ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 83, 19.06.2018/

Радионың киләчәге телебезгә бәйле


Татар радиоларының проблемаларына багышланган матбугат очрашуында радио җитәкчеләре әнә шул фикергә килде. Монда татар теленең киләчәге, җырлар сыйфаты мәсьәләсе дә күтәрелде, һәр радио үсеш юлларын билгеләде. Очрашудан соң без радио җитәкчеләренең фикерләрен янәдән белештек.

2-5
tatar-inform.ru

 

– Радионың киләчәге татар теленең киләчәгенә бәй­ле, – диде “Болгар радиосы”­ның баш мөхәррире, продюсер Илфар Кәримов, – шуңа күрә без үсеш юлын милли үзаңны үстерүдә, татар телен популярлаштыруда күрәбез. Хәзерге вакытта әдәби сүзгә урын күп бирелә. “Татар мәйданы” дигән тапшыру чыга. Монда тел мәсьәләсе, милли проблемалар күтә­релә. Радиога шигырьләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр  кире кайтты. Бездә классик музыкага да, альтернатив музыкага да урын бар. Классик музыка “Онытылмас ядкәрләр” тапшыруында да чыга, башка вакытларда да файдаланабыз. Кичке якта альтернатив музыкага урын табарга тырышабыз.


Баксаң, “Болгар радио­сын”да татар альтернатив музыкасы өчен “Казан кайный” дигән тапшыру булдырылган икән. Бу  – радионың Бөтен­дөнья татар яшьләре форумы белән башкарылган уртак проекты. “Һәрбер юнә­леш­нең үз тыңлаучысы бар, лә­кин бүген альтернатив музыканы тыңлаучылар күп тү­гелдер дип уйлыйм”, – диде Илфар Кәримов.


“Татар радиосы” баш редакторы Айваз Садыров моңа каршы: “Бүген альтернатив музыка бармы соң ул? Нәрсә соң ул альтернатив музыка? – диде. – Төрле стиль­дәге җырларны бер­ләш­терү куркыныч. Бөте­несен бергә берләш­тереп, “татар музыкасы, татар җырлары” дип кенә чыгарып булмый. Бу очракта система булмый. Радиоканаллар бер форматта гына чыга башлаячак. Һәм кеше тыңларга теләгән җырын кө­не буе көтеп утырачак. Алар аны тыңламаячаклар да, чөн­ки җырның кайчан яңгырая­чагын белмиләр бит”.

 

Музыка, жанр җәһә­тен­нән бәхәсләшергә урын булса да, һәрбер радио татар телен үстерү мәсьәләсендә бердәм булды. “Татарстан” радиосы үз кыйбласын беркайчан да югалтмаган. Радио җитәкчесе Тәүфыйк Сәгый­тов әнә шулай диде:


– Радиолар арасында без – иң өлкәне, узган ел 90 яшьлегебезне билгеләп үттек. Ачылган көннән үк кыйблабыз билгеләнгән, бездә иҗ­тимагый-сәяси тапшыруларга да, тәрбияви тапшыруларга да урын бар. Халык ачылган көннән үк безнең белән. Рейтингны атнага ике тапкыр тикшереп алабыз. Моңа “Туры элемтә” ярдәм итә. Бер тапшыруга 15ләп сорау кабул итү, тагын шуның кадә­ресе чыга алмый әле аның, радионың рейтингын билгели дә куя.


Эфирда яңгыраган җыр­ларга карата сораулар шактый булды. “Болгар радиосы” мөхәррире, бу мәсьә­ләнең коммерция ягы булса да, һәрбер җыр эфирга чыкмый, дип белдерде:


– Бар шундый җырлар, алар радио худсоветын  берничек тә үтә алмый. Алай да музыкасы, сүзләре яхшы булганнарын, башкару ягы әллә ни югары булмаса да, алырга тырышабыз. Ләкин акча түләп кенә һәрбер җыр радиога эләгә алмый. Кай­берәүләр хәтта, мин сезне судка бирәм, дип тә яный.
Татарстанда эшләп кил­гән һәр радио да киләчәк өчен борчыла. Коммерция юлы белән барганда, милли радиоларның иртәгәсе өмет­ле булырмы икән?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 31, 03.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр