ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Дилбегә кем кулында?

 

Гомер буе авылда, районда яшәп, җитәкчеләрнең төрлесен күрергә, ишетергә, төрлечә язарга туры килде. Күзәтүләрдән чыгып шундый нәтиҗәгә килдем мин: авыл бәхете – җитәкчедән. Ә авылда җитәкче дигәндә гомер-гомергә без бер генә фигураны, элеккечә әйтсәк, колхоз председателен күз алдында тоттык. Шөкер, бездә әле булдыклы да, кешеләр белән дә аңлашып эшләүче җитәкчеләр бар. Яңа буын – яшьләр арасында да бар андыйлар. Бүген сезне Балтачның әнә шундый җитәкчеләре белән таныштырырга телим.

 
“Колхозны шушы гына бетерде” дигән сүздән куркам
4-1
Районның “Кызыл юл” күмәк хуҗалыгы, ул ирешкән уңышлар, алар чыгарган “мөгез”ләр турында инде без берничә тапкыр яздык. Сокланып, шаккатып яздык. Күз ачып йомганчы диярлек төзелгән каралтылар дисеңме, үзләре “хәлвә” дип йөртә торган экструдерлар ясаумы, бозаулар өчен компьютерга корылган “корма мама” комплексымы, сыерлардагы гинекологик чирләр­не ачыклау өчен УЗИ аппараты алу дисеңме, Мәскәү күргәз­мәләрендә ике ел рәттән уңышка ирешүме... Аларны күрми калырга мөмкин түгел, әлеге хуҗа­лыкның  үзенчәлекле рәисе Фердинанд Хәйруллин Президентны да гаҗәпләндергән иде. Районныкылар да, ул җирлектә яшәүчеләр дә, бу хуҗалык ирешкән уңыш­ларның сере барган җирдән буш кайта белмәүче Фердинандта, диләр.


Бер генә әйберне дә ничек бар шулай күчермиләр, һәммә­сенә нинди дә булса үзгәлек, яңалык кертәләр. Шуңа да бу хуҗалыкка аз гына бармый торсаң, тагын нәрсәдер эшләгән булалар. Әле менә күптән түгел генә рапс мае сыга торган 7 миллион сумлык мини завод корып куйганнар. Үткән ел март аенда Киров өлкәсенең данлыклы “Крас­ная Знамя” хуҗалыгына баргач күреп кайта аны Фердинанд. Кайта да белгечләр белән киңәшләшә. Язгы чәчүдә инде рапс мәйданнарын өч тапкыр арттыралар. Сентябрь азагында исә яңа уңыштан беренче продукция алалар. Башта сигезәр сәгатьле өч сменалы бу эшкә керергә теләүче булмый, әмма айлык хезмәт хакын 24 мең сум билгеләү мөнәсәбәтне үзгәртә. Кышкы чорга 6 кешегә даими эш урыны шулай барлыкка килә. Моңа кадәр килограммын 22шәр сумнан сатып алган рапс түбе бүген үзләренеке, артканын һәм маен саталар. 1 килограмм рапс­тан 6 сум 50 тиен файда кала, бу цех быел ук үзен аклар, диләр.


Авылда тугызъеллык мәктәп­не яптырмас өчен дә кулыннан килгәннең барысын эшләгән иде ул. Хәтта мәктәпнең бөтен чыгымнарын хуҗалык өстенә алабыз дип тартышты. Тик... авыл кеше­ләрендә азакка кадәр ныклык җитеп бетмәде, балаларын 1 сентябрьдә күрше авыл мәктә­бенә җибәрми калырга курыктылар...


Матурлык, пөхтәлек, тәртип яратуы белән дә аерылып тора Фердинанд. Аның янәшәсендә бер генә эшне дә эшләдемме-эшләдемгә үтәп булмый. Эшләп булмый дигәнне дә кабул итә алмый дип беләм. Үзе дә эшли, башкаларны да эшләтә, кыскасы. “Ул инде иртәнге нәрәт башланганчы бөтен ферма, сенаж базларын, җәен кырларны йөреп кайта. Аны алдап булмый, ул һәр­кайсын белеп, күреп тора”, – диләр. Үзеннән бу хакта сорагач: “Кабинетта утырып кына булмый, йөрергә кирәк, – ди. – Әле менә Яңа ел бәйрәмнәре тирә­сендә сөт кимеп китте. Бар нәрсә дә бар, барысын да эшлибез кебек. Бер көн төнге икедә тордым да фермага киттем. Каравылчылар йоклаган, сыерлар алдындагы ризык читкә төшкән, ашый алмыйлар. Ә 30 литр сөт бирсен өчен сыер төнлә дә ашарга тиеш. Бер барып тикшергәч, каравылчылар да үз эшенә җаваплы карый башлый, менә шул чәчелгән ризыкны мал алдына кую белән генә дә сөт берничә көннән үк артты”.


– Зарланган, мескенләнгән кешеләрне яратмыйм мин, – ди ул. – Кызганмыйм да. Бүген авылда да бер дигән итеп яшәргә, эш­ләргә мөмкинлекләр бар. Ирен­мәгән, яшим дип тырышкан без­нең авылда, мәсәлән, күпләр шулай яши.
– Ул – чын мәгънәсендә үткен, көчле җитәкче, заман җитәкчесе. Үз вакытында югары белем алып, авылдан киткән булса, аңардан бик югары дәрәҗәдәге җитәкче чыгар иде. Хуҗалык җитәкчесе статусы гына аз аның өчен, – ди үзе дә бу авылның патриоты булган танышым Әлфинур Сафиуллина.


Әйе, районда, республикада югары белем алмыйча да зур уңышларга ирешкән бик сирәк җитәкчеләрнең берсе ул (бер­дәнбер дисәң дә ялгыш түгел – менә шуңа игенчелеге, терлекчелеге, икътисады гөрләп барганга, үткән елгы коллегия утырышында бик сокланган иде Президент). Фердинанд үзе бу турыда сүз чыккач: “Улым Салават белән бергә мин дә укырга кердем бит. Белем кирәк булганга түгел, югары белеме юк, дигән сүздән туеп, укырга кердем, – дип шаярта. – Ул КХТИ да көндезгедә, мин авыл ху­җалыгы акаде­мия­сендә читтән торып укыйм”.


Әнисен ялгыз калдырмас өчен авылда калган егет бит ул. Биш бала арасында төпчек Фердинанд 9 нчы сыйныфта укыганда әтиләре Нургаян абый 59 яшендә кинәт вафат була. Яшьтән эшләп үскән егет, аптырап тормый – шоферлыкка укый, кранга утыра, армиядә хезмәт итә, берничә елдан “КамАЗ” машинасы алып, ИП оештыра. Эше уңышлы барганны күреп, авылдашлары рәислеккә “кодалый”...


Кеше яшәсен өчен аның хыялы булырга тиеш дип саный Фердинанд. Бала чакта үзенең иң олы хыялы мотоцикл алу була. Аннан җиңел машина ала, шушы авыл­ның укытучы кызы Рәмзиягә өйләнә, әнисе Язиләне, төп нигезне ташламый, йорт төзи...


– Авылны бик яратам, – ди ул. – Калганыма үкенгәнем булмады. Пенсиягә чыккач та шушында, авылдашлар арасында яшисе бит, шул чакта да күзләренә туры карап яши алырлык итеп эшләргә иде. “Колхозны шушы гына бетерде”, – дип әйтерлек булмасын.

Сөйләшә белеп сөйләшсәң...
4-2
“Кама” хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗиповны районда иң күп санаучы рәис дип йөртәләр. Саранлыгы түгел (моннан берничә ел элек үк инде сыер савучыларга 40-50шәр мең акча түләп, бөтен тирә-якны “аяк”ка бастырган, үзе резервларны исәпләп бетерә алмадык дисә дә, коллегалары “кыс­канга”  киметергә мәҗбүр булды дип беләм. Әмма бу башлангыч эзсез калмады, бүген районда беренче чиккә җитеп килүчеләр бар инде), санап, исраф итмичә, акыллы итеп эшләргә тырышулары. Бөтен нәрсәне үзе дә саный, белгечләренә мөстәкыйльлек, бирелгән, алар да саный. “Һәркем, мин булдырам дип, үзенчә эшли башласа, эш бармый инде ул. Без һәрчак барысын бергә фикер­ләшәбез, уртак нәтиҗәгә килгәч кенә эшлибез”, – ди ул. Нәтиҗәсе юк түгел. Бер чорда шактый артка чигенгән хуҗалыкны районда иң алдынгылар рәтенә күтәрә алды Рәкыйп. Банклардан кредитлар алмый, үз көннәрен үзләре күрә торган хуҗалыкка әйләндерде.


Ул инде тәҗрибәлеләр рә­тендә. Озак еллар агроном булып эшләгән. Бу як кешеләрен дә, җирләрен дә әйбәт белә. Таралып беткән Әтнә хуҗалыгын үзләренә алып, соңгы елларда анда да бик күп төзелешләр алып бардылар, техникалар паркын яңарттылар. Бу тынгысыз җитәкченең хезмәтен берничә ел күзәтәм. Үткән ел районның элекке җитәкчеләрен район хуҗалыклары буйлап сәя­хәткә алып чыкканнар иде. Шагыйрь Гарифҗан абый Мөхәм­мәтшин да, үзгәрешләрдән бигрәк, Рәкыйп кебек интеллигент җи­тәкчеләр барлыкка бик сокланган иде.


Мин үзем Рәкыйп турында: “Жалоба күп яза торган бу авылны да тынычландыра алды бит”, – дияргә яратам. Моннан унбиш-егерме еллар элек (аңа кадәр әле узган гасырның туксанынчы елларында һәм аннан соң да җитәкче алыштырып хәйран уйнап алганнар иде) бу авылдан район газетасы редакциясенә, республикага, югары органнарга авыл халкы исеменнән аноним жалобалар агылды гына. Ул чакта, редакциядә эшләгәндә, әлеге хатлардан туеп, “ачык хат” язганым да булды... Күптән түгел хуҗалыкта үткән отчет җыелышында катнаштым. Тәмле сүзе, ихласлыгы белән алдыра икән Рәкыйп. Сәхнәгә бүләк алырга менгән һәркемгә кабатланмас җылы сүзләр таба белде, пенсия яшенә җиткән һәркемгә: “Әле саубуллашмыйбыз, бергә эшлибез”, – дип канатлар куйды, комбайнчы егетне шушы кадәр эшләп тә, ничек районда җиңә алмадың икән, киләсе елга ничек тә тырышабыз яме, дип үсендерде, ә икенче бер механизаторны, быелга ук ышандырмыйм, әмма киләсе елга сиңа точно яңа трактор алабыз, дип тә өметләндерде ул.


Авыл кешесенә нинди мө­гамәлә дә ярый, өстәл сугып кычкырсаң да, таманга килә, диючеләр чоры үтте, кешечә мөнәсәбәт белән күпкә ирешеп булганны исбатлаган Рәкыйпләр чоры килде дип сөенәм мин.

Иң зур хуҗалыкта – иң яшь рәис   
4-3
Райондагы иң зур – 6 авылны берләштергән Тимирязев исе­мендәге хуҗалык та күп яктан үзгә. Бердән, биредә инде менә 1975 елдан бирле җитәкчелек бер үк нәсел кулында. Республикада билгеле шәхес Сәйдәш абый Исрафилов  1999 елга кадәр җитәкчелек итсә, ул министр урынбасары булып киткәч, бу урынга апасының улы Фәрит Гыйрфанов утырды. Сәйдәш абый бу система ныклы чакта җитәкчелек итсә һәм хуҗалык икътисадый яктан нык булуы белән аерылып торса, Фәриткә колхозлар бетә-кала дип фикер какшаган, аларга өстәгеләр арты белән борылган чорлар туры килде. Россия генофондына кер­телгән нәселле сарыкларны сак­лыйм дип тә җан көченә тартышты ул. Тик икенче сортлы бу тер­лекләр беркемгә кирәк булмады шул... Бик күп укый, ул чакта ху­җалык 80 төрле газета-журнал алдыра, һәр яңалык белән танышып бара, “мөгез”ләр чыгаруы аркасында кайчакларда кыен да ашый торган Фәриттән соң ике ел элек эстафетаны Сәйдәш абыйның улы Булат алды.


Яшь кенә булса да, җитәкчелек тәҗрибәсе булган (Арча районы “Венета” ширкәтен җитәкләгән) Булат – яңа буын җитәкче. Бездә еш кына яшьләр турында каршылыклы фикер, стереотиплар яши. Янәсе, алар күктә оча, хыяллар белән яши. Арада өлкәннәрчә акыл, сабырлык белән эш итүчеләр дә, әнә шуны яшьлек кайнарлыгы белән оста куша белүчеләр дә бар лабаса. Ике ел эчендә күпне эшләргә өлгергән һәм үзе турында әйбәт фикер уята алган Булат кебекләрне күздә тотуым.  


– Булатка җиңелрәк булды, ул бит нигезе ныклы хуҗалыкка килде, – ди Сәйдәш абый. – Мин аның эшенә кысылмаска тырышам, ки­ңәш сорасалар, бирәм, нәрсә­не­дер дөрес эшләмәсәләр, әйтәм.


Әтисе җиңел дисә дә, ике ел эчендә сарыкчылык, дуңгыз­чылыкка көйләнгән ничә ферманы үзгәртеп корырга туры килә яшь рәискә. Терлекчелектә яңа этап башлый ул. Инде нәтиҗәләре дә бар, игенчелектә дә күр­сәткечләре районда лидерлар арасында.


Бу хуҗалыкта гомер-гомергә кадрларга кытлык булды, чөнки район үзәгенә терәлеп кенә тора, инде кушылып бетте диярлек. Шуңа да эшләгән кешене төрлечә кызыксындырырга тырышалар. Үткән ел шундый өстәмәләрне генә дә 40-50шәр мең алучылар булган. Кешеләрне эшле дә, ашлы да итәргә теләгән яшь җитәкчегә дә афәрин диясе килә.


Без еш кына халык эшли, җитәкче мактала дияргә яратабыз. Әмма халкы шул ук калып, бер генә җитәкче үзгәрүгә, тамырына балта чабылган авыллар барлыгын истә тотсак иде. Заман сулышын тоеп эшли, эшләтә, кеше кадерен белә торган җитәкчеләрнең авыл бәхетенә икәнен онытмыйк.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 28, 23.02.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112