ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Азнакай карабодае үз урынын алырмы?


Азык-төлек кибетләренә кергән саен, карабодай пакетлары күрүгә, үзебезнең Азнакайныкымы әллә, ди­гән уй-сорау биләп ала. Юк шул, үзебезнеке түгел, күр­мәгәнгә аны дистә еллар.Узган гасырның сиксә­ненче елларыннан соң “Азнакай карабодае” дигән бренд-исем районыбызны хәтта бө­тен Россиягә танытты!

33

Чөнки шушы вакыт аралыгында Азнакай карабодаен игү тәҗ­рибәсен өйрәнү буенча махсус Бөтенроссия семинары аңа исем биргән районда алтын культура күз явын алырлык шау чәчәктә вакытта үтте. Аннары эре бөр­тек­ләр китереп чыгарудагы нәтиҗә­ле селекция эше, бу культураны игүдә прогрессив технология­не керткән өчен районның бер төркем белгечләре, җи­тәк­челәре, респуб­лика­ның се­лекционерлары СССР Министрлар Советының 1986 елгы пре­миясенә лаек булдылар.

 
Инде Азнакай карабо­даеның ничек килеп чыгышына тукталыйк. Үзем дә, озак еллар авыл хуҗалыгын яктыртучы журналист буларак, бу олы эшләрнең асыл якларын даими күреп, үзә­гендә кайнарга туры килде. Шушы 1970 нче елларда райо­ныбызның иген кырларына яңа технология, агрочаралар бигрәк тә нык кертелде. Аның башында иң әүвәл райком­ның беренче секретаре Ән­вәр Ба­һа­ветдинов һәм, әл­бәт­тә инде, бай тәҗрибәле белгеч – галим, авыл хуҗа­лыгы ида­рәсенең баш агрономы Нияз Габитов тордылар. Лә­кин нинди зур тырышлыклар куюга карамастан, басуларны солыча басып, уңыш­ны нык киметә иде. Менә шул чакта Габитов бөр­текле ашлык эчендә – арасындагы солычаны үсүеннән кысрыклап чыгаруда санитар куль­тура буларак, кара­бодайның файдасын сыный башлады. Чәчү әйләне­шен­дә әле бө­тенләй дә игътибар бирел­мәгән карабодай шулай итеп Азнакай басуларын ныклап колачлый башлады. Нияз Габитов исә, озак та үтмәде, кандидатлык диссертациясен яклады да Себер ягына фәнни эшкә китте һәм бераздан аның фән докторы булуын ишеттек. Аның каравы, ул өйрәтеп калдырган шәкерт­ләре карабодай мәй­дан­на­рын киңәйтә барып, уңы­шын күтәрүдә ил кү­лә­мендә танылу алды.


Менә алдымда – “Социалистик Татарстан” газета­сы­ның 1988 ел, 28 гыйнвар са­нының  икенче битендә чыккан “Карабодайга урын түр­дән” дигән күләмле генә сәхифә. “Алдынгы тәҗрибә, укы һәм куллан” дигән махсус рубрика куелуы да тикмәгә түгел. Авторы да үзем җит­мәсә.


Әйе, шул вакытларда бу кыйммәтле культураның мәй­даны 8000 гектарга җит­кән – барлык сөрүлек мәйда­нының 12 проценты. Уңышы гектарга 15 центнер – карабодай өчен бик яхшы күрсәт­кеч. Ә аерым хуҗа­лыкларда 22шәр центнердан да арткан. “Карабодай – ел ничек кенә килсә дә, үзен аклый торган культура. Аны зур мәйданда игәргә кирәк. Әлбәттә, интенсив технология белән киң рәтле итеп чәчәргә, – дип катгый фикерен белдерә сәхи­фәдә “Авангард” (Тымытык) колхозының баш агрономы, РСФСРның атказанган агрономы Хаҗимо­гамбәр Шәмси­мөхәммәтов. – Туфракны те­ләсә ничек актарырга ярамый, катламлап кына  эш­кәртергә. Иң мөһиме – җирне өстән генә эшкәртеп, чүп үләннәрне бетереп, яхшылап ашлап калдыру. Менә шунда бөр­текне дә сай күм­дер­сәң, үсенте кирәкле матдә­ләрне тизрәк ала, көр булып үсә. Гомумән, мин карабодайга җирне эшкәртү тех­ноло­гия­сендә сабан белән куль­ти­ваторның кирәген тапмыйм. Туфракны әйләндер­мичә, яссы кискечләр белән эш­кәр­тәбез. Әлеге система буенча эшкәртү җирдә мүлчә барлыкка китерә, дымны сак­лый, туфракта ярыклар хасил иттерми. Туфракны әй­лән­дереп сөрсәң, моның киресе килеп чыгар иде. Бу сис­тема карабодай уңышын 17шәр центнерга һәм рентабельлеген 319 процентка җитке­рергә мөм­кинлек бирде”.


Әлеге алдынгы тәҗрибә сәхифәсендә районда кыйм­мәтле ярма культурасының тулай җыемын 105 мең центнерга җиткерү (хәзерге вакытта республика буенча да бу күләм бар микән?) бурычы куела. Һәм азнакайлылар ул елларда бу максатка иреш­теләр һәм хуҗалыкларның икътисадын зур табыш белән тулыландырдылар. Чөнки карабодай һәрдаим игътибарда булып, басуларда иң әйбәт элгәрләр сайланды, туфрак катламы яхшы сыйфат белән эшкәртелде, минераль ашламалар белән сыйланып,  сыналган сортлар гына чәчелде.


Ни кызганыч, бүген Азнакай карабодае турында сагынып сөйләргә генә калды. Хәзер ул бөтенләй онытылды дисәң дә, дөреслеккә туры ­килер. Кайчандыр район игенчеләренең горурлыгы, Россия күләмендә тупланган бай тәҗрибәсе, агротехникасы, белемле кадрлары, дә­рә­җәле лауреатлары өчен булса да, карабодай игүне саклап калырга иде. Карабодай ба­лының шифасын, умартачылыкны үстерүгә йогынтысын, чүп үләннәрне бетерүдә санитар культура  икәнен дә өс­тәсәк тагын. Әле бит нинди заманада. НДСлар 20 процентка үскән, кайчан гына кара­бодайның килограммы 23 тәңкәдән 80шәр сумга җиткән көндә? Тик уйлар йомгагы­ның гына очына чыкмалы түгел – ул СССР Министрлар Советының нәкъ карабодайга дигән премиясен бел­геч­ләр, җитәкчеләр, галим­нә­ребезгә тиккә бирмәгән­нәр­дер бит? Мәшһүр шагыйребез, Азнакай районы кияве Сибгат Хәким дә әнә ничек сокланып язган:

Чәчәктә утырган чакта
Кырларда карабодай,
Чык, үкенмәссең, гомергә
Исеңдә калыр бу ай.
Чык, үкенмәссең, кырга чык,
Азнакай кырларына.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 23, 16.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр