ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 40, 20.03.2019/

Ялкаулар помидоры

 

Узган елның шушы чорында кибеттә орлыклар сайлап йөргәндә, ирексездән, ике хатын-кызның сөйләшүенә колак салырга туры килде. Олырагы яшьрәгенә, бакчада эшләргә вакыты җитмәүчеләргә яисә бакча рәтенә әле төшенеп кенә килүчеләргә помидорның штамб сортлысын утырту бик уңайлы, дип “сайрый”.

ss1

Янәсе, әл­лә­ ни зур тәрбия дә таләп итми, уңышны да мулдан бирә. Озак уйлап тормастан, мин дә шундый орлык капларының берсен кәрҗи­немә шудырдым. Әлбәттә инде, утырттым һәм моңа һич тә үкенмәдем. Шуңа күрә, үзем кебек, бакча мәсьәләсендә әле байтак әйберләрне белмәүчеләр “Серле сандык” кушымтасын укучылар арасында да бардыр, дип уйлап, шушы сортлар белән якыннанрак таныштырмакчы булдым.

 
Агачка охшап тора

 
Штамб сортлы помидор үсен­теләренең һәммәсе 25-60 см биек­лектәге кечерәк кенә куак рәве­шендә үсә. Вакыты җиткәч, үзе үк үсүдән туктый. Үсентенең тамырлары көчле булса да, ти­рәнгә китми. Ботаклары гадәти помидорныкына караганда азрак. Штамб агач кәүсәсенә охшап тора: тәбәнәк кенә ботакларындагы шау помидор агач ябалдашын хә­терләтә. Үсентенең очын чеметеп, “үги” ботакларын кисеп мәшә­кать­ләнәсе дә юк. Аннан килеп, мондый сорт төрле авыруларга һәм табигать көйсезлекләренә дә бирешми. Нибары 5-6 ботагына, әмма берьюлы бик күп помидор (эре түгел, әлбәттә, авырлыгы 150 граммнан артмый) төшә һәм бетә дә.

 
Тәмлетамак башкасын сайлый


Инде әйтеп үткәнемчә, штамб сортлары иң элек артык мәшәкать китермәве, иртә өлгерүе ягыннан бакчачылар күңеленә хуш килә. Шул ук вакытта, әйтергә кирәк, бу сорт тәмлетамаклар өчен түгел. Тәме ягыннан эре сортлы помидорлардан калыша, ягъни. Тозлау, консервлау өчен бик әйбәт. Ә инде иң зур өстенлеге – иң беренче өлгерүе!

 

Шәхсән минем үземә штамб сортының уңышны берьюлы биреп бетерүе һәм инде җәй уртасында ук “сафтан чыгуы” бик үк ошап җитмәде-җитүен. Моннан тыш – ваграк та. Шуңа күрә бөтен бакчага шушы томатны гына утырту дөрес булмас. Башкалары өлгергәнче ашау өчен генә утыртылса, шул җитә.


Ай ярымнан – бакчага


Туфракка утыртканчы, үсен­те­нең ай ярым чамасы тәрәзә тө­бендә үсеп утыруы кирәк. Кагый­дә буларак, нечкәреп, озынаеп үсми. Шулай да тишелеп чыкканнан соң күп яктылык сорый.


Инде әйткәнебезчә, әлеге томатларның тамыры тирәнгә китми. Шуңа күрә туфракның өске катламы һәрвакыт дымлы булып торырга тиеш. Моның өчен помидор төбен мүлчәләргә кирәк. Бу очракта туфракны йомшартып тору зарурилыгы да юкка чыга.


Инде утыртканда ук штамб помидорны ашлау әйбәт: һәркай­сының төбенә ике-өч стакан черемә һәм бер уч көл салынса, шул җитә. Юкса соңыннан ике тапкыр тукландырырга кирәк булачак: үсентене утыртканнан соң 10 көн узгач сыер тизәге яки чүп үләннәр төнәтмәсе белән һәм тагын ике атнадан соң – көл белән. Томатларның үсүенә карап, аскы яфракларын, ә инде кызара-өлгерә башлагач, кояш нурлары төшүгә комачаулаган яфракларын өзеп ташлау әйбәт.


Штамб сортлары һәм гибридлары – бик күп төрле. Безнең полосада әйбәт үсә торганнары: Алтаечка, Альфа, Амур штамбы, Бе­логорская сливка, Бетта, Чел­нок, Ямал һ.б. Аларның кай­берләрен хәтта таякка бәйләп маташасы да юк. Помидорлангач та, аумый-түнми – гүя каравылдагы солдат кебек төп-төз “басып” тора!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 26, 22.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!