ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 26, 21.02.2018/

Бер гасыр элек чыккан газета кемнәрдә саклана?

 

 Барысы да “Татарстан – Яңа Гасыр” каналының “Татарлар” тапшыруыннан соң башланды. Әлеге тапшыруда Әлфия Җәмилова йорт сүткәндә матчадан гарәпчә язылган газета табуы турында сөйләде. “Йөз ел элек” рубрикасын алып баручы Илсур Нә­фый­ков исә, әлеге газетаның йөз ел элек чыккан “Эш” газе­тасының беренче саны булуын хәбәр итте.

1-1

Халыкта тарихи китаплар, кулъязмалар әле дә бар, алар галим­нәргә өйрәнү өчен менә дигән җирлек, диде ул. Тапшыру бездә дә кызыксыну уятты. Бәс, шулай булмый –ни, “Эш” – “Ватаным Татарстан” газетасы бит инде ул! Ә аның беренче саны Татар­станның бер генә китапха­нәсендә дә юк иде әле.
Әлфия ханым табылдыкны КФУның фәнни китап­ханәсенә тапшырды. Без, басмабызның беренче санын күрергә дип, шунда юл алдык.


Моннан биш ел элек газетаның беренче санын табып, аны кабат бастырырга уйлаган идек. Ләкин Татарстан китапханәләре, архивларында эзләнүләребез бернинди нәтиҗә бирмәде. КФУ китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә Үзәк мө­селман комис­са­риа­­ты­ның көндәлек, сәяси, әдәби һәм иҗтимагый газетасы буларак оешкан бас­маның төп­ләмәсе 2 нче саннан гына башлана. Биредә газетаның 1918 – 1920 елларда чыккан 418 саны бар. Китап­ханә­ләрдә дә булмаган беренче сан халыкта ничек сакланган? Бәлкем ул оригинал түгел, күчермә генәдер?


Хикмәт шунда: моннан биш ел элек без “Эш”нең беренче саны күчермәсен Санкт-­­Петербург ки­тапха­нә­сеннән соратып алдык һәм, газета кушымтасы буларак, ничек бар – шулай бастырып чыгардык. Хәер, күчермәгә азрак үзгәреш кертелде. Чөнки аның үлчәме безнең газетаның үлчәменнән зуррак иде.  Шулай итеп беренче сан хәзерге “ВТ” үлчәмендә чыкты. Әлфия ханым тапшырган газета да шул үл­чәмдә. Кояшта саргайганлыктан, ул ки­тапханә хез­мәткәрләрендә бернинди шик уятмаган һәм аны төп­ләмәгә беренче сан буларак урнаштырганнар да. Күчер­мәне оригиналдан аерырга Санкт-Петербург ки­тапханә­сенең мөһере ярдәм итте.
Ул беренче биттә га­зе­таның исеме тирәсендә урнашкан. Шулай итеп, Әлфия ханым бүләк иткән газе­таның күчермә булуы һәм “ВТ”ның моннан 5 ел элек нәшер ителгән кушымтасы булуы ачыкланды.


Боларны ни өчен тәф­силләп яздык соң? Чөнки соңгы вакытта “миндә газе­таның беренче саны саклана” дип шалтыратучылар бер Әлфия ханым гына түгел. Мондый очракта газетаның үлчәменә һәм беренче бит­тәге мөһергә игътибар итәр­гә кирәк. Шулай ук кәгазьнең тыгызлыгын да карагыз. Йөз ел элек басылган кәгазь шактый юка...


Шулай да фәнни китап­ханәдәге сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге шәрык секторына сәфәре­без бушка булмады. Без кабат беренче санда чыккан хәбәрләрне укыдык. Беренче мөхәррир­ләр, хәбәр­челәр турында белештек.


Баш библиограф Рәйсә Шәрәфиева әйтүенчә, татар эшчеләренең үзәк газетасы закон һәм декретларны халыкка ирештереп тору өчен кирәк була. Аның беренче мөхәррирләре һәм хәбәр­челәре – Вәли Шә­фигуллин, Сәлах Атнагулов, Садри Җә­ләл, Хәсән Исхаков, Габдрахман Кәрам һәм башкалар.
Беренче сан Сөембикә манарасына ай кую турындагы хәбәр белән башлана. Аннан шул чорның катгый карарлары урын алган. Әйтик, Мирсәет Солтангалив имзасы белән чыккан карарда чәй­ханәләрдә исерткеч эчем­лекләр сатучыларга каты җәза бирелүе турында әйтелә. Аларның мөлкәте тартып алыначак, үзләре җаваплылыкка тартылачак. Исерекләр дә каты җәзага тартыла. Күпчелек язмалар исә берләшергә чакыра. Шулар янәшәсендә дошман-провокаторларны фаш итү, иң явыз дошман – чит илдә, дип аңлатулар басылган. Газетаның язылу бәясе дә бар. Еллык бәясе – 290 сум, бер саны – 2 сум 50 тиен.


Һәрбер санда диярлек Мирсәет Солтангалиевнең зур-зур мәкаләләре басылган. Алдагы саннарда нә­шер ителә башлаган яңа газеталар турында да игъланнар бар. Мәсәлән, 2 нче санда Харьковта “Җәнүб тавыш” (“Көньяк тавышы”) дигән газета чыга башлавы турында хәбәр урын алган. Газетада рубрикалар аз. Башлыча нотыклар, хәбәрләр, декретлар чыккан.


Мөхәррирләре һәм язы­шучыларының күпчелеге аяныч язмышка дучар булган. Әйтик, Вәли Шәфи­гул­лин – мөселман социалистлар комитетын оешты­ру­чыларның берсе. 1918–1920 елларда “Эш”, “Эшче”, “Татарстан хә­бәр­ләре” газеталары мөхәр­рире. Нә­шир­лек эшен дә башкарган, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире дә булган. Кыска гына гомере эчендә шактый эш башкарган. 1934 елда ул, троцкичылыкта га­епләнеп, кулга алына, 1939 елда атып үтерелә. Аңа нибары 35 яшь була...


Галим Җәүдәт Миңнул­лин татар егетләренең “дөнья революциясе” дигән теория белән мәш килүләре турында сөйләде. Моңа беренче саннарда ук ишарә бар. Әйтик, башта газета Казан республикасы мөсел­ман комиссариаты органы дип чыга. Фәкать 64 нче саннан соң гына Казан губерниясе органы дип нәшер ителә башлый. Галим, бу “Идел-Урал” штатын юкка чыгару өчен эшләнә, дип аңлата. Ни өчен үзләре үк төзергә омтылган штатны юкка чыгарырга теләгән­нәр соң? Җәүдәт Миңнул­лин болай аңлата: “Мирсәет Солтангалиев милли республикага килүне вакытлы хәл дип караган. Шунысы аяныч. Чөн­ки егетләр яшь, политологик белемнәре сай, сәяси эшчәнлек тәҗ­рибәсе аз. Урысларда хәл башкача. Анда сәяси пар­тияләр күп, алар сәяси эшчәнлек белән күптән шөгыльләнә. Татарлар февраль революциясенә масштаблы оешмаларсыз килеп керәләр. Хәйрия юнәле­шендәге, хатын-кыз, яшь­ләр, мәдәни-агарту оешмалары гына була, милли оешмалар булмый. Шуңа күрә 1917 елның мартында Фатих Әмирхан Иттифак партиясен яңадан торгызу идея­сен күтәреп чыга. Ләкин ул тормышка ашмый кала”.


Газетаның тарихы – тулы бер чор тарихы. Аны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 22, 14.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр