ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 23.05.2018/

Җилләрдә сынмаган җилкән


Фәнис Яруллинның иҗатына битараф кеше юктыр ул татар халкында. Шигырь-җырларын тыңлап, сәхнә әсәрләре, юмор-сатирага корылган көлкеле язмаларын һәм хикәяләрен укып берничә буын үсеп җитте. Күп­лә­ребезгә, шөкер, халык шагыйре, драматург, язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты белән сөйләшеп-фи­кер­ләшеп калырга насыйп булды. 

4-1
Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган “Җилләрдә сыналган җил­кән” кичәсен Фәнис абыйсыз гына үткәрдек. Бу көнне аның тормыш терәге, иҗа­тының маягы булган Нурсөя апа Яруллинаны зурлый алдык. Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова аңа Татарстан Респу­бликасының “Фидакарь хез­мәт өчен” медален тапшырды. Шушы еллар эчендә язу­чының туган ягы Баулы тө­бәгендә алар­ның мәхәббәт һәм тугрылык образын гәү­дәләндереп, Ну­р­сөя апа әйт­кәндәй: “Фәнис­не синсез күз алдына китереп булмый”, – дип, икесенә бергә һәй­кәл дә куйдылар. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин районда: “2018 ел Фәнис Яруллин елы”, – дип игълан ителгә­н­леген белдерде. Мәктәп­ләрдә, балалар бакчаларында һәм мәдәният йортларында якташлары иҗатына ел дәва­мында зур урын биреләчәген әйтте. Бәйрәм кичендә Баулы якташлык җәмгыяте рәисе Нурислам Хәбипов Фәнис Яруллинны җылы сүзләр белән искә алды. “Ул бервакытта да үләм дип яшәмәде, һәрчак күңел күтәренкелеге, тормышка мәхәббәт хис­ләре белән гомер кичерде. Әсәр­ләрендә туган ягын олылап, Баулы төбәген татар халкына танытты ул. Четерекле кеше иде, аның җаен Нурсөя апа гына белә иде”, – дип сөй­ләде. Әдәби кичә бер сулышта узып та китте. 


Иҗатка килгәндә, шагыйрь турында саллы фи­кер­ләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Ра­зил Вәлиев, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җит­керде. 9 сыйныфта укучы, шигырь җене кагылган яш­үсмер егетнең “Иж” мотоцик­лына утырып икенче яшь шагыйрь янына танышырга шифаханәгә баруы күңелдә калды. Бу хәлләрне Разил Вәлиев эчке бер тетрәнү белән сөйләде. “Оптимистик рухлы, җор телле иде. Беркайчан зарланып, сыкранып сөйләмәде. Үзе шундый хәл­дә булса да, кеше кайгысын кайгырта алды. Затлы, зыялы шагыйрь иде”, – дип искә алды ул, Фәнис Яруллин иҗа­тына бәя биреп.


Әйе, Фәнис Яруллин төр­ле жанрда эшли алды. Күп кенә язучылар үтеп керә алмаган темаларны күтәреп чыкты. Дөресрәге, сәламәт кешеләр дә булдыра алмаган эшләрне башкарды ул. Укучысына берсеннән-бер­се үзенчәлекле әсәрләр язып, китаплары табадан төшеп торды. Моны шулай дип әйтү генә җиңел, һәрбер әсәрен язар өчен аңа бик күп көч кирәк булды. Тик моны ул беркайчан беренче күргән, беренче тапкыр оч­рашкан кешегә сиздер­мәде. Озаграк Фәнис абый янына йөри торгач, аларның шактый гына проблемалар эчен­дә калганын да күреп аласың. Моны китап чыгарганда, фатир юллап йөр­гәндә, Нурсөя апа­ның туган якларына кайтып килергә, хастаханәгә барырга кирәк булып, Фәнис абый янында калырга кирәк булганда да, белеп аласың. Иҗат­тан тыш тормышның бетмәс-төкән­мәс мәсьәлә­лә­рен чиш­кән­дә бер-берсенә терәк булырга кирәк иде шул аларга. Язучылар, иҗат әһел­ләре, нәшрият директорлары бе­лән шактый күп аралашты ул. Әмма терәк булырлыклары гына сирәк булды дип беләм. Тормышның якасына ябышырга, яшәр өчен дә үзләренә көрәшергә туры килде. Дөресен генә әйткән­дә, бу дөньяның мең дә бер мәшәкатен чишә-чишә дә арыган чаклары шактый булды аларның. Моны без “Хәтер төпләрендә утлы кү­мер” китабын кулга алгач, тагын бер кат инандык. Шу­ның өстенә Фәнис абый яткан җиреннән генә баш­ка­ларның борчуларын чишәр­гә, әллә нинди кайгы-хәсрәт­ләр сөйләргә килгәннәргә ярдәм кулы да сузарга, аларны юатып, яшәргә көч биреп кайтара иде. Аның янына баргач, авыру шагыйрьне тү­гел, ә рухи ныклыкка ия булган кешене күрәсең. Си­нең вак-төяк мәшәкать­лә­рең дә юкка чыга. Әнә шу­лай Фәнис абый янында барысын да сөйләп бирәсең, аннан ул үзенең киңәшлә­рен, проблемадан чыгу юлларын күрсәтә. Ул турыдан бәреп дөресен әйтә, аңа шуның өчен үпкәләп тә булмый иде.


“Фәнис бик күп эшли иде. Яза, төзәтә. Көндәлек­ләрне үзе редакцияләп чыкты. Үзе исән чакта әзер­ләнгән шигырь китабына өр-яңа ши­гырьләрен кертеп калдырды. Аның бөтен китабында яңа әсәрләре генә туп­ланды. Бүген Сәвия бе­лән архивларын барлыйм. Том-том булып чыгачак китаплары нәш­риятка бирерлек әзер тора. Аның тырышлыгы белән, далада калса да, йорт салып чыгарга була, шундый көче бар иде”, – дип сөйли Нурсөя апа. Заманында Нурсөя апа­ның бертуган сеңлесенең кызы Сәвиянең Фәнис абыйларда яши башлавы үзе бер вакыйга булды. Берзаман бу йортта Сә­виядән башка тормыш бармаган кебек тоела башлады. Сәвия үзе дә фән­ни эшләрен тулысынча Яруллин иҗа­тына багышлады дип беләм.


Нурсия апа уңган ху­җабикә буларак еш кына өй­дә таба исе чыгара. Ишекләре һәрвакыт ачык. Әгәр дә аш-су янында кайнашырга һәвәс хатын-кыз килсә, Нурсөя апа рәхәт­ләнеп кухнясын калдырып чыга иде. Бер үк вакытта алар­ның үзләренә булган аз гына илтифатка да уңай­сыз­ланулары еш кына га­җәп­ләндерде. Фә­нис Ярул­лин­нарга барып йөргәндә алар башкаланың квартал ягында торып, фатирлары да өске катта иде, дип истә калган. Ә үзләре җайлы гына фатир өмет итеп, хыялла­ры­ның тормышка ашуын кө­теп яшәү­ләрен бе­ләм. Ә күңел те­ләгән фатирлы булып та, телефонсыз калулары аерым бер тарих. Өй телефонына бас­ка­лап-бас­калап номер җый­ган язучыга кесә телефоны үзе бер җәфа булгандыр. Ә бит шул куллары белән аның ка­лә­меннән йөзләгән шигырь, пьеса, проза әсәр­лә­ре, га­зета-журналлар өчен мә­ка­ләләр туган. Әнә шундый батырлык-чыдамлык үр­нә­ге ул безнең өчен Фә­нис абый. Күпме укучыларын ышык­ландырган җил­ләр­дә сынмаган җилкән ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 22, 14.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!