ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 19.02.2019/

Эшмәкәрнең “ватык телефоны”


“Хөкүмәт вәкиленең эшмәкәр белән турыдан-туры аралашу мөмкин­леген чикләгез. Бу – бү­генге санлаштыру за­ма­нында мөмкин хәл һәм аз гына вакыт эчендә ришвәтчелекнең 60 процентка кимегәнен сизә­чәксез”. Сәүдә-сәнәгать палатасында бизнес вәкилләрен ришвәтчелек куркынычыннан саклау нияте белән уздырылган “түгәрәк өстәл”дә әнә шундый фикер яңгырады.

22
Сөйләшү бик эмоциональ, вакыт-вакыт кайнар бәхәсләр белән үрелеп барды. Мондый вәзгыять катнашучыларның бер-берсен ишетергә, аң­лар­га теләмәвеннән барлыкка кил­де шикелле. Гомумән, әле­ге җыелыш балачактагы “ва­тык телефон” уенын хә­тер­ләтте.

Янау очраклары ешайды

Очрашу Сәүдә-сәнәгать па­латасының эшмәкәрләр ара­сында үткәрелгән “Риш­вәтчелек барометры” дип аталган сораштыру нәтиҗәлә­ре буенча иде. Әлеге сораштыруда Россиянең 85 төбә­геннән 45 мең эшмәкәр катнашкан. “Ришвәтчелек белән еш очрашасызмы?” – дигән со­рауга катнашучыларның 16,9 проценты: “Әйе, һәр­даим”, – дип җавап биргән. Ришвәт­че­лек белән иң еш очраша торган юнәлешләрне дә атаганнар. Болар: лицензия, белеш­мәләр алу – 36,1, эшмәкәр­лекне күзәтү – 29,5, дәүләт һәм муниципаль хез­мәтләр күр­сәтү – 25,3, сани­тар-эпиде­миологик күрсәт­мәләрне үтәү – 20, күчемсез милек белән эш итү – 21,3, әйләнә-тирә мохитне саклау - 14,9 процент. “Шулай ук шәхси эшеңне ябуга бәйле процедураларны башкарганда да ришвәтчелек очраклары ешайган. Элек мондый күрсәткечләр юк иде”, – диде Сәүдә-сәнәгать па­латасының эшмәкәрлекне яклау департаменты җитәк­чесе Артур Николаев.


Узган ел ришвәтчелеккә бәйле 300гә якын җинаять ачыкланган. Алар арасында эшмәкәрләр һәм дәүләт органнары арасындагы “мән­фәгать уеннары” гына түгел, ә эшмәкәрләрнең бер-берсенә янау очраклары да бар. “Әле­ге вәзгыять күп вакыт дәүләт заказларын үзара бүлеш­кән­дә килеп туа, һәркем әлеге “бәлеш”нең иң зур кисәген үз тәлинкәсенә салмакчы”, – ди Эчке эшләр министрлыгының сәнәгать иминлеге һәм риш­вәтчелеккә каршы көрәш ид­а­рәсе начальнигы Дмитрий Козлов.

Күзәтчелек органнары үзләре сәбәпче

“Эшмәкәрләр ришвәт­че­леккә каршы” иҗтимагый үзә­ге башкарма рәисе урынбасары Гөлнара Сергеева әйтүен­чә, кимчелекне ачыклап, штраф кына чәпәп китү түгел, ә килеп чыккан вәзгыятьтән дөрес чыгу юлларын күрсәтү – органнарның төп юнәлеше. Юкса эшмәкәрләрнең әлеге структураларга дәгъвалары артканнан-арта икән. Баксаң, төрле тикшерүләрдән соң калдырган күрсәтмәләрдә дә эшмәкәргә ни эшләргә кирәк­леге ачык язылмый. Бер күзәтчелек органы биргән киңәшләрне икенче күзәтүче кире кага һәм үз тәкъдимен кертә. Закон буенча болай да ярый яисә икенче төрле дә. Шуларга нигезләнеп, күзәтче­лек органнары вәкиле эшмә­кәргә шелтә бирә яки штраф чәпи ала. Кайсын сайлау әлеге вәкил карамагында.

Эшмәкәр ярдәмгә мохтаҗ

Кече һәм урта бизнес ассоциациясе вице-прези­ден­ты Роберт Закировның чыгышы аеруча хис-тойгылы иде. Ул эшмәкәрләр бер яктан да якланмаган дигән фикерне алга сөрде. “Бүген дәүләт вәкилләре үзләре өчен генә файдалы законнар чыгару өстендә түгел, ә эшли торган халык мәнфәгать­ләрен яклый торганны да кабул итәргә тиеш. Без моны үз күзәтче­ле­ге­безгә алырга тиеш”, – диде ул.


Эшмәкәр судларның да эшмәкәрләр хокукларын як­лауда активрак булуын сорады. “Берәр тикшерү белән “маски-шоу”лар килә икән, алар эш документларын, компьютерларны җыеп алып китәләр. Эшмәкәр эш коралларыннан мәхрүм кала. Бу, ким дигәндә, алты айга сузыла. Эшмәкәрнең заказлары яна, эше туктый, хезмәткәр­ләренә хезмәт хакын түли алмый. Нәтиҗәдә бөлгенлеккә төшә. Әгәр судка мөрәҗәгать итеп, суд шул ук көнне: “Эш­мәкәргә кагылмаска”, – дигән карар чыгарса, мондый аяныч хәлгә калмас идек”, – ди Р.Закиров. Чыннан да егерме беренче гасырда яшибез тү­гелме соң? Документларга, компьютерларга арест салмыйча гына булган мәгълү­мат­ны фиксацияләү җитмиме икән?


“Минем әле җырлар зарым бар”

Чарага җыелган эшмәкәр­ләр­не тыңлагач, ни өчендер Зөлфәт Хәкимнең әлеге җыр юллары искә төште. Үз мәшә­кать­ләре белән ялгыз калып, беркемнән ярдәм күрмичә, соңгы өмет итеп бирегә кил­гәннәр бит. Бер эшмәкәр чүп реформасыннан зарлана. “Хәзер чүп белән шөгыльлә­нергә тиешле резидент ике дә уйламады, барлык эшмәкәр­ләр­не бер тарак белән тарый башлады. Мин, мәсәлән, үз чүбемне үзем эшкәртәм, миңа аны утильләштерергә кирәк түгел. Әмма мин булмаган-калмаган чүбем өчен барыбер түләргә тиеш. Законда андый очрак каралмаган, ни өчен миңа һава өчен акча түләргә?” – диде ул. Аның соравы җавапсыз калды.


Ике эшмәкәр, республика­ның бер интернатында булган вакыйгаларны сөйләде. “Бу – инвалид балалар өчен махсус интернат. Аңа шәхси эшмәкәрләр дә күп булыша, дәүләт тә күп акча бүлеп бирә. Биредә ишетми-күрми, һәр­даим урын өстендә генә ята торган балалар яши. Шундый фактлар ачыкланды: имештер, әлеге хәрәкәтләнми торган балалар, җитәкче­лектән үзләренә кыйммәтле смартфоннар, синтезаторлар сатып алуны сораган. Җитәк­челек аларга андый мөмкин­лек тудырган. Әмма без әлеге интернатта телефоннар да, синтезаторлар да күрмәдек. Сорау артыннан сорау туа”, – диде эшмәкәрләр.


Тагын бер эшмәкәр Казан урамнарындагы киосклар турында сүз кузгатты. Аның исәпләвенчә, башкалада 2500 киоск бар, шуның 850се генә салым органнарында исәптә тора, калганнары “соры” – теркәлмәгән. “Исәпкә алынмагач, шәһәр бюджетына акча түләмиләр дигән сүз. Акча кая китә һәм алар кем рөхсәте буенча эшли?” – дигән сорау бирде эшмәкәр.


Сергей Сотниковның да зары игътибарга лаек. Эш­мәкәр башка шәһәрдә трактор сатып алырга ниятли. Аны кайтарыр өчен, унлап оешмадан рөхсәт кәгазе җыярга тиеш икән. Һәркай­сын алу өчен бер атна вакыт уза. Димәк, тракторны бер шәһәрдән икенчесенә кү­черер өчен ике айга якын вакыт үтә дигән сүз бу. Сәүдә-сәнәгать палатасы вә­килләре, барлык тәкъ­дим­нәрне, зарларны тер­кәп, тиешле хезмәтләргә, җитәкче­ләргә, хакимияткә җиткерә­чәк­ләрен белдерде. Мондый очрашулар фикер алышуга гына кайтып калмасын иде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 24, 16.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!