ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 57, 19.04.2019/

Йөрәктән чыккан сүз

 

“Йөрәк сүзе” – 2017 елда оештырылган бәйге. Чакырудагы тасмаларның берсенә “Башкортстан” телерадио­компания­се директоры Рөстәм Ришат улы Зарафетдиновның да йөрәк сүзләре теркәлгән: “Туган телдә – халык күңеле, ә телнең күңеле – шигърияттә. Шигырь ул – илаһи бер фикер йөртү ысулы. “Йөрәк сүзе”нең максаты – фикер матурлыгын, хис-тойгыларны үз телеңдә туган халкыңа җиткерү”.

16-1  
Чакыру билетындагы икенче бер тасмадан, әлеге проектның авторы һәм режиссеры Наилә ханым Сәфәрголова халыкка туры­дан-туры: “Туган телебез башкорт телен саклыйк, яклыйк!” – дип эндәшә. “Йөрәк сүзе” бүген мил­ләттәшләребезнең генә түгел, тугандаш халыкларның да кү­ңе­ленә хуш килде. Аны халык күтә­реп алды һәм республикабызның төрле төбәкләрендә үзләре үт­кәрә башлады... Халыкның үз туган теленә булган мәхәббәте, аны саклау һәм яклау юлында ташкын булып күтәрелүе – проект авторына бернинди каршылыклар алдында да тукталып калмаска, артка чигенмәскә көч бирүе турында да искәртә ул.

Набат

Менә сәхнәгә тезеп куелган барабаннар, бердәй телгә килеп, тирә-юньдә афәт барлыгын ки­сәткәндәй, набат какты. Набат авазы киң башкорт далаларына таралып, Урал тауларына барып җитеп, үткен кыяларга бәрелеп, кайтаваз булып кире кайткандай булды. Ул – Өфе каласындагы иң затлы тамаша залы саналган опера-балет театрының катлы-катлы ярусларына күтәрелеп, партердагы халыкның аяк асларына егылып иңрәде, көрәшкә чакырды: чаң-чаң-чаң! Зең-зең-зең! Тел-тел-тел! Меңгә якын кеше сыйдырышлы, шыгрым тулы тамаша залы, кайтаваз белән бер сулышка кереп, тын калды.

 
Кичәне башкорт һәм рус тел­ләрендә алып барачак ике егет, тамашаның башлануын игълан итеп, бәһаләмә (жюри) әгъза­ларын түргә чакырдылар. Алар: Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының халык артисты, театрның сәнгать җитәкчесе, режиссер Олег Ханов; шагыйрә, “Йөрәк сүзе – 2017” бәйгесе җиңүчесе Зөлфия Ханнанова; филология фәннәре докторы, профессор Гыйниятулла Кунафин. Бәһаләмә әгъзалары да, алып баручылар да сәхнәнең ике ягына куелган өстәлләр янына утырдылар. Бары тик ак костюм, ак эшләпә, ак перчаткалар кигән рефери – Азамат Гаффаров кына кичәнең башыннан ахырына кадәр аягөсте йөреп, бәйгедә катнашучыларга микрофоннарны көйләп, жюри бәһа­ләрен вәкарь­ле тавыш белән халыкка җит­кереп торды. Аның биш сәгать буе халык күз алдында үз вазифасын төгәл һәм пөхтә башкаруы  кичәгә ямь өстәде.


Гомумән, проект җиренә җиткереп уйланылган иде. Экран өзлексез эшләп торды. Аның аша тамашачы чыгыш ясаучыларның эшчәнлеге, гаиләсе, телгә мөнә­сәбәте белән танышты, яраткан шагыйрьләрен белде, һәм, югарыда әйтелгәнчә, колак белән ишеткән сүзнең чагылышын су­рәт белән дә күрде. Шулай итеп, “Йөрәк сүзе” тыңлап та, шул ук вакытта күреп тә кабул ителде. Шул сәбәпле, чыгышларның тәэсир көче бермә-бер артты. Билгеле, кайберәүләр үзләренең шигырь­ләренә кыска гына җыр яки, кулларына тотып чыккан курай, скрип­ка моңнарын да кушып җи­бәрделәр. Ләкин төп фикер – Сүзнең кодрәти көче белән җит­керелде. Җан тетрәве белән әй­телгән йөрәк сүзен халыкка тулы көчендә китереп ирештерүче корал – фәкать микрофон булды.

Йөрәк сүзе

Быелгы “Йөрәк сүзе” бәйге­сендә Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге иясе, филология фәннәре докторы, академик Равил Бикбаевның шигырьләренә зур урын бирелгән иде. Мәсәлән, аның “Чал бөркет хикәяте” исемле күләмле шигырен әниле-уллы Низаметдиновлар укыды. Бу тет­рәткеч сюжетка корылган әсәр, халыкка вулкан ярылгандай көч­ле тәэсир итте. 


Низаметдиновлар сөйли башлауга, экранда канатлары сәхнә буе булып сузылган кара бөркет пәйда булды, ә җирдә – ауга чыккан бүреләр. Бөркет оча, күзли... һәм, кыя биеклегеннән атылып, берьюлы ике бүренең сыртына үткен тырнакларын батыра, алга йөгерүләрен дәвам иткән бүре­ләрнең күзләрен чукып ала, томшыгы белән төеп, башларын канга коендыра. Шул вакыт, түземе төкәнгән ике җан иясе, Ходай әмере беләнме, кискен рәвештә икесе ике якка ташлана. Бөркет исә, батырган тырнакларын тартып ала алмыйча, канатлары каерылып, икегә ярыла... Сүз һәм сурәт. Йөрәктән чыккан йөрәк сү­зенә  халыкның күбесе аягүрә басып кул чапты, “афәрин”, “мәр­хә­бә” кебек тойгыларын яудырды...


“Йөрәк сүзе – 2018” бәйгесе­нең җиңүчеләре Гөлназ һәм Руслан Хайсаровлар тагын Асыл­хуҗа, Йомабикә Ильясова, Зөбәр­җәт Янбирзина, Лилия Сакмар кебек шагыйрьләрнең дә кан белән язылган шигырьләрен яттан укыдылар.


– Безнекеләр! – ди, янымда утырган Мәҗит Гафури исемен­дәге Башкорт дәүләт драма теат­ры артисткасы Илсөяр Газетдинова, Хайсаровлар белән горурланып.


Хайсаровлар былтыр да бәй­гедә катнашып, өченче турга барып җиткән булганнар икән.  Әмма соңгы өч пар арасында кызы Гүзәл Әлибаева белән шагыйрә Зөлфия Ханнанова җиңеп чыккан.


– Үзе язган поэмасын укыды. Бер шигыре аборт ясатып, гөнаһка баткан хатын турында иде. Артистлардан һич кенә дә ким укымады, – ди Илсөяр. – Шулай да артистлар белән, әйтик, тәрбияче, укытучы, музыкант, табиб, йә булмаса башка һөнәр ияләренең сөйләү осталыгын бер бизмәндә үлчәү  бигүк дөрес түгел. Киләчәктә бу турыда уйланырга кирәк, – дип тә өстәде ул.


Зөлфия Ханнанованың халык күңеленә уелып калган ул поэмасы “Кот” дип атала икән. Мин аны Казанга кайткач, опера театрында сатып алган “Мин – башкорт, дип танышыгыз!” исемле китабыннан укыдым. Рәдиф Гаташ әйтмешли, көчле әсәр.


Унике пар, димәк, егерме дүрт кеше, дуэт рәвешендә берсен берсе тулыландырып, дәвам итеп, берсен берсе көчәйтеп, сүз­нең маен чыгарып, шигырь укыдылар.


Сайлап алынган унике пар арасында “Казан утлары” жур­налының 2017 ел, 10 нчы санында “Әкиятсез балачак” исемле повесте белән татар укучысына танытылган яшь язучы Айгиз Баймө­хәммәтов та бар иде. Ул фи­кер­дәше Ислам Төхвәтуллин белән чыгыш ясады. Егетләр, Рәис Түләкнең “Оран”, “Карид” исемле шигырьләрен яттан укып, халыкны өнсез иттеләр.

 

Дулкынлануы безнең белән чәй өстәле янына утырганда да бетмәгән иде әле Айгизнең. Бу талантлы каләм иясенең әсәр­ләре башкорт, татар, рус, чуаш, казах, әзәрбайҗан, монгол тел­ләрендә басылуын, сәхнәләш­терелеп, Башкортстан, Бурят Республикалары театрларында уйналуын журналыбыздагы мәгъ­лүматтан укып белә идек, шуңа күрә күзләребез аңа аерым бер соклану белән текәлде. Алар­ның бүгенге дуэтлары да йөрәк­ләребезне учларыбызга кысарга мәҗбүр итте.


“Шигырьдән генә торган ча­раның бөтен республиканы гөр­ләтүе – шаккаткыч күренеш. Кайчагында ике сәгатьлек концерт­ның да ахырын җиткерә алмыйча, кешеләр арып бетә. Мондый уңыш – бәйге проектының исеме җисеменә туры китереп эшләнү­ендә...” Айгиз Баймөхәммә­тов­ның әлеге фикерләренә без тулысынча кушылабыз.


Залны көчле алкышларга һәм күз яшьләренә төргән тагын бер чыгыш – башкорт теле һәм әдә­бияты укытучысы Гөлфирә Әх­мәтшина белән кызы Гөлфия Ганиеваларныкы булды. Алар Фә­нирә Ибраһимованың “Ничек әйтим?”, “Кичерегез!” исемле ши­гырьләрен укыдылар. Арткы рәтләрдән яңгыраган соклану авазлары, алкышларны узып, алга йөгерде. Көчле кул чабу­лар­ның да тиз генә тынарга исәбе юк иде. Тик рефери әлеге гаилә дуэтының алдагы турга узмавын игълан итте. Шул вакыт, проект авторы Наилә ханым, халык арасыннан йөгерә-атлый алга узды һәм, бәһаләмә әгъзаларыннан гафу үтенеп, халыкның соравы буенча җиңелүчеләр язмышын кабат карауларын үтенде. Моңа каршы бәһаләмә рәисе Олег Ханов конкурсның үз таләпләре барлыгын, нәтиҗәнең гадел булуын, бу парларның “Халык мә­хәббәте” призына лаек икәнлеген әйтеп, игълан ясады.


Кыскасы, чыгыш ясаучылар­ның һәркайсы зур хөрмәт белән искә алуга лаек булса да, һәм­мә­сенә тукталу мөмкин түгел. Шулай да тагын ике парны: әтиле-кызлы Азалина һәм Фәнил Бүлә­ковларны һәм әниле-уллы Розалия Солтангәрәева белән Илшат Мөслимовларны телгә алмау дөрес булмас.
4 нче сыйныф укучысы Азалина Бүләкованың озын-озын ши­гырьләрне бер сүзен дә онытмыйча, төртелмичә сөйләве  сок­ландырды. Туган теленә әни­се генә түгел, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, әтисе дә мәхәббәт тәрбия­ләгән аның күңелендә. Шуңа күрә шигырләрен сөйләгәндә әтисе­нең мөлаем йөзеннән көч алган кебек булды ул.


Әниле-уллы Розалия Солтан­гәрәева белән Илшат Мөсли­мов­лар  “Йөрәк сүзе” проектын ачып җибәрүче пар булды. Башкорт халкының ерак тамырларыннан: дастан, эпос, ри­ваятьләреннән яңгырап килгән моң, киңлек, хөрлек авазы белән башлады алар үзләренең чыгышларын. Йөрәк сүзләре – Ил-йорт, Туган җир, Халык тәнендәге ачы яралар. Башкорт халык авыз иҗатының тирән коесыннан чумырып алынган, телгә, сүзгә, тарихка кагылышлы сөземтәләр... Аларның дуэты “Йөрәк сүзе” проектының дәрәҗәсен дә, бизәлешен дә, җитдилеген дә югары күтәрде.

Шигъри сүз алдында баш ию

Ахырдан сәхнәгә күтәрелеп әйтелгән фикерләр дә ихластан иде. Мәсәлән, бу бәйгене карарга икенче ел рәттән килгән, Чуаш­станның халык шагыйрәсе Рәйсә Сәрби кичерешләренең чиксез зур булуын, Ватанына кайткач, шушы өлгене кулланып, тел мәсь­әләсен ныклап торып күтә­рәчәген әйтте. Казахстаннан кил­гән кунак, казах язучысы Кадыр­бәк Куныпияулы, Татарстан язучылары төркеме җитәкчесе, шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Рәмис Аймәт үзләренең тугандаш халыклар­ның дуслыгына, газиз туган те­лебезгә багышланган ши­гырь­ләрен укыдылар.


Соңгы сүз бәһаләмә җитәк­чесе Олег Хановка бирелде. Ул, кыска һәм мәгънәле итеп: “Учларымда тере йөрәк тибешен тойдым. Халкымның бөеклеген, көч­ле рухын тойдым. /.../ Башкорт булуым белән горурланам!” – диде.


Бүгенге “Йөрәк сүзе”  чын мәгънәсендә ТЕЛ, ТУГАН ТЕЛ бәй­рәме, аның киләчәктәге язмышы өчен биниһая зурдан кубып, уртага салып сөйләшү булды.

Димәк...

Бәйге тәмам. “Йөрәк сүзе”  телепроекты авторы һәм режиссеры, Башкортстан Республика­сының атказанган сәнгать эшлек­лесе, тамашачылар янында да, кунаклар эргәсендә дә очып кына йөрүче Наилә ханым Сәфәр­голова, иңнәребезгә кайнар кулын куеп, килүебез өчен рәхмәт әйтте. Билгеле, юлга чыкканда, Казан тикле җирдән фәкать тамашачы булып баруыбыз сәерсен­дерсә дә, мондый бәйрәмне үз күзләребез белән күреп кайтуыбызга шатландык. Гомердә дә сүнмәс-сүрелмәс тәэсирләр алдык. Күз алдында сылу парлар, тавыш күтәрмичә, тигез ритм белән оран салган авазлар...


Шулай итеп, югарыда бәян ителгәнчә, биш сәгатькә сузылган, әмма йөрәкләрдә онытылмас эз калдырган кичә тәмам булды. Әмма бу кичә, мин белгән, мин күргән гадәти үлчәмнәрдән чыгып, бөтен вөҗүдне биләп, Җиргә, Күккә, офыкларга таралды:


Бу кичә, Йөрәк сүзен бөркет күзе белән дә, былбыл теле белән дә әйтеп булуын аңлатты.
Бүгенге “Йөрәк сүзе”  тапкан сабыйларыбызның бәллүр би­шек­тәгеләрен дә, чүплектә­ге­лә­рен дә сәхнәгә чыгарып “бас­тыр­ды”.
 Бүгенге “Йөрәк сүзе” – акбүз атларында илен саклап яу чапкан башкорт яугирләренең таш баскан башлары турында да, исән кайтканнарының ил табынындагы сыек ашлары турында да сөйләде.
Бүгенге “Йөрәк сүзе” – башкорт халкының шигырь калыбына салынган асыл тарихы да иде!
Димәк, күршеләребездән үр­нәк алып, безгә дә Галиҗәнап ШИГЫРЬгә сүз бирәсе генә кала...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 26, 22.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!