ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 41, 24.03.2017/

Тик бер теләк яшәтә

 

Кеше сау-сәламәт булганда дөньяның ямен, тормышның матурлыгын аңлап бетерми. Күзләребез күргәндә, колак­ларыбыз ишеткәндә, аяк-кулларыбыз йөргәндә бу хакта уйлап җиткермибез. Ә менә Кукмара районының Төркәш авылында яшәүче 17 яшьлек Энҗе Гәрәева үз аяк­ларына басып йөрү турында хыяллана.  Энҗе – Ленар белән Зөлфи­я­нең бердәнбер баласы.

17-1

“Кызыбыз дөнья­га вакытыннан алда килде. Туганда бик кечкенә – 1 килограмм 900 грамм гына иде. Кукмара хастаханәсендә озак яттык. Тик ул авырлыгын арттыра алмады. Аптырагач, Казанга алып китте­ләр. Анда ай ярым яттык, әмма алга китеш булмады. Баштарак аны авыру булыр дип күз алдына да китермәдек. Кызыбызга өч ай тулгач, табиблар балабызда церебраль паралич барлыгын әйтте. Бу диагнозны ишетү авыр булды. Әмма язмыш сынавы белән килештек”, – ди әнисе.

 
Кызның хәлен җиңеләйтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли әти-әнисе. Аны тернәк­лән­дерү үзәкләренә йөртәләр. Үсә төшкәч, кызга төрле шөгыль табарга тырышалар. Энҗе бисердан матур итеп гөлләр ясый икән. “Кызым бик тә пөхтә, төгәллекне ярата. Барлык туганнарының туган көннәрен хәтерли. Кайчак без бу хакта онытабыз да әле. Ә ул искә төшереп тора. Туганнарыбыз, дусларыбыз аны бик якын күрә. Әнә шуңа да ул үзен баш­калар­дан ким хис итми”, – ди Зөл­фия.

 
Энҗе кул эшләренә генә түгел, аш-суга да оста икән. Бәйрәм­нәрдә табын әзерләүне аңа ышанып тапшыралар. “Миңа күбрәк хәрәкәт­ләнер­гә кирәк. Табиблар да, бар да үз кулыңда, ди. Әнә шул сүз миндә өмет уята. Тизрәк аякларыма басасым, гаилә корасым, балалар үс­терәсем килә”, – ди 17 яшьлек кыз. Энҗегә иптәш булмасмы дип, Гәрәевләр тәрбия­гә бер бала алмакчы була. Әмма бар документлар әзерләнеп беткәч, аларны Казаннан борып кайтаралар. Авыру янына ничек бала алмакчы булдыгыз, дип рөхсәт бирмиләр. “Башка бу хакта сүз кузгатмадык. Шулай тиештер дип уйладык. Бар яратуыбызны Энҗегә бирәбез. Хәзер инде үсте. Өйдәге эшләрдә дә булыша, аның белән рәхәтләнеп сөй­ләшеп утырабыз. Җәйләрен велосипедта йөртәбез үзен. Кызыбыз өчен бакчада бассейн ясап куйдык. Барасы килгән җиренә алып барабыз. Замана яшьләреннән бер дә калышмый кызым. Интернетта актарынырга ярата. Дуслары күп аның. Алар белән аралаша”, – ди әтисе.

 
Кыз бер урында гына утырмый. Әти-әнисе аның үзенә, өй­ләренә янкорма төзеп, аерым бер бүлмә ясап куйганнар. Кыз шунда физкультура белән шө­гыль­ләнә, ходункига тотынып йөри. “Язмышыбызга үпкәлә­ми­без. Энҗе – өе­безнең нуры. Бар тормышыбыз аның өчен. Шуңа күрә беркемнән дә ярдәм сорамыйбыз. Балабыз­ның бар әйбере, дәваланыр мөм­кинлеге булсын өчен үзебез тырышабыз. Ел саен күпләп каз, че­беш­ләр алып үстерәбез. Шуларны сатып көн күрәбез. Быел 70 каз алган идек. Сораучылар күп булды. Сатып бетердек инде. Тавык-чебеш­лә­ребез бар әле. Аны туганнарыбызга күчтәнәчкә бирәбез. Менә шулай итеп яшәп яту. Тырышып эшләсәң, акчаң да була. Тик менә сәламәтлекне генә сатып алып булмый. Кызыбызны ничек тә савыктырырга иде. Шуңа күрә бар назыбызны, яратуыбызны бирә­без үзе­нә.

 

Бераз тырышса, үҗәт­ләнсә, аягына басар дигән өмет бар”, – ди Гәрәевләр. Энҗе быел 11 нче сыйныфны тәмамлый. Әле тагын бер елы бар икән. Кичке мәктәптә 12 ел укырга кирәк. “Укытучылар өйгә килеп укытып китә. Мәктәпне бетергәч, нәрсә эшлисемне әйтә алмыйм. Әмма массаж ясарга өйрәнәсем килә. Үзем кебек авыруларны дәвалар идем, – дип хыяллана Энҗе. – Башка балаларның да минекедәй әти-әнисе булуын телим. Минем хыялларымны тормышка ашыручы бит алар”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 06.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

5-1