ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Бу – соңгы Олимпиада түгел

 

Икенчесе булмады. Якташыбыз Евгения Тарасова команда ярышларында иптәшләре белән көмеш медаль яулады, ә кичә спорт парлары турнирында җиңүчеләр арасына керә алмады. Казан кызының спорттагы язмышы турында аның беренче тренеры Геннадий Тарасовның тормыш иптәше, Татарстанның фигуралы шуу федерациясе генераль секретаре Елена Тарасова белән сөйләштек.

6-1
rsport.ru

 

– Евгениянең чыгышын караганда күз яшьләремне тыя алмыйм. Ирем искә төшә дә елап җибәрәм. Кичә исә еламадым. Башта бик борчылсам да, аннары тынычландым. Алар бит бер көмеш отты инде. Команда ярышында икенче урынны яулау өчен үз­лә­реннән зур өлеш керттеләр. Спортта һәрвакыт яхшы итеп чыгыш ясап булмый. Ике тапкыр булдырдылар, өченчесендә килеп чыкмады. Бозга соңгы булып чыгулары да йогынты ясагандыр. Ничек кенә булмасын, Евгения Татарстан фигуралы шуучылары арасында бу дәрәҗәдә уңышка ирешкән беренче спортчы булды. Ә Олимпиада дүрт елдан тагын булачак әле.


– Евгенияне кечкенә чагыннан беләсез. Ул вакытта бүгенге хыяллар бар идеме?


– Ирем үзенә йөргән бала­лар­ның барысын да бик яратты. Евгения дә аңа бик тартылды. Бәлки, әтисез үскәнгәдер. Ирем бу балага бик өметләнде, аның уңышка ирешәчәген сизгән, ахрысы. Әмма артыгын мактап, шәкертләрен боза, әти-әниләрнең башын бутый торган кеше түгел иде. Андый тренерлар да бар бит. Аның өчен уңы­шының нигезе тырышлык белән бәйле иде. Игътибар итсәгез, Евгения биек сикерә. Бу – балачакта салынган нигез. Хәтерлим әле, бер елны аның шәкертләре Мәс­кәүдә узган Дөнья чемпионатын карарга барган иде. Евгенияне әнисе җи­бәрә алмады. Шуңа күңеле төшкән балага ирем болай дигән иде: “Күрерсең, син Дөнья чемпионатында үзең чыгыш ясаячаксың”. Менә бит сүзләре рас килде. Хәзер инде Евгения үзен матди яктан тәэмин итәрлек кеше булып үсеп җитте. Әнисенә дә ярдәм итә дип беләм. Ул вакытта исә авыррак иде.


– Спортта авырлыклар чыныктыра. Бәлки, Евгениягә әнә шул да ярдәм иткәндер?


– Ничек кенә авыр булмасын, әнисе кызлары өчен барысын да эшләргә тырышты. Ул вакытта Казан читендәге Дәрвишләр бистә­сен­нән кала үзәгендәге Спорт сараена шәһәр транспорты белән күпме килгәннәрен хәтерлисезме? Көн саен бит бу. 1998 елдан бирле. Башта ул Вячеслав Головлевта шөгыльләнде. Спорт сыйныфына өметле балалар гына сайлап алына. Евгения дә шунда эләкте. Ул вакытта Спорт сараенда хоккейчылар да, фигуралы шуучылар да бар иде. Барысына бер шугалак. Җит­мәсә, Президентның Чыршы бәй­рә­ме, Авыл хуҗалыгы көне, бөтен зур чаралар да шунда уза. Ничек бүлешеп бетермәк кирәк бер бозны? Фигуралы шууга иң соңыннан гына эләгә. Шуңа күрә урын булу белән спорт сыйныфына балаларны чакыра идек. Әнисе иртәнге сигезгә алып килә, кич кенә килеп ала. Мәктәптән соң Спорт сараенда калалар. Берәүләрне иртәрәк килеп алалар, ә икенчеләре төнгә кадәр шунда. Евгения – әнә шулар арасында. Баланың аптырап йө­рүен күргәч, ирем аны зурлар белән дә бозга чыгара башлаган. Анысы да кызның үсешенә йогынты ясамый калмагандыр. Әлбәттә, болар хакында вакыт узгач кына беләсең. Евгения үзе дә кечке­нә­дән тырыш булды.


– Парлы чыгышка күчеше ничек булды?


– Аны 12 яшьтән үк чакыра башладылар. Аннары үзе дә шул төргә тартыла башлады. Егетләр белән кызыксыну дисезме. Юк-юк, ул бик тыйнак бала булды. Егетләр турында уйлап башын катырмады, бәлки, шуның өчен уңышка иреш­кәндер дә. 13 яшендә “өчле” сике­рүләрнең барысын да ясарга өй­рәнеп беткән иде инде. Алга таба нәрсә эшләр бу бала, дип уйлаганым әле дә хәтердә. Аннары олыгаю чоры башланды. Мондый сынау аша уза алмаган танылган спортчылар да бар. Елизавета Тухтамышева, Юлия Липницкаялар кайда хәзер? Алар әнә шундый авыр чор кичергән арада кечке­нәләр куып тота да, узып та китә. Евгениянең дә авыр вакытлары булды. Бәлки шул да парлы чыгышка күчәргә этәргәндер. Әлбәттә, чакыручылар да булды. Егетләр үзләренә Евгения кебек җыйнак кызлар эзли бит. Башта каршы килдек. Әнисенең дә баласын читкә чыгарып җибәрәсе килмәде. Сөй­ләшеп карадык, тынычланыр дип уйладык. Кая ул?! Инде җибәрәбез икән, ышанычлы урын табарга дип килештек. Татарстанның фигуралы шуу буенча Олимпия резервлы спорт мәктәбен барысын да белешеп сөйләшкәч кенә, Евгения Мәскәүгә китте. Аны Нина Мозерга ышанып тапшырдык. Бу тренерга шикләнеп караучылар да булгандыр, ә нәтиҗәсен үзегез күрәсез.


– Кире Татарстанга кайтуы гына җиңел булмады...


– Башта Евгения Татарстан һәм Мәскәү өчен чыгыш ясады. Ике төбәк арасында махсус килешү төзелде. Аннары ул килешүнең вакыты чыкты, фигуралы шууда Татарстанда кешеләр алмашынды, Тарасова кирәкме дигән сүзләр дә ишетелде. Соңыннан, билгеле булганча, Татарстан параллель зачеттан баш тартты: спортчы бер генә төбәк өчен чыгыш ясарга тиеш булды. Әнә шундый билгесез­лек­тән соң, шөкер, Евгенияне барыбер үзебезгә кире кайтару турында карар кабул иттеләр. Мәсьәлә бик тиз хәл ителде. Үзенең дә кайту теләге бар иде. Ул бит Татарстан белән беркайчан да араны өзмәде. Кызлар белән аралашып торды.


– Кызлар димәктән, Сезне Евгениянең икенче әнисе дип атаучылар да бар.


– Аның үз әнисе дә бик яхшы кеше. Әлбәттә, һәрвакыт аралашып тордык. Киңәшләшкән вакытлар да күп булды. Мәскәүгә китәргә җыенуын иң беренче булып мин белдем. Әнисе белән әле дә якыннан аралашабыз. Кызым белән дә аралары яхшы.


–  Алайса, Олимпиада алдыннан булган шау-шуны да ничек кичергәнен беләсездер.


– Күптән түгел кызымның әй­берләрен барлап утырганда бала чагында дуслары тутырган көндә­лек килеп чыкты. Анда 11 яшьлек Евгения Олимпия чемпионы булырга хыяллануын язган. Моның өчен барысын да эшләде ул. Тырышырга, күп нәрсәдән баш тартырга туры килде. Мәскәүдән елап шалтыраткан вакытлары да булды. Барлык сынауларны узып, хыял тормышка ашасы Олимпиада килеп җитә, ә сиңа тоталар да, бар­мыйсың, диләр. Күз алдына китерәсезме? Аларның ни гаебе бар? Фигуралы шууда нинди допинг булсын?! Декабрь башында Халыкара Олимпия комитетының Россия җыелма командасына карата карары билгеле булыр-булмас Евгенияне телевидениегә чакырганнар. Гадәттә, аларны матур тапшыруларга дәшәләр. Барып утырган болар да ике чебеш кебек. Ә тегендә җыелышканнар да Олимпиадага бару-бармау турында гәпләшәләр. Спортчыларга ни эшләргә кирәклеген хәл итәләр, янәсе. Гафу итегез, көне-төне бозда яткан күпме кызның бала таба алмаганын белә микән ул белгеч­ләр? Үз эшләре белән генә шөгыль­ләнсеннәр иде дә бит. Бездә бит спортчыларны яхшы булганда мактыйлар, кулда күтәреп йөри­ләр. Бераз ялгыштымы, таптый башлыйлар. Ярыш­ларның дәвам иткәнен, спортчы­ларның әле тагын чыгыш ясыйсы турында уйлап та карамыйлар. Әле ярый, алар бу хәбәрләрне үзләре укымый.


– Бу вакыйгалардан соң Олимпия Уеннарын күзәтергә теләк калдымы?


– Дөресен әйтәм, элеккечә үк түгел. Фигуралы шууны карыйм инде, башка чарам юк. Мин гадәттә финал ярышларын күзәтергә тырыша идем. Тик иң яхшы спортчыларны кертмәделәр, моны махсус эшләделәр бит. Ничек кенә чиген­сәк тә, нинди генә шартларга риза булсак та, барыбер кысачаклар иде. Шуңа күрә, иң мөһиме, абруйны югалтмаска кирәк булды. Спорт­чыларны җибәреп дөрес эшләдек дип уйлыйм.


– Офыкта яңа чемпионнар күренәме?


– Өметле балалар бар. Әмма аларны үстерү өчен бик тырышырга кирәк әле. Аннары алар бит көн саен туып та тормый. Татарстанда фигуралы шуу юнәлешендә 20дән артык спорт мәктәбе, 5 клуб эшли. Бездәге кебек 40тан артык боз сарае беркайда да юк. Хоккейга бирелгән игътибар­ның уннан бере генә булса, бе­ләсезме, ниләр эшләнер иде? Ә бит хоккейчылар Олимпия уеннарында, күп дигәндә, бер медаль ота ала. Ә фигуралы шуучылар бишне алып кайтырга мөмкин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 26, 16.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр