ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 26, 21.02.2017/

Мондый иттән кем баш тартсын!

 

Җәмәгать, Әтәч елына кердек бит. Бу җан иясе авылда яшәүче һәркемнең ишегалдында кукраеп йөри. Аның белән бергә каз, үрдәк, бытбылдыкларын да очратырга мөмкин. Күркә соңгы елларда аеруча популярлашып китте. Кайбер фермерлар моңарчы безнең өчен ят булган тәвә кошына кадәр асрый башлады.

4-2
Җитәрлек

Әтәч елына аяк баскан бер мәлдә, республиканың кошчылык тармагы эшчәнлеге белән танышу өчен, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Ха­җипов белән сөйләшеп алдык. “Кошчылык бизнесында нәрсәләр эшләргә була, республика халкы шуннан файдаланырга тырыша, – ди Нәҗип Нәкыйп улы. – Бүген рес­публикада 16,5 миллион баш кош-корт бар. Кошчылык республикадагы иң көчле тармакларның бер­сенә әверелде. Дөньядагы нинди алдынгы алымнар бар, барысын да Татарстанга кертергә тырышабыз”.


Кош итенең бәясе дә чагыштырмача арзан. Шуңа күпләр әлеге иткә, аннан эшләнгән ризыкларга өстенлек бирергә тырыша. 2016 ел дәвамында республикада 200 мең тоннадан артык ит җитеш­терел­гән. Чагыштыру өчен, 1965 елда респуб­ликада бер кешегә 2,9 кг тавык ите туры килгән булса, бүген ул 31 килодан артып китә. Бер кеше елына 24-25 кг тавык ите ашарга тиешлеген исәпкә алсак, димәк, үзебезгә җитәрлекне җитеш­терә­без булып чыга. Йомырканы гына да ел дәвамында 1 миллиардтан артык җитештерә­без. Россия­нең 85 төбәге арасында йомырка һәм ит җитештерү буенча без алдынгы урыннарда торабыз.


Тавык  ризыкларын җитештерү, үс­терү буенча махсуслашкан оешмалар булу да – республиканың зур өстенлеге. “Чаллы бройлер”, “Ак Барс холдинг” җәмгыятьләре – моның ачык мисалы. “Чаллы бройлер” 120 мең тонна тавык ите җи­тештереп елны тәмамлады. Рес­пуб­ликада җитештерелгән кош итенең 65 проценты аларга туры килә. Эшләрен тагын да җәелдерү максатыннан, шушы араларда гына тәүлегенә 140 тонна продукция­ләр­не тирән эшкәртүче комбинат ачып җибәргәннәр. Моннан тыш сәгатенә 12 мең башка исәпләнгән сугым комплексын сафка бастырып киләләр. Быел тагын Мусабай комплексын төзүне башлап җи­бәр­мәкчеләр. “Ак Барс холдинг” исә елына 55 мең тоннадан артык ит җитештерә. Киләчәктә ит күлә­мен 100 мең тоннага җиткермәк­челәр. Республиканы йомырка бе­лән алар тәэмин итүен дә истән чыгармыйк.

Күркәсе дә, каз-үрдәге дә

Күркә ите кайчандыр безнең республика өчен чит ризык саналса да, бүген аны һәр кибет киштә­сен­дә, һәр өй өстәлендә күрергә була. Күркәне бертуган Мадъяровлар республикага таратты дисәк тә хаталану булмас. Дөрес, күркә мо­ңа кадәр дә асралды. Әмма мо­ның кадәр җәелмәгән иде. Көрәш­че туганнар берләшеп күркә үстерә башлады да бу эшкә башка фермерларны да тартып кертте­ләр. Эшкәртү цехлары гөрләп тора. Үз­ләре белән эшләүче фермер­лар­ның да продукциясен урнаштыруга ярдәм итәләр.
– Күркә итен ашарга кирәк, чөнки анда холестерин юк. Америкада аны юкка гына ашамыйлар, – ди Нәҗип Хаҗипов.


Үрдәк асраучылар да шактый. Аның нәрсәсе бар инде, май гына бит ул, диючеләргә майсыз үр­дәкне Лаеш районында урнашкан “Рамаев” хуҗалыгы үстереп бирә. Алар да республика фермерларын, авыл халкын бу эшкә тартып керткәннәр.


Һәр шәхси хуҗалыкта диярлек асралучы казны исә күпләп Лаеш, Питрәч районнарында урнашкан хуҗалыкларда күрергә була. Язын – бәбкәләр, кышын үскән каз саталар.

Фермерлар мавыгуы

Соңгы елларда шәхси хуҗалык­ларда кош-корт тотучылар саны сизелерлек арткан. Авылларда гына түгел, шәһәр бакчаларында да асрый башлаганнар. “Яз көне Агропромпаркка ярминкәгә чыксаң, бакчачыларның 5-10 тавык алуын күрергә була. Элек мондый хәл бик сирәк була иде”, – ди министр урынбасары.


Авылларда кош-корт фермалары да күп хәзер. Беренчеләрдән булып бу эшкә мөслимнәр кереш­кән. Алардан күреп, башкалар алын­ган. “Республикада кошчылык белән шөгыльләнүчеләрне саный баш­ласаң, кул-аяк бармаклары гына җитми. Алар йөздән артык. Мөслим, Тукай, Минзәлә, Бөгелмә, Яшел Үзән, Азнакай һәм башка районнарда аларның саны шактый. Гомумән алганда, кошчылык тармагы икътисадта үз урынын тапты. Моның сәбәбе дә бар. Аннан берничә ай эчендә табыш алырга була. Өчәр, кайберләре дүртәр партия үстерәләр. Башта йомырка сала торган тавык, аннан бройлер үстерә башлыйлар. Бер тәүлеклек бройлер чебие алып кайтасың икән, 38 көндә 1,2-1,3 килога җитә. Аннан чират каз яки үрдәккә җитә”, – ди министр

урынбасары. 


– Әтәч елында тавык ите ашарга ярамый, диләр. Сез нишләдегез?

 
– Мин моны белми идем әле, – диде Нәҗип Хаҗипов, елмаев. – Бер сәгать түздек. Каз ашап тордык. 1 гыйнварга чыгу белән ашадык. Мондый диетик иттән ел дәвамын­да кем баш тартсын?! Мин үзем дә – Әтәч елында туган кеше. Әтәчнең һәркемгә бәхет алып килүен телим.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 06.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

5-1