ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 98, 14.07.2018/

Акча эшләр өчен нефть бар

 

Узган гасырның туксанынчы елларында Чаллыда милли хәрәкәт зур уңышларга ире­ шә. Биредә “Чаллы ТВ”, тәүлек буе эшләп торган “Күңел” радиосы эшли башлый. Бүген алар ни хәлдә? Милли матбугатның ки­ләчәге бармы? Бу хакта Чаллы каласының матбугат ветераны, “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясен оештыручы, аны үстерү өчен җан атып йөрүче шәхес, язучы Рахман Шәфигуллин белән сөйләштек.

18-1

– Рахман абый, моннан 25 ел элек булган вакыйгаларга кире кайтыйк әле. Яшьләр каласында телевидение ничек оешып китте?

 
– Ленинградта югары партия мәктәбенең матбугат, радио һәм ТВ бүлеген тәмамлаганнан соң, эш­ләргә дип Чаллыга кайттым. Баш­та “Якты юл” газетасында мө­хәррир урынбасары, аннары Татарстан телевидениесенең корпунктын җитәкләдем. Бу – сиксәненче еллар, милли күтәрелеш чоры иде. 1990 елда шәһәр Советы депутаты – матбугат һәм хәбәрдарлык комиссиясе рәисе итеп сайлангач, шәһәрдә татарча матбугат чараларын булдыру турында хыялландык. Ул вакытта биш йөз мең кеше яшәгән калада татар газетасы юк иде әле. Ниһаять, “Шәһри Чаллы” газетасын оештыру бәхетенә иреш­тек. Шәһәр Советы сес­сиясендә баш мөхәррир итеп Йосыф Җимангуловны сайлап куйдык. 1990 елның 30 августында газетаның беренче саны дөнья күрде. Икенче максат – эфир киңлекләрендә татар тапшыруларын яңгырату иде. Бик зур кыенлыклар белән, җитәкчеләрне үгетли торгач, көттереп булса да, Чаллының үз радиотелевидениесен булдыру турында карар кабул ителде. Шулай итеп 1992 елның 15 апрелендә генә Чаллы телевидение һәм радиотапшырулар редакциясе оешты. Телевидение эше дә акрынлап җайланды. Моннан 25 ел элек – 29 декабрьдә беренче тапшыру дөнья күрде. Баштарак атнасына өч тапкыр, соңрак көн саен үз тапшыруларыбыз белән эфирга чыктык. Безне Мөслим, Түбән Кама, Алабуга, Тукай районнары, хәтта Башкортстанның кайбер районнары да карады. Башта эшебез законсыз алып барылса (вакыты шулай иде), 1994 елда үз ешлыгыбызны алдык. Тагын бер елдан Россия Элемтә министрлыгыннан лицензияләр алып кайттык.

 
– “Күңел” радиосы үз тың­лау­чысын ничек тапты? Бу ра­дионың үзенчәлеге нидә?


– 1992 елның май аенда чыбык­лы радио эшли башлады. Соңрак аның дәвамы булып, 67,79 УКВ ешлыгында эшләүче радио барлыкка килде. Тәүлек буе эшләүче “Кү­ңел”не 13 район тыңлады, хәтта Удмуртиянең берничә районында яшәүче татарлар да радиоалгычларын безнең ешлыкка көйли иде. “Күңел”нең төрле яшьтәге, төрле катлау кешеләренең күңелләренә хуш килерлек 31 тапшыруы бар. Аның үзенчәлеге – аудиториясен барлап, максатчан эшләвендәдер, мөгаен. Радио, бизнеска бирелеп китеп, эш сәгатен өч тиенлек җыр­лар белән дә чуарлап бетермәде, тәрбия эшен онытмады. Бу  хәзер дә шулай.


– Чаллы телевидениесенең казаннарга үрнәк чаклары бар иде.


– Әйе, 27 тематик тапшыруыбыз гына бар иде! “Кыйбла”, “Җиде көн”, “Гаилә учагы”, балалар өчен “Гөлбакча”, “Сабак” дигән тапшырулар. Төбәк, милләт тарихына кагылышлы “Чал тарихлы кала”, мәдәни тапшырулардан “Йолдызлар балкышы” һәм башкалар. Аннан, дәү­ләтнеке булып саналсак та, журналистларыбыз “тешсез” булмады. Тәнкыйть материаллары шактый чыкты. “Кайнар линия” эшләде һәм бик күп мөрәҗә­гать­ләр кабул итеп алдык. Республика белән генә чик­ләнмәдек, читтә яшәүче милләт­тәшләребезне дә ишетә, алар үтенечләренә дә колак салырга тырыштык. Бездә кунакта булган шәхесләр эшебезгә соклана, җитәкчеләр безне үрнәк итеп куя иде. 2004 елның мартында Минтимер Шәймиев, менә шулай эшләргә кирәк дип, казаннарга безне үрнәк итеп тә күрсәтте. Журналистларның да 90 проценты – татарлар, тапшырулар да башлыча туган телебездә алып барылды. Соңрак болар өчен миңа, артыг­рак кылангансың, дигән гаеп тә ташланды әле. Ә аңа кадәр үз караучыбызны булдырдык, контентыбыз бар иде, рейтингта, беренче һәм икенче каналлардан соң өченче урынны алып килдек. Бу инде безнең канал белән бизнес өлкәсе дә кызыксына дигән сүз. Чыннан да, рекламадан аена 2-3 миллион сум табыш ала башладык. Аның 80 процентын хезмәт хакына тоттык. 137 кешелек кол­лективның эш хакы да, фатир бе­лән тәэмин ителеше дә яхшы бул­ды. Ре­спу­бликада “Күңел” радиосы – иң ях­шы радио, Чаллы теле­ви­дениесе иң яхшы теле­видение булып танылды.


– Әңгәмәне “милли җанлы кеше буларак” дип башлады­гыз. Милли җанлылыкның оет­кысы балачактан салы­на­мы? Сез – нинди нәсел кешесе?


– Иң әүвәл, һәр кеше үзенең әби-бабаларын җиде буынга кадәр белергә тиеш, диик әле. Безнең нәсел тарихына килсәк, XIII гасырда Болгар ханлыгы тар-мар ителгәч, бабаларыбыз хәзерге Балык Бистәсе районына килеп урнашкан. Алар иң элек өч гаилә була. Шул урында Югары Тимерлек – Тегермәнлек авылы барлыкка килә. Нәсел шәҗәрәсенә килсәк, бездә укытучылар, табиблар, сәүдә хезмәткәрләре бар. Нәсе­лебезнең бер тармагы Чистайда үз фабрикаларын тоткан. Бабам белән әтием атлар яраткан, ат чабышларында катнашканнар. Бабам Шәфигулла 1917 елда фронтта һәлак булган. Әтием бабамның әти­сендә – Вәли Хәмзиндә тәр­бияләнгән. Вәли Хәмзиннең ике тегермәне, умарталары күп булган. Аның, кулак ярлыгы тагылып, 5 ел Соловкида утырып кайтуы – үзе бер тарих. Әтием Бөек Ватан сугышы инвалиды иде, 59 яшендә үлеп китте.


 Без биш бала үстек, иң төпчеге – мин. Әнием мәдрәсә белеме алган, сабыр, зыялы хатын иде. Коръәннең беренче сүрәләрен мин аннан өйрәндем. Әни көйлә­гән мөнәҗәтләр, бәетләр беренче тормыш сабаклары булды. Милләт өчен җан ату сәләте әнә шулай сабый чактан тәрбияләнәдер ул.

 
– Хәзер Чаллыда ни хәлләр?


– Анда медиахолдинг эшләп килә, ике телевидениесе, 7-8 ра­дио­сы гына бар, ләкин берсе дә татарча түгел. Чаллы телевидениесе хәзер “Татарстан 24” каналында билгеле бер вакыт аралыгында гына чыгып ала. Яңадан корпункт дәрәҗәсенә төште телевидение... Миңа калса, “Яңа Гасыр” каналына күчсәләр, отышлырак булыр иде. Чаллыны элеккеге татар каласы дип әйтеп булмый хәзер. Җитәк­че­ләр авыр чакта үз милләтенә генә таяна ала. Ә бездә татар халкын югары дәрәҗәдә үстермичә зур ялгышлык эшләнә. Моны соңгы вакыйгалар раслый. Кулыма “Беспечные хазары” дигән китап килеп кергән иде, баксаң, без аларның ялгышын кабатлыйбыз икән...


– Бүген журналистика ни хәлдә?


– Татар журналистикасы – яшәү белән үлем арасында. Югары уку йортында киләсе елга бюджет урыны каралмаган. Журналист­лар­ның исә хезмәт хаклары бик түбән. Бүген 7-8 мең сумга яшәүне күз алдына китереп булмый. Аннан соң татар матбугатына теләсә ничек акча эшләү бурычы кую бернинди кысага да сыймый. Татар газета-журналлары акча эшләү урыны түгел. Аның өчен безнең неф­тебез, сәнәгатебез бар. Татар матбугаты халыкка мәгълүмат җитке­рергә, халыкны тәрбияләр­гә, бергә тупларга тиеш. Аның төп максаты шушы. Ничек кенә социаль чел­тәрләргә игътибар итмә­сен­нәр, басма матбугатның ки­ләчәге бар һәм аңа дәүләт тарафыннан ярдәм күр­сәтелергә тиеш. Социаль чел­тәр­ләрдә татар сәя­сәтен, мәнфә­гатен саклый, пропагандалый торган төркемнәр дә юк бит. Менә мин “Бизнес-онлайн”, “ВКонтакте” һәм башка челтәр­ләр­не карап барам, анда чыгыш ясаучыларның 80-90 проценты – рус телле. Сәясәтче галимнәребез Фәндәс Сафиуллин, Рафаэль Хәким һәм Дамир Исхаковлардан кала, башка кешеләр­нең исемнәрен күр­гәнем юк. Берничә тапкыр үз фикерләремне җибәреп карадым, ләкин алар фильтр аша үтмәде. Югыйсә кайбер челтәрләрнең җи­тәкчеләре –татар журналистлары.


– Татар рухын ничек сакларга?


– Яһүд халкының киләчәктә үз-үзен саклау буенча биш юнә­леше бар: белемгә омтылу, мил­ләт белән горурлану һәм аның киләчәге турында уйлау, баеган очракта, милләтеңә ярдәм итү, мәгълүмат, финанс тармакларында эшләргә омтылу, милләтнең үсешен тәэмин итүче стратегик план-идея буенча эшләү. Бүген яһүдләрнең – 70 проценты, урыс­ларның – 20, татарның  17 проценты югары белемле. Элекке елларда татарны дин саклап калган дип әйтәләр. Хәзерге вәзгыять­тә, дин әһелләре булсынмы ул, башкасымы – бик таркау һәм тар юнәлештә генә эшлиләр. Татарстанга патриарх Феофан килде. Шушы кыска гына вакыт эчендә аның башкарган эшләрен санап бетерерлек түгел. Ә безнекеләр кайда? Туксанынчы елларда татар зыялылары, депутатлар, милли хәрәкәт һәм дәүләт структуралары бердәм рәвештә, кулга-кул тотынып эшләделәр. Хәзер бу элемтә бөтенләй югалды. Теге яки бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк булганда, теләктәшлек белдерү­челәр юк дәрәҗәсендә. Тулаем әйткәндә, татарның киләчәге үзебезгә дә бәйле, ләкин бу процессларның башында Илбашы торырга тиеш.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 06.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр