
/№ 24, 19.02.2019/
Кер юдың да су эчтең...
Галимнәр дөньяның сигез илендә, шул исәптән Россиядә яшәүчеләрнең анализларында пластик кисәкчекләре тапкан. Кешелек “яшел”ләрнең пластик савыт-каплар куллануны киметүгә өндәүләренә шуның кадәр күнекте, хәтта аларны ишетми дә башлады. Кайберәүләр, гомумән, планетаны пластик белән чүпләү куркынычы – уйлап чыгарылган куркыныч кына, тере табигать дөнья океанына эләгүче миллионнарча тонна пластикны бик җиңел эшкәртә, дип уйлый. Эшкәртми калмас, әлбәттә. Әмма шул исәптән... безнең ашказаны ярдәмендә дә.
Эчәктә икән хикмәт
Кеше организмында беренче тапкыр пластик кисәкчекләре табылган. Тикшеренүдә Австрия, Италия, Финляндия, Япония, Голландия, Польша, Россия һәм Бөекбританиядән 8 кеше катнашкан. “Тәҗрибә куяннары” бер атна дәвамында нәрсә белән тукланулары турында көндәлекләренә тәфсилләп язып барган. Алты кеше диңгез ризыклары (нәкъ менә диңгез-океаннар “ияләре” пластикны үзләренә бик күп җыеп ята ди) ашаган. Барысы да көн саен пластик шешәләрдән су эчкән. Соңыннан болар анализ тапшырган.
Шуннан ни булган дисезме? Барысының да тизәк анализында пластик кисәкчекләре (50-500 микрометр зурлыгында) табылган. Кайберләрендә – тугызар төрле кисәкчек! Бигрәк тә полипропилен һәм полиэтилен кисәкчекләре күп булган. Алардан пакетлар, торба, эчемлекләр һәм ризыклар өчен төрелмә-каплар, гаджет, уенчыклар ясыйлар. Ягъни көн саен кулларыбыз белән тотыла торган, шулардан эчелә-ашала торган әйберләр.
Нинди куркыныч?
“Күптәнге шикләнүләребезне раслаган тәүге тикшеренү бу. Хәзер инде пластикның кеше организмына, аеруча ашкайнату системасы авыруларыннан интегүчеләргә ниндирәк йогынты ясавын белү мөһим”, – ди Венаның Медицина университеты галиме Филипп Швабль.
Ни гаҗәп: бу темага тикшеренүләр әлегәчә юк. Аның каравы, пластик кисәкчекләренең хайваннар бавырына һәм нәсел калдыру сәләтенә тискәре йогынты ясавы мәгълүм.
Швабль фикеренчә, бик кечкенә кисәкчекләр кешенең кан тамырларына һәм хәтта бавырына да үтеп керергә мөмкин. Пластик кисәкчекләренең ашкайнату системасы эшчәнлегенә зыян салу, шулай ук кан тамырлары буйлап агулы матдәләр һәм зарарлы бактерияләр “ташу” ихтималы зур.
Галимнәр, планетабызда яшәүчеләр арасыннан кимендә 50 процентының анализында пластик табылырга мөмкин, дип исәпли. Ә инде төгәлрәк бәяләү өчен тагын да җитдирәк тикшеренү үткәрү кирәк.
Таркалучысы зыянсыз?
Белгечләрнең ышандырып әйтүләренчә, кислород, су, яктылык тәэсирендә таркала торган (биоразлагаемый) пластик барыннан да элек сатып алучыларны “экологик яктан зыянсыз” төрелмә-каплар белән кызыктыру өчен генә кулланыла. Мондый пластик газлар – метан һәм углерод диоксиды, шулай ук авыр металлар: кадмий, бериллий һ.б. барлыкка килү нәтиҗәсендә таркала. Әмма бу процессны, экологик яктан зыянсыз, дип һич тә әйтеп булмый. Мондый пластик тизрәк таркала – бары шул гына.
Сүз уңаеннан
Диңгез-океаннардагы җан ияләре тормышын өйрәнүче Бөекбритания университеты галиме Ричард Томпсон кешеләрнең эчәкләрендә пластик кисәкчекләре табылуга гаҗәпләнми. Тикшеренүче фикеренчә, ризыкларның полиэтилен төрелмә-каплары һәм пластик шешәләр генә түгел, бәлки әле кием-салым, келәмнәр дә организмны чүпләүче пластик чыганаклар булып торырга мөмкин.
Юганда, полиэстер һәм акрил кебек синтетик тукымалар җепселләре, ташландык сулар белән елгага эләгеп, соңыннан янә су белән тәэмин итү системасына кире кайта. Нәтиҗәдә бөтен планетага пластик кисәкчекләре таралып, ризыгыбызга да эләгә.
Тамгасын укыйбыз
Пластик әйберләрнең һәркайсы тиешенчә тамгалана (маркировка). Мондый тамга нәрсәне аңлата соң?
* РЕТЕ яки РЕТ
Пластикның иң киң таралган төре – полиэтилентерефталат бу. Эчемлекләр, соус, үсемлек майлары, косметика өчен кулланыла. Зыянсыз дип санала, әмма мондый савыт-каптан бер генә тапкыр куллану рөхсәт ителә. Сүз уңаеннан, Европа һәм АКШта пластикның әлеге төреннән уенчыклар ясауның тыелуын әйтеп үтәргә кирәк.
* HDPE яки PE HD
Калын полиэтилен. Асылда аннан теләсә нәрсә ясыйлар. Кабат кулланырга мөмкин. Зыянсыз дип санала.
* PVS яки V
Поливинилхлорид. Пластик тәрәзәләр, мебель, торба, савытлар һ.б. ясыйлар. Ризык өчен төрелмә-кап ясарга ярамый. Янганда, бик хәтәр агу – диоксин бүлеп чыгара.
* LDPE яки PE BD
Юка полиэтилен. Пакетлар, чүп капчыклары, линолеум ясыйлар. Зыянсыз дип санала.
* PP
Полипропилен. Шприцлар, савыт-саба, уенчыклар ясыйлар. Кеше өчен иң зыянсыз төрләреннән берсе санала.
* PS
Полистирол. Бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, башка төр савытлар ясыйлар. Кабат кулланырга ярамый! Стирол дигән көчле агу бүлеп чыгара.
* O яки OTHER
Югарыда телгә алып үтелгән төрләрнең берсенә дә карамаган пластмасса. Балалар шешәләрен, уенчыклар ясауда кулланыла. Нык җылытканда, зарарлы А бисфенолы бүлеп чыгарырга мөмкин.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 23, 16.02.2019/)
Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз: