ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 19.02.2019/

Ябылу түләүдән коткармый


Эшләп торган оешма ябылган очракта, андагы хезмәткәрләр, эшсез калып, урамга чыгып ки­тәр­гә мәҗбүр була. Бүген чыгып киттең дә иртәгә эшле булдың түгел бит әле. Эшсез калган кеше­нең акча ягы да кысыла. Аларга яңа эш эзләгән дәвердә элек хезмәт куйган оешмасы акча түләп торырга тиеш, хәтта җитәкчеләр ябылу турында документлар рәс­миләштерергә өл­гер­сә дә.

1-2

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Гражданнар кодексына шундый төзәт­мәләр әзер­ләгән. Әлеге документ җә­мә­гатьчелек фикерен өй­рәнү җәһәтеннән басылып та чыккан. Россия Конституция судына Саратовта яшәүче бер яшь әни мөрәҗәгать итә. Ул 2016 елда декрет ялына ка­дәр эшләгән компания ябылу сәбәпле, эштән җибәре­лүе хакында яза. Бу ханым баласына яшь ярым булганчы өйдә утыра, кыскартылуга эләккәннән соң, бер оешмадан икенче оешмага йө­реп, эш эзли. Кечкенә баласы булган ананы эшкә алырга теләүче табылмый. Хатынга элеккеге эш урыныннан да ярдәм оештырылмый. Балага пособие түләнми, эш юк, хезмәт хакы юк. Мондый хәлдә ничек җан асрарга? Баланы бакчага бирсәң, анда йөрткән өчен ай саен акча чыгарырга кирәк. Кыскасы, кечкенә сабые булган ана үзен чоңгылга эләккән­дәй хис итә: уңга тартылсаң да, чыгу юлы күренми, сулга карасаң да... Шуннан соң, хокукларын яклап, Конституция судына барып җитә.    

   
Хезмәт министрлыгы Гражданнар кодексына тө­зәтмәне шундый четерекле мәсьәләләрдән чыгу юлын эзләү җәһәтеннән эшләгән. Закон проектында хезмәт­кәргә кайсы очракта закон нигезендә гарантияләнгән акча тиеш булуы язылган. Россиядә 2018 елда гына да 81,8 мең оешма юкка чыккан. Халыкны эш белән тәэмин итүче мәшгульлек үзәкләренә 3,1 мең оешма үзләрендәге 12,7 мең хез­мәткәрнең эш урыннарын бушатуын хәбәр иткән. Га­мәлдәге кагыйдәләр буенча, оешма ябылганнан соң, урамда калган эшче ике ай дәвамында уртача хезмәт хакына өметләнә ала. Аңа эштән гариза язып киткән көннән башлап, ике ай дәвамында акча түләнергә тиеш. Кайбер оешмалар бик аз вакыт эчендә барлык кәгазь эшләрен төгәлләп, юкка чыгалар. Ул чагында тиешле акча да түләнми дигән сүз. Яңа төзәтмәләр кабул ителгәч, оешма җи­тәкчелеге мондый җавап­лылыктан кача алмаячак. Аны контрольдә тоту бүтән күзәтчелек органнары бе­лән берлектә Хезмәт минис­трлыгына да йөкләнгән. Алар оешма ябылу сә­бәпле эшсез калган хезмәт­кәр­ләргә яңа эш урыннары табарга да ярдәм итә. Кайсына эш тәкъдим итәләр, кайсын укыталар.      

 
Татарстанда байтак еллар инде өч яшькәчә баласы булган хатын-кызларны бушлай яңа һөнәргә укыталар. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мат­бугат хезмәте мәгъ­лү­матлары буенча, 2012 елдан башлап, әлеге категория буенча 6,4 мең хатын-кыз төрле һөнәр үзләш­тер­гән. Быел 900 ананы укыту планлаштырыла. Кем­дер үз белгечлеге буенча һөнәри белемен ныгытса, кемдер яңа һөнәр үзләштерә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 24, 19.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!