ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 24.06.2017/

“Сабый булып, таңда уянам...”

 

Үзең яхшы белгән кеше турында язу бер дә ансат түгел икән ул. Разил Вәлиев белән дә шулай булды. 4 гыйнварда аңа 70 яшь туласын белә идем, олуг юбилейга күңелем белән алдан әзерләнеп тә йөрдем. Менә кулга каләм алгач аптырадым да калдым. Берәр әңгәмә оештырыйм мәллә, дип үзенә шалтыраткач, Разил: “Син мине яттан беләсең бит инде, берәр нәрсә яз шунда”, – дип кенә куйды.

1-1

Әйтергә генә ансат, ярты гасыр буе дигәндәй аралашып яшәгән Ра­зил турында әлеге “берәр нәр­сә”не газета битләренә сыярлык, “ос­та гына, кыска гына” итеп ничек язарга икән соң? Җан биргәнгә юнь бирер, дигәндәй декабрь ахы­рындарак Разилнең Уфага юбилей үткәрергә китүен әйт­те­ләр. Ул берәр сәфәрдән кайткач, гәп­лә­шеп утыра торган гадәт бар иде. Уфада узган юбилей тантаналары бе­лән бәйләп, бер язма әзер­ләр­мен, дип ниятләп куйдым. Әм­ма, очрашып сөйләшә башлауга, туган көн онытылды. Бактың исә, Уфада бүгенге “Татар фило­логия­сенең актуаль мәсьәләләре” дигән Бө­тен­россия фәнни конференциясе узган. Дөрес, ул, программада язылганча, “Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, халык шагыйре, танылган дәүләт һәм җәмә­гать эшлеклесе Разил Вәлиевкә 70 яшь тулу”га багышланган. Әм­ма, әйт­кәнемчә, Разил бу хакта бер генә сүз дә әйтмәде. Ә менә Баш­кортстанда яшәүче 1,5 млн чамасы татарның борчу-мәшә­кать­ләре турында җәелеп сөйлә­де.

 
“Күрше республикадагы кар­дәшләребез үзләрен “татар” дигән бөек милләтнең аерылгысыз бер өлеше икәнлекләрен тоеп яшәргә телиләр. Татар дөньясындагы бөтен үзгәреш-яңалыклар белән танышып баралар, ә без алар турында берни дә белмибез диярлек. Элек Башкортстанда татар әдә­бияты һәм сәнгате көннәре уза, ә башкорт кардәшләр безгә килә иде. Әдипләребез аерым-аерым да йөреште. Безгә Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев кебек шагыйрьләр килсә, Башкортстанга Сибгать Хәким, Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова һәм башкалар барды. Ике күрше арасы бүген ни өчен суынды соң? Бу сорауга Разил Вәлиев анык кына җавап бирә алмый. “Бит үзара йөрешүләрне һәр ике респу­б­ликаның җитәкчелеге дә тыймый. Алай гына да түгел, Татарстан бе­лән Башкортстан арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү дә төзелде. Ул килешү эшләргә тиеш бит инде”, – ди.


Ә менә татар филологиясенең актуаль мәсьәләләренә багышланган җыеннан бик канәгать булып кайткан ул. Соңгы вакытларда әдә­бият галимнәре бүген иҗат итеп яшәүче әдипләрне онытканнар иде. Нигездә, узган гасырда яшәгән шәхесләрне, аларның иҗатын өйрәнү белән шөгыль­ләнделәр, фәнни дәрәҗәләр алдылар. Шулай итеп бүгенге әдәби тәнкыйть тә­мам юкка чыкты. Ан­да-санда чыккан тәнкыйть мәка­ләләре дә китап күзәтү, мактау рәвешендә генә. Бүгенге әдәбият проблемалары­ның төбе­нә төшеп, аларны кеше, җәмгыятьнең яшәе­ше белән үреп аңлату-язу бөтен­ләй юк дәрә­җә­сендә. Әдәбият булмагач, тәнкыйть юк, тәнкыйть булмагач,  әдәбият үсә алмый. Уфада татар һәм башкорт әдип­ләре иҗатына багышланган чыгышларны тыңлагач, Разилнең өметсез уйлары әкрен­ләп таралган үзе. “Татар студент­ларының, яшь галимнәрнең үзлә­ренең уй-фикерләрен төпле, нигезле итеп саф әдәби телебездә халыкка җиткерүләренә сокланып кайттым.


Башкортстанда яшәүче кар­дәшләребез урыслашырга, мил­ләттән читләшергә уйламыйлар икән әле”, – диде ул. Әмма, шул ук вакытта кардәшләребезнең кай­бер­ләрендә өметсезлек хисләре биләвен дә сизгән Разил. Чөнки, Татарстан ярдәмен тоеп яшәми алар. Үзара йөрешмәүне әйттек инде. “Монда иллегә якын татар язучысы бар. Казанда аларның китаплары чыгуын, Татарстан укучысына, читтә яшәүче татарларга да барып җитүен теләр идек”, – диләр икән кардәшлә­ребез. Разил, Казанга кайтуга ук, нәшрият җитәкчелеге белән бу хакта сөйләшеп тә куйган. Инде килеп, Казан югары уку йортларында Башкортстанда яшәүче татарлар күбрәк укысын иде, дигән теләктә ул. Шулай итеп юбилярыбыз, Уфага баргач, бүләкләр урынына бер кочак мәшәкатьләр төяп кайткан. “Башкортстан татарлары милләтебезнең аерылгысыз бер өлеше булып яшәргә тиеш”, – дип кат-кат әйтте ул. Ике республика арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелеп тә, әлеге килешү кысасында әдәбият-мә­дәнияткә кагылышлы бернинди программа төзелмәгән булу да гаҗәп иде.

“Унбиш яшькә хәтле бер урыс та күрмәдем”

“Итекченең сүзе шөшле турында булыр” дигән кебек, Разил белән ниләр хакында гына сөйләшә башласаң да, соң чиктә милләт язмышына әйләнеп кай­тасың. Аның моңа кадәрге тормышы минем күз алдымда узды дияргә була. Ялгышмасам, беренче тапкыр 1968 елны күрештек без. Тулай торакта минем белән бер бүлмәдә яшәүче якташы Муллин Рифкать янына килгән иде Разил. Мәскәүдә әдә­бият институтында укып йөргән чагы моның. Ниләр сөйләш­кә­небезне сүзен-сүзгә хәтерләмим, әмма, милләт язмышы, туган телне саклау мәсьә­ләләре турында гәп­ләшүе­без хак. Безгә Рабит Батулла да килеп йөрде. Университетка укырга кергән татар теле бүлеге шәкерт­ләре белән танышып бару  Батулланың бер күркәм гадәте булып чыкты. Әлеге ике шәхес белән даими аралашу безгә – авылда туып үскән чи татар балаларына зур мәртәбә булу өстенә күңелдәге милли хисләрне тагын да ныгытырга ярдәм итте. Миннән ике генә яшькә олы Разил Вәлиев кай арада милләт баласы булып үсеп җиткән соң? Моны ул бераз мәзәк итеп сөйли: “Унбиш яшькә хәтле авылда яшәдем, шул яшькә хәтле бер генә урыс та күрмәдем”, – дип сүз башларга ярата. Урыс кешесен күрми калмагандыр инде ул, урыслар чит планетада яшәмиләр бит. Бәлки, алар белән аралашмаган гынадыр. 15 яше тулгач, 9 нчы класска Түбән Камага килә. Урысча бер авыз сүз дә белми. Укытучысы: “Энем, рус телен өйрәнми ярамый”, – дип, аңа “Живое седло” дигән китап тоттыра. Китапның авторын хәтерләми инде ул. Сүзлек ярдәмендә, кайбер сүзләрне кешеләрдән сорашып укып чыга Разил. “Шул китапта “русские березы” дигән сүзләргә тап булдым. Башыма күсәк белән суктылармыни! Безнең Ташлык авылында да каеннар үсә бит, аларны да урыслар килеп утыртты микәнни, дип уйладым. Тагын “русское поле”, “русское раздолье” дигән сүзләр очрады. Икенче бер китапта “Русские взяли Берлин” дип язылган иде. Сугышта минем әти дә, әти кебек бик күп татар егетләре дә катнашкан, алар Берлин тирәсенә барып җитә алмады микәнни, Җиңүгә өлеш кертмәде микәнни, дип уйладым”, – дигән иде ул. Милли хисләр әнә шул мәктәп елларында көчәйгәннән-көчәя барып, “бөтен халыклар бертигез хокуклы булырга тиеш”, дигән фикер Разил күңеленә бик ныклап кереп урнашкан һәм тормыш принцибына, яшәү мәгънә­сенә әйләнгән.

“Я дөньяны үзгәртәм, я үзем үзгәрәм...”

Разилнең тулай торакка килеп йөрүен әйткән идем бит. Бер елны Татарстан язучыларының чираттагы съезды алдыннан тагын килде ул. Югары курсларда укучы татар шәкертләре белән үзара нидер сөйләштеләр. Шуннан соң безгә бер листовканы күчереп язарга куштылар. Таңга хәтле күпме булдыра алсак – шул хәтле яздык. Без аны съезд барганда балконнан ыргытырга тиеш идек. Бу хакта хәзер курыкмыйча язарга буладыр, чөнки листовкадагы сүзләр Хө­күмәткә, партиягә каршы түгел, ә татар яшьләре өчен аерым журнал кирәклеге хакында иде. Шул милләтчелектә гаеп­ләсәләр генә инде. Съездда милли матбугат хакында чыгыш башлангач, Камал театры балконнарыннан әлеге лис­товкаларны ыргыттык һәм тиз генә аскы катка төшә башладык. Театрның бормалы баскычларында ашыга-ашыга өскә менүче милиционерлар оч­рады, шөкер, безгә – фәкыйрь ге­нә киенгән 1-2 курс шәкерт­лә­ренә игътибар ит­мә­деләр. Съезд беркадәр вакытка эшен туктатып торырга мәҗбүр булды, чөнки залда шактый ук ыгы-зыгы купкан иде. Органнарның “гаеп­ле”ләрне эзләүләре турында хәбәрләр ишетелгәләде, әмма берәүне дә җавапка тартмадылар шикелле. Ә татар яшьләренең үз­ләренә аерым журнал таләп итеп листовка таратулары эзсез калмады. Шактый гына еллар узса да, чыкты ул: “Идел” журналы буларак дөнья күрде. Разил тыштан караганда тыныч табигатьле күренсә дә, яшьтән әнә шундый бик бунтарь егет иде. Аның әле 20 яшендә үк язылган бер шигырен һәр туган көнендә искә төше­рә­ләр. “Я дөньяны үзгәртәм, я үзем үзгә­рәм...” дигән сүзләр бар иде анда. Инде менә җитмеш яше тулганда, әлеге шигырьне янә искә тө­шердем. Башта елмаеп куйды Ра­зил: “20 яшемдә “дөньяны үзгәр­тәм”, дип язуым табигый. Ул яшьлек романтикасы белән бәйле иде”, – диде, аннан шактый җит­диләнеп: “Инде менә яши-яши шуны аңладым: дөнья – нәрсә ул? Дөнья – без ул. Димәк, кеше үзе үзгәрсә генә, дөнья үзгәрә ала. Ул шигырьне гыйсъянчылык рухы белән яздым, Такташ белән җен­ләнгән чак иде. Эпиграфны да Такташ шигыреннән алып, “Минем көчле рухымнан җир вә күкләр калтырар” дип язып куйган идем. Дөньяның начар якларын үзгәртү турында уйлаганмын инде, яхшыны үзгәр­тәсе юк бит. Дөнья да үзгәрде, мин дә, әмма рухи нигезем шул калды. Моннан 50 ел элек тә “бөтен халыклар бертигез булырга тиеш” дип яшәсәм, бүген дә шул сүздән кире кайтмыйм, халкыма хөрмәтем, мәхәб­бәтем еллар узган саен арта гына бара”, – диде.


Татарга азатлык даулап, урамнарга чыгып кычкырып йөрмәде Разил, әмма бөтен кылган гамәл­ләре милләте өчен аның, Суверенлык турында декларация кабул итүгә, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүгә үз өлешен кертте ул. Туфан абый Миңнуллин белән бергәләп Конституциябезгә Татарстаннан читтә яшәүче кардәшләребезгә ярдәм итү турында махсус маддә дә яздылар...

“Күп булса, тагын 50 ел гомер калгандыр...”

Разил Вәлиевнең парламенттагы эшчәнлеге хакында язып тору­ның кирәге юктыр, аның озак еллар буе Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләве, бу комитетның журналистлар теленә “Разил комитеты” булып керүе үзе үк күп нәрсәне аңлата. Шунысын да әйтим әле: элегрәк, депутатлар арасында 5-6 язучы булганда, парламентта татар рухы көчлерәк, иде. Хәзер Разил –бу рухны саклаучы бердәнбер депутат бугай. Аның эш бүлмәсе – татар утравы, татар теле дә аның бүлмә­сендә генә яши кебек. Дөрес, татар теле әле Язучылар бер­легендә, Камал театрында, кайбер оешмаларда, авылларда яши. Әмма аның даи­рәсе тарая бара. Бу хакта без Разил белән һәрвакыт сөйлә­шә­без, әмма төшенкелеккә бирелгән юк. Чөнки бетәм дисәң, бетәсен бе­ләбез.


Карале, бу мәкаләмне нәкъ менә 4 гыйнварда, Разил Вәлиев­нең туган көнендә язып утырам икән бит. Бүген үзе ниләр хакында уйлана икән? Хәер, аны “яттан белгән” кеше буларак, күңелен нинди уйлар биләгәнен сизәм. Әле күптән түгел генә Яңа ел белән котлашкан идек. Аның: “Күп булса тагын 50 ел гомер калгандыр, шуны матур итеп яшик!” – дип әйтә торган гадәте бар. Бу сүзләрне мин күбрәк шаярту дип кабул итә идем. Чөнки, Разил гаҗәп җор телле. Алар бөтен авыллары белән шундый. Зөлфәт Хәким, Рафаэль Сә­хә­бине, Алмаз Хәмзинне генә ал. Түбән Каманың Ташлык, Шәңгәлче авылларында төрттереп сөйләш­мәсәң, дөрес сөйләшүгә саналмый икән. Узган ел аягымны сындыргач, Алмаз шалтыратты: “Разил беле­шергә кушты, Риман яза торган аягын сындырмады микән дип борчыла”, – ди. Үзе көлә. Беркөнне Ра­зилнең авырып китүен ишеттем дә хәлен белергә шалтыраттым: “Авырып киткәнсең икән”, – дим. Телефоннан хәлсез генә, сузып кына: “И-и, Риман туган, авырмыйча китеп булмый шул ул”, – дигән тавышы килә. Шунда да көлдерергә маташа бу. Әйткә­немчә, аның “тагын илле ел...” дигән сүзләрен дә чираттагы шаярту дип кабул итә килгән идем. Инде менә фикерем үзгәрде. Бит рухи яктан зәгыйфь, көчсез, киләчәккә өмете сүнгән кеше беркайчан да шаяртып сөйләшә белми. Бу аның хәленнән килми. Яңа ел алдыннан Разилгә: “Чит илләрдә 70 яшьтән узган бизнесменнар алдагы 10-20 елга план төзеп куялар икән”, – дигән идем. Ул: “Минем дә план бар, тик кә­газьдә түгел, ә күңелдә. Алдагы гомеремне гел илле ел дип куям, киметмим. Укы­ганың булды микән, бер шигы­ремдә: “Чал карт булып, кич йокыга талам, сабый булып, таңда уянам”, – дип язган идем. Мин үземне һәр көнне яңадан туган кебек хис итәм”, – дигән иде. Әлбәттә, яшь үзен сиздерми калмый инде ул. Соңгы сайлауда Разил депутатлыктан баш тартырга да уйлаган иде, иҗат өчен вакытым калмый, арыта да, дип зарлангалап та йөрде. Моны беренче Президентыбыз М.Шәймиевкә да әйткән булган. Сүзгә кеше кесәсенә керми торган Минтимер ага аңа нәрсә дигән? “Разил энем, Дәүләт Советында эшләргә дә кеше кирәк бит инде”, – дигән. Разил моны миңа көлә-көлә сөйләде дә, гадәтенчә: “Ярый, күп булса тагын илле ел яшисе калгандыр инде”, – дип куйды. Әмма бу сүзләреңнең дәвамы да бар бит, Разил туган. “Калган гомерне матур итеп, яхшы якка үзгәрә-үзгәрә яшик әле. Без дуслар, туганнар, кеше өчен кирәк. Эшлисе эшләрнең очы-кырые юк, эшең бетсә,  үләргә генә кала”, – дип үзең үк әйткән идең. Шулай булгач, яшик әле, һәр таңда сабый булып уянып, яңадан яши башлыйк! Язганнарым сиңа туган көн теләкләре булсын!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 6, 06.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр