө­ше­рү һәм аны караучыга җит­керү – икесе ике нәрсә. Тарату эшләре кино төшерүгә караганда берничә тапкыр кыйммәт­кәрәк төшә. Бездә яхшы фильмнар бар ул. Мәсәлән, миңа фәл­сәфи “Байгал” ошый. Ләкин без булган продукцияне тарата белмибез. Вазифама кереш­кәч тә, беренче булып, Татарстанда кинематографияне үстерү концепциясен эшләү йөкләнде. Яшерен-батырын түгел, яхшы нәфис фильм төшерү бик кыйммәт, 200, 300, 400 миллион сум тора. Кино төшерү тармагын үс­терү дә катлаулы эш. Бүген киноны ничек алга җибәрергә? Мин бу өлкәне әле өйрәнәм генә.


Министр сан сыйфатка әй­ләнгәнче күпмедер вакыт үтәргә тиеш дип исәпли. Шуңа күрә ул бәлкем безгә нәфис фильмнарга алынырга иртәрәктер дә, дигән фикердә. Ләкин бит кул кушырып ятып та үсешкә ирешеп булмый. Ни генә булмасын, Ирада Әюпова төрле фикерләрне кабул итәргә һәм әңгәмәгә әзер икәнлекне әйтте. Ә бу инде – үзгәреш, хәтта, элеккеге министрлар белән чагыштырганда, бик зур үзгәреш дигән сүз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 38, 15.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!