ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 41, 22.03.2019/

Битарафтан ни дәва?

 

Дөнья булгач, үлем-китемсез булмый. Берәүләре фаҗигадә әрәм була, икенчеләре картаеп бакыйлыкка күчә, ә кемдер ялгызлыктан китеп бара. Әйе, андыйлар да бар икән арабызда. “Кайберәүләрнең мәетләре айлар буе йортларында ята бирә. Аларның арабызда юклыгы очраклы рәвештә генә билгеле була. Статистикага күз салсаң, елына һәр шәһәрдә шундый 5-6 очрак теркәлә”, – ди патологоанатом Владимир Исаев.

4-2  
Статистика дигәндә, ел әле башланып кына китте дисәк тә була, ә республикада инде шундый өч очрак фаҗигаләр исемлегендә үз урынын алган. Мине иң шаккатырганы – Чаллыда булган хәл. Җитмеш җиде яшьлек адвокат ир-атның үле гәүдәсе дүрт ай дәва­мында яшәгән фатирында яткан. Аны очраклы рәвештә, февраль аенда Себер якларыннан кунакка дип кайткан бертуганы табып ала. Дүрт ай дәвамында та­вышы-тыны чыкмаган кеше турында ни туганнары, ни күршеләре уйлап та карамаган, күрәсең. Югыйсә әле ул җир җимертеп эшләп йөри торганнардан булган. Дүрт ай дәва­мында поч­та әрҗә­сеннән эш хатлары, түләү квитан­цияләре алынмавы да тирә-яндагыларны сәер­сендер­мәгән.


“Хәер, бүгенге заманда моңа бер дә аптырыйсы юк. Кеше хәзер үз мәшәкатьләренә йомылып, башкаларга игътибар итмичә яши. Ялгыз картларыбыз, гому­мән, бар нәр­сәдән курка, шик­ләнә. Бер-берең белән аралашу, дусларча яшәү, хәл-әхвәл белешү бетте”, – дип саный психолог Венера Хәми­това.


Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгъ­лүмат­ларына караганда, республикада 180 мең ярдәмгә мохтаҗ кеше теркәлгән, шуның 20 меңе – ялгыз карт-карчыклар. Монысы – статис­тика, ә исәпкә алынмаганнары күпме? Тирә-ягыбызга игътибар белән карыйк әле: бар бит андыйлар да. Кыштыр-кыштыр үз тормышларын дәвам итә алар, искә алучы гына юк үзләрен. Хәтта Өлкәннәр көне – 1 ок­тябрьдә дә килеп, исәнлекләрен белеп китүче юк.


Социаль яклау оешмалары берни дә эшләмиләр дип әйтәсем килми – кул кушырып ук утырмыйлар. Төрле проектлар да тәкъдим итәләр. Мәсәлән, ялгыз өлкәннәр өчен махсус кесә телефоннары, аларны асрамага алу программалары һ.б. Кемдер ялгызлар йортына видеокамера яисә “SOS төй­мәсе” урнаштыруны да тәкъдим итә. “Булсын алары да... Әмма, ми­немчә, җәмгыятебездә битарафсызлык төймәсе җитенкерәми. Мәгълүматлаштыру заманы, ни сәбәптер, ялгызлык һәм беркемгә кирәкмәгәнлек чирләрен тудырды. Һәркем үзенең гаджетында хә­зер, телефон, планшет – бар җи­һанны, аралашуны алмаштыра башлады”, – дип фикерен дәвам итә психолог Венера Хәмитова.


Язманы әзерләп йөргәндә тагын бер хәбәргә юлыктым. Улан-Удэ шәһәрендә 4 яшьлек бала бер атна диярлек үлгән әбисе белән яшәгән. 71 яшьлек хатын, кызы үлгәч, оныгын асрамага ала. Баланың әтисе билгесез. Сабый әбисенең назына күмелеп яши, бернигә дә мохтаҗлык кичерми. Бала озак вакыт балалар бакчасында күренмәгәч, тәрбиячеләр чаң суга башлый. Әби кеше телефонын да алмагач, йортларына барып кайтырга ниятлиләр. Нәтиҗә­се – билгеле. Сабый ул көннәрне су эчеп, бер-ике кәнфит ашап кына яшәгән. Аны авыр хәлдә хастаха­нәгә озаталар. Ярый әле сабый балалар бакчасына йөри торган булган, ә әгәр дә ки тулысынча әбисе карамагында яши торган булса, киләчәген күзаллау да куркыныч. Бу гаиләне туганнары да оныткан, күршеләре дә бик кирәксенмәгән дигән фикер туа. Һаман да шул битарафлык. “Битарафлык  ул – җан үлеме. Чит-ят кеше түгел, хәзер туган-тумача да үзара аралашмый. Озакламый бәби туйларын да Ватсаптагы төркемнәрдә генә уздырмагайлары. Туганнар түгел, хәтта балалар да үз әти-әниләре белән аралашуны киметәләр. Һаман да шул вакыт җитенкеремәве белән бәйлиләр әлеге адымнарын. Әйе, бүген шулай, ә аннан соң, күрешер­гә вакыт җитмәде, дип моңлана-моңлана җыр сузалар. Бәлки, сәбәп эзләгән­че, бер-ике минут вакыт кына табаргадыр”, – дигән сорау белән төгәлләде әңгәмәбезне психолог Венера Хәмитова.


Дөньяда төрле хәлләр була. Озак еллар патологоанатом булып эшләү дәверендә Владимир Исаев та күпне күргән. “Бер шундый вакыйга булды, мин аны гомергә истә калдырдым. Авылда яшәүче бер егет үлгән әнисен ярты ел күммичә табут эчендә тоткан иде. Алар икәү генә торганнар, йортлары авыл читендә булган. Шуңа күрәдер инде күршеләре белән бик аралашмаганнар. Аена бер тапкыр гына почтальон килеп олы яшьтәге хатынның пенсиясен алып килә торган булган. Тикшерү вакытында, егетнең сөйләве буенча, ул әнисен бер атна чамасы өйдә тоткан. Исләнә башлагач, табуты бе­лән лапас түбәсенә меңгезгән. Һа­ва шартлары мәетнең мумиягә әверелүенә китергән. Егет әни­сенең пенсиясенә тормышын алып барган. Әлеге вакыйганың эзенә ничек төшүләре хәзер бик истә калмаган инде. Әмма бу егетне психоневрологик диспансерга урнаштырганнарын беләм”, – дип искә алды Владимир.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 38, 15.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!