ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 19.02.2019/

Акчадамыни хикмәт...


Соңгы вакытта маршрут автобусларына утырасы килми. Моның сәбәбе бар: гыйнвар башында  минем белән күңелсез хәл булды.  Исәбем – иртән эшкә барганчы, табибка күренү иде. Иң беренче булып язылып та куйдым. Без яшәгән тукталыштан миңа кирәкле клиникага барыр өчен ике автобуска утырасы. Шуны исәпкә алып, кесәмә 50 сум акча салдым.

88

Янәсе, кеше янында сумканы ачып тормыйм. Озак та үтмәде, бер автобус күренде. Алгы ишектән кереп урнаштым. Кондуктор ханым тиз килеп җитте. Акчамны суздым. Ханым миңа билет суза. Ә сдача юк. “Мин бит сезгә 50 сум бирдем”, – дигәнемә, күзен дә йоммыйча, юк, ди.  Озак кына бәхәсләштек. Әм­ма кондуктор ханым үз сүзендә каты торды. Ул гына түгел, мин төшеп калганчы, салон эчендә минем хакта сөйли башлады. Иң читене шул булды.

 
Ә бит шулкадәр матур уйлар белән хәйрия концертына әзерлә­неп йөргән чак иде. Кү­ңелдә беркемне дә рән­җе­тү уе да, алдалау да юк. Үзем­не бер дә белмәгән хатын-кыз­ның минем тарафка әйт­кән авыр сүзлә­рен йөрәк көчкә күтәрде.


Шушы яшемә җитеп, нахаксызга рәнҗетелгәнем юк иде әле. Төшкәч тә, автобус йөртүчегә мөрәҗәгать итеп карадым. Ә ул, башын җү­ләргә салып, кем белән эшлә­гәнемне белмим, дип җавап кайтарды. Минем үтенечем­не тыңлап тормады. Бер уйлаганда, 25 сум акчага хәзер берни алып та булмый инде. Кайбер хез­мәттәшләрем дә, гаиләдәгеләрем дә, ник борчылдың соң шуңа, диде. Мин акча өчен түгел, иртә таңнан күзгә карап ялганлап торучы кешене кабул итә алмадым. Әле бит, буталасыздыр, ялгышасыздыр, кичкә исегезгә төшәр, Аллаһы Тәгалә күреп тора бит, дигән сүзләр дә әйткән идем үзенә. Тик рәнҗетелгән күңелне тыеп булмады. Табибка ник барганымны да оныткан идем шул чакта. Бер җирем дә авыртмый, дип чыгып китү ягын  карадым, чөнки башта һаман теге кондуктор. Уйлап карасаң, маршруткадагы күңелсез хәлләр мо­ның белән генә бетми бит. Үземнең бик күп тапкыр акчасы җитмәгән өлкәннәр­не салкында төшереп калдырганнарын, билетын таба алмаган кешеләргә  карата начар мө­нәсәбәтләрне күргә­нем булды. Әле кайчак әби-ба­бай­ларны чыгарып җи­бәрмә­сеннәр өчен үзем билет алып бирә идем.


Эшкә килгәч, транспорт комитетына шалтыраттым. Әлеге хәлне сөйләп бирдем. “Минем җитәкчегез кабул иткән көнне киләсем килә”, – дидем. Андагы ханым, иртәгә килегез, дип язып та куйды.


Җитәкче мине тыныч кына тыңлады да бу юнә­лешкә җавап бирүче урынбасарын чакырды. “Бүген үк видеокамераны карарга, машина йөр­түче һәм кондуктор бе­лән дә сөйлә­шергә”, – диде.


Өч көн дигәндә, телефоныма бер хатын-кыз шалтырата. “Безнең оешма кондукторы белән булган кү­ңелсез вакыйга өчен гафу үтенәм. Без алар белән сөйләштек. Кондукторга пассажирлар белән үз-үзен ничек тотарга кирәклеген аңлаттык”, – ди бу. Бик үтенеп гафу сорый. Аптырап  киттем. Нигә үзе сорамый? Мине бит кондуктор  рәнҗетте. Баксаң, шофер белән икәүләп  кыска вакытлы ялга киткән икән. Алар эшкә чыгуга, миңа тиешле сдачаны кайтарачакларын, гафу үтенәчәкләрен җиткер­деләр. Шушы көннәрдә телефон номерыма бәйләнгән картага акча килеп төште. 25 сум түгел. Аннары, берәү шалтыратып, бу хәлне онытыйк, диде. Бер­ничә көннән соң, кон­дук­торларның башлыгы яңадан элемтәгә керде. Матур гына сөйләште дә, теге ханымның башка шәһәргә күчеп китүен, үзләрендә эш­ләмәвен җиткерде.


Максатым кемнедер эшсез калдыру түгел иде. Кеше арасында эшләгәч, игътибарлы да, әзрәк йомшак күңелле, кешелекле дә булырга кирәклеген аңлату иде. Ә теге  картага килгән акчаны кем салганын ачыклап булмаса, иясен тапмасам, мохтаҗ сабыйга җибә­рер­мен дип торам.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 24, 16.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!