ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 40, 20.03.2019/

//

 Нәфрәтне акчага әйләндерү

 
Россия җәмәгатьчелеге соңгы көн­нәрдә Дәүләт Думасы кабул иткән фейк яңалыклар һәм җәмгыятьне, дәүләт символларын һәм хакимият институтларын хурлаган материалларны тыю турындагы яңа закон тәэсирендә яши.

2-3

Югары катлау мондый канун турында моннан бер ел тирәсе элек хыяллана башлады, чөнки илдәге социаль хәл кискенләшкән саен, халык ризасызлыгы үсә. Канәгать­сез­лек белдерүчеләр түрәләрнең кытыгына тия торган сүзләрне һаман күбрәк ычкындыралар: чиновниклар кесәсен­дә­ге акчаны саныйлар, аларны усал сүзләр белән тәнкыйтьлиләр, хәтта урамнарга чыгып кычкыручы аз санлы кыюлар да табыла.

 

Чиновниклар да кимен куймый, билгеле: быдлоны – кара халыкны үз урынына утырта торган цитаталарның коллекциясе бер томга гына сыймый бугай инде хәзер. Менә шундый шартларда депутатлар оптималь юл уйлап таптылар бит, әй: нәфрәтләнәсең икән, нәфрәтлән, язасың икән, яз, әмма башта кесәңдәге акчаны сана. Интернетка эленгән язмаң түрәләр теңкәсен корытырлык дәрәҗәдә кыю булса, а) аны ябалар, б) үзең 30 меңнән алып 100 мең сумга кадәр штраф түлисең, берничә көн утырып, тәртипкә өйрәнеп тә чыгасың әле.

 

Кыскасы, үзең сайла: йә чиновниклар белән этле-мәчеле яшисең дә акчасыз каласың, йә түрәләрне яратырга өйрәнәсең. Гайкаларны кыскан саен, саллы гына акча тамыза торган мондый ысулны уйлап табу өчен, совет халкы әйтмешли, “Сталин башлары” кирәк. Халык нәфрәтен монетизацияләү күпме табыш китерер – анысын алдан әйтеп булмый. Бәйләнсәң, һәрбер сүзгә бәйләнеп, аннан акча сыгарга тырышып була булуын. Тик ил эчендәге блогерлар хәзер эзоп теле белән язарга тырышырлар, мөгаен. Түрәләр өстенә укны чит илгә киткән оппозиция вәкилләре генә яудырыр, ихтимал.

 

Боларыннан акча түләтү кыен, закон Россия эчендә генә үз көченә ия, Интерпол Россия бюджетына акча җыю белән мәшәкатьләнмәстер инде. Тик түрәләр турында үтле язма укырга теләүчеләргә аны чит илгә чыгып кына укырга туры килер. Бездәге интернет фильтрланачак. Әлегә яңа законны Президент каршындагы Кеше хокукларын яклау Советында да ошатмаганнар. Федерация советына аны кире кагарга чакырып, мөрәҗәгать белән чыктылар.

 

Хуш, Бутефлика!


Алжирда фетнә көчәеп, халык ташкыны инде урамнарга сыймый башларлык хәлгә килгәндә, илнең ярымтере Президенты, ниһаять, үзендә дилбегәне ташларлык көч тапты. 82 яшьлек карт ида­рәче инде болай да ил белән идарә итәрлек хәлдә түгел иде.

 

Параличланган булуы өстенә, соңгы вакытларда сулый да алмый башлагач һәм нервлар белән бәйле башка проблемалары кискенләш­кәч, аны Женевага хастаханәгә алып киттеләр. Кома хәлендәге Президент ерактан торып ил белән “идарә итү”е өстенә, әле яңа бишьеллык срокка калу теләген дә белдерде. Үлеп үк китмәсә, ул хастаханә палатасыннан ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган көе ил рулен дә тотып тормакчы.

 

Әмма халык түзмәде: нәфрәт ташкыны урамнарга бә­реп чыкты. Соңгы манифестациядә ке­шеләр саны миллионнан артып китте, диделәр. 41 миллион халык яшәгән ил өчен бу бик зур сан инде. Урамнарга университет студентлары, лицей укучылары, мәгариф хезмәткәрләре, табиблар һәм фармацевтлар, адвокатлар һәм профсоюз эшлеклеләре чыкты. Урам кычкырышы гына тәэсир итмәгәч, эшмәкәрләрне эш ташларга өндәделәр: кибетләр ябылды, рестораннар ашарга пешерүдән туктады, кече бизнес ял итәргә кереште, коммерсантлар аларга кушылды. Президент та паралич хәлендә, ил икътисадына да шулай ук хәрәкәтсез калу куркынычы туды.

 

Хәлне төзәтү өчен, Бутефликаны Женевадан кайтардылар һәм ул халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Халык теләге канәгатьләндерелә дә һәм... канәгатьлән­дерелми дә. 18 апрельдә буласы сайлауны сөйкемсез Президент туктатып тора һәм тәхеттә үзенә кирәк булган вакытка кадәр утыруын дәвам итә. Аңа исә күп кирәкми: бер ел вакыт сораган иде. Әлегә яңа сайлау датасы игълан ителмәгән, әмма, табигый ки, Бутефлика анда катнашмый инде. Аның алдында шундый бурыч куелган: үзе китсә дә, хакимияттә аның рухы калырга тиеш.

 

Хәзер Алжирда ашыгыч рәвештә яңа хөкүмәт төзү бара: премьер-министр отставкага китте, аның урынына моңарчы эчке эшләр министры булып торган Нуретдин Бедуеины куйдылар. Бутефлика – хакимияттә калу өчен ат йөрешләрен куллану остасы булып танылган шә­хес. Ил Конституциясе үтәлсә, ул моннан ун ел элек үк ялга киткән булыр иде инде. Әмма хакимияттән китүгә караганда, Конституцияне төзәтү уңайрак дип санап, үзен-үзе тәхеткә кадаклап утыруны кулайрак санады. Нәтиҗәдә ил икътисады да Президент тәне шикелле үк тузды. Йә илне җирләргә, йә Бутефликаны озатырга кирәк була башлады. Хәзер бурычның соңгысы тормышка ашырылу стадия­сендә.


Рәшит Фәтхрахманов

 

Җир чиргә әйләнмиме?

 
Татарстан Дәүләт Советында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросә­нәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында күп балалы гаиләләргә бушлай бирелә торган җир кишәрлекләре турында сөйләшү булды. Саннар да шактый саллы. Бүген Татарстанда 32 меңнән артык гаиләгә бирелгән икән бу байлык. 50 мең 280 гаилә җир кишәрлекләре алу өчен исемлеккә кертелгән. Димәк, күп ке­ше­нең шатлыкка тиенәсе көннәре алда әле.

 
Исегезгә төшерәбез: Россия Феде­ра­циясенең Җир кодексы нигезендә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаилә­ләр­нең бушлай җир кишәрлегенә хокукы бар һәм моның тәртибе Россия субъ­ектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнә. Бу гамәл гаилә институты үсешенә һәм туучылар саны артуына да ярдәм итә дип күздә тотыла.

 
Комитет рәисе Таһир Һадиев әйтү­енчә, бүген бу мәсьәлә буенча көнүзәк проблема – җир биләмәләре җитмәү. Казан белән Чаллыда вәзгыять аеруча кискен. Соңгы вакытта Әлмәт, Арча, Баулы шәһәрләрендә, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Тү­бән Кама районнарында күп балалы гаи­ләләр саны арткан, шуның өчен җиргә ихтыяҗ аеруча зур икән. Әмма, минемчә, иң зур проблема башкада: гаи­ләләргә бирелә торган җир учас­токларының күпчелеге (90 (!) процентка якын өлеше) инженер һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин ителмәгән.

 

Бушлай биргәнне аласың инде, сүз дә юк. Кирәк булыр, җае чыгар дип өметләнәсең. Әмма юлы, уты-суы булмаган япан кырда йорт төзи башлар өчен нәкъ менә күп балалы гаиләнең акчасы җитәр микән? Һәрхәлдә, мондый гаиләләрнең күпчелеге очын-очка ялгап яши дип уйлыйк. Йорт төзүнең чыгымнарын саный башласаң, чәчләр үрә торырлык бит. Шуңа да хөкүмәт тарафыннан башта юл, ут-су мәсьәләсе хәл ителсә, менә дигән ярдәм булыр иде бу. Җир алган гаиләләрнең санын түгел, күпмесе йорт төзеп, шунда яши башлаганын санап чыгарсак, хисап та дөрес­рәк булыр иде кебек.

 
Гүзәл Әхмәтҗанова

Табышны санар чак

 
Кемнәрдер байый, җәмәгать! Яңа­лыклар тасмасы Түбән Кама “Нефтехим” акцияләре бәясенең бер сәгать эчендә 50 процентка артуы турында гөжли. Гадәти акцияләренең хакы моңа кадәр 61 сум торса, хәзер – 89 сум. Сәбәбе Директорлар советының акционерларга узган ел өчен бер акциягә 19,94 сум күләмендә дивиденд түләргә тәкъдим итүенә бәйле.

 

Түбән Кама “Неф­техим” хисап елы өчен генә түгел, бәлки узган ике елгы (2016 һәм 2017 еллар өчен) табышын да бүле­шергә исәпли. Акционерлык җәмгыя­тенең мактанырлыгы бар – җитештерү күләме 3,2 процентка арткан. Биржа бәяләре әнә шулай хәбәр­ләргә таянып “уйный”. Компания дивидендлар түләмәү турында белдерсә, акцияләр бәясе төшкән булыр иде. Хәер, бу кадәре­се безнең өчен әллә ни мөһим дә түгел. Чөнки гади халыкны анысыннан гайре дивидендлары кызыксындыра. Сату-алу белән шөгыльләнү яки кредитлар алугамы, башка максаттанмы урнаштыру өчен бик күп акциягә ия булуың кирәк. Ә алар­ның башлыча кемнәр кулында икән­леге билгеле.

 

Хәтерләсәгез, хосусыйлаштыру елларында акцияләр халыкка таратылгач, нефть, газ чыгару-эшкәртүгә бәйле акчалы предприятиеләр хуҗалары заманына күрә шактый ук зур бәядән кыйм­мәтле кәгазьләрнең байтагын кире җый­ды. Дәүләттән бушлай эләккән ак­ция­лә­рен күбебез, сөенешә-сөенешә, сатып җи­бәрде дә шул акчага итек-читек ише вак-төяк, йорт җиһазлары һәм үзенә ки­рәкле башка әйберләр алды. Хәтта машина юнәтүчеләр дә булды. Шулай да акны-карадан аера белүчеләребез, тик­мәгә ге­нә шундый зур бәядән сатып алмыйлардыр, дип, аларны сандык төбе­нә салып куй­ды. Мондый акыллыбашларыбыз инде әллә кайчаннан бирле һәр ел саен диярлек үз акцияләренә рәхәтләнеп диви­денд­лар алып ята. Шулай итеп, завод та­бышының кечкенә генә өлеше, тәңкә­ләр­гә әйләнеп, аларның кесәләренә коела.

 
Ни генә дисәк тә, предприятиенең табышка эшләп, халыкка дивидендлар өләшә алуы – бик күңелле хәл. Татар­станның икътисади уңышлары турында сөйли бу. Шулай да күңелдә юшкын кала. Әйтик, Аляскада яшәүчеләрнең һәр­кайсына һәр ел саен нефть кеременнән 2 072 доллар (безнеңчә, 136 мең сумнан артыграк) түләп киләләр, дип укыганым бар. Андагы хакимият нефтьне халык байлыгы дип саный чөнки.

 
Валентина Семенова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 36, 13.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!