ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

Кәефсезләнмә!

 

Әйбәт йөрү өчен машинага сыйфатлы бензин ничек кирәк булса,  кешегә дә, стресска каршы тору, тормышта өзеклекләрсез алга таба бару өчен, дөрес туклану мөһим. Күңел төшенкелегеннән котылу, шат күңелле булу өчен нәрсәләр ашарга соң?

4-2  
Кәеф төшкәндә, аеруча гүзәл затларыбыз, углеводларга бай булган татлы күмәчләр, пирожный, шоколад, кәнфит ише тәм-томнарга ябыша. Очраклы гына түгел: мондый ризык организмда бәхет гормоны – серотонин бү­леп чыгаруга ярдәм итә һәм, чыннан да, кәефне яхшыртып җибәрә. Әмма, белгеч­ләр әйтүенчә, стресс­ны файдалы ризыклар белән җиңәргә кирәк. Болар –  иң элек триптофан дигән аминокислотага бай продуктлар – каты сыр, сөт, күркә ите, йомырка, хөрмә җимеше, шоколад. Шулай ук сардина, сөләйман балык, форель кебек майлы балыклар да төшенкелектән котылырга ярдәм итә. Аларның сос­тавындагы омега-3 кислотасы күңел халәтенә уңай йогынты ясый. Әстерхан чикләвеге дә бу матдәгә бай. Омега-3 кислотасы баш миен­дәге нерв күзәнәкләрен саклый, кан басымын тиешле күрсәт­кечтә тотуга ярдәм итә. Моннан тыш С витаминына бай җимешләр – әфлисун, киви, кара карлыган  бик файдалы.  Белгечләр аларны, стрессның дош­маннары, дип атый хәтта.

Банан һәм сыр


Болары бөтенләй дә табигый антидепрессантларга кертелә. Ба­нанның татлы йомшагы организмда серотонин матдәсен барлыкка китерә. Анда стресска каршы бик шәп чара – В төркемендәге витаминнар бихисап. Белгеч­ләрнең ышандырып әйтүенчә, көн саен берәр банан ашаган очракта сагышлану, эч пошуларга юл ябыла. Ә сырда А һәм Е витаминнары күп. Шул ук вакытта бу ризыкның йокыга уңай тәэ­сире гаять зур. Галимнәр төнгә кечерәк кенә бер кисәк сыр ашап ятарга киңәш итә. Тик кечкенә кисәкне генә, чөнки калорияле ризык.


Кыскасы, стресска каршы иң шәп көрәшүчеләр – А, В һәм С витаминнары. Инде әйтеп үткәне­безчә, В төркемендәге витаминнар нерв системасына бәлзәм сипкәндәй йогынты ясый. Ә инде аларның җи­тешмәве күңел тын­гысызлыгына, хәлсезләнеп калуга китерергә мөм­кин. Икмәк, ярмалар, борчак, чик­ләвек, йомырка, балык, майсыз ит В витаминына бай.


Ә С витамины – көчле антиоксидант.  Стресска каршы торудан тыш, кан ясалу өчен дә кирәк. Тагын шунысын белеп тору мөһим: организмда үзе барлыкка килми, шуңа күрә  һәр көн саен аны тук­лану рационына кертү шарт. Бу витамин цитрус үсемлекләрендә, помидор, кызыл борыч, яшел тәмләткечләрдә күп. Ә инде А витамины чыганаклары – алма, кишер, бавыр, кабак, петрушка, шпинат. Әлеге витамин күзлә­ребезне, тән тиресе һәм лайлалы тышчаларны тәртиптә тоту өчен кирәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 25, 20.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!