ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 19.02.2019/

//

Һөнәрегезне үзгәртүдән курыкмыйсызмы?

 

Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы халыкны эшкә кабул иткәндә яшь буенча чикләүгә каршы чаралар күрергә тиеш дип саный. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советы утырышында әйтте. “Пенсия яше арту турында закон үзгәрү халыкны хафага салды. Дәүләт органнары моңа игътибарсыз калмады. Пенсия алды яшендәге кешеләрне яңа һөнәргә өйрәтү, укыту буенча максатчан эш оештырылды. Халык белән консультацияләр үткәрелде”, – диде. Пенсия алды яшендәге кешеләр генә түгел, өйдә бала тәрбияләп утыручы хатын-кызлар да декрет ялында башка белгечлеккә өйрәнә. Ә сез һөнәрегезне үзгәртүдән курыкмыйсызмы?

11

Зәлия Мөшәрәпова, ветераннар советы рәисе ярдәмчесе:

 
– Биш ел буе Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә укыдым. Уку авыр булса да, бик яраттым. Тик соңгы курста укыганда кияүгә чыктым. Аннан соң декрет ялында утырдым. Улым мәктәпкә киткәндә икенче баламны алып кайттым. Ниндидер белгечлек алырга те­лә­гем булмады. Ике бала белән вакытның ничек узганын да сизми идем. Кызымны бакчага илткәч, кинәт кенә эшкә чакырдылар. Куркып кына эшли башлаган идем, хәзер монда килгәнемә сөенеп бетә алмыйм. Биредә өлкәннәр бе­лән эшлим. Зур тәҗрибә туп­ладым, тормышка карашым үзгәрде. Кешеләр белән аралашып эшләү җанга рәхәт. Үз юнәлешем буенча эшләмә­вемә бер дә үкенмим.

Фирүзә Морзабаева, өйдә торт пешерүче:

 
– Инженер-технолог һө­нә­рем бар. Әмма кулыма дип­лом алсам да, бер генә көн дә эшләмәдем. Декретта утыр­ганда тортлар пешерү белән мавыгып киттем. Хәзер рә­хәт­ләнеп заказга пешерәм. Ике балабыз бар. Бер генә көн дә тик утырмыйм. Атнага бишәр тортка заказ бирәләр. Сыйфатлы ризыклардан гына пе­шергәч, бер алган кеше бәй­рәм саен мөрәҗәгать итә. Эш эзләргә җыен­мыйм да. Әле менә шә­һәр үзәгеннән фа­тир алдык. Ки­лә­чәктә эшем­не җәел­де­рер­гә уйлап торам. Әмма мин пен­сия яше алдыннан яңа һөнәр­ләргә өй­­рәтүне аң­лап бетермим. Ник әле гомер буе үз эшен яратып башкарган кеше башка белгечлек үзләш­те­рергә тиеш? Дөрес сәясәт түгел бу.

Миләүшә Ихсанова, автобус йөртүче:


– Миңа хәзер – 46 яшь. Кеч­кенәдән әти янында үс­кәнгә, машина йөртүгә тиз өйрән­дем. Тормыш үзе өй­рәтә икән ул. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп йөр­гән җиремнән кыскартылуга эләктем. Авыр вакытлар иде. Башта базарга сатарга чыгарга уйладым. Күрше хатыны аягын сындырды да, минем өчен кондуктор булып эшләп тор әле, дип шалтыратты. Риза булдым. Өйдә өч бала, иремә акча түләмиләр иде ул чакта. План да үти алдым, намуслы эш­ләгәч, күршенең аягы төзәл­гәч тә мине җибәр­мәделәр. Өч ел билет саттым. Аннары исә, автобус катего­риясенә укып, рульгә утырдым. Шө­кер, акчам да җитә, эшем үземә ошый.

Ханә Сөләйманова, Казандагы 149 нчы лицейның  татар теле һәм әдәбияты укытучысы:


– Беркайчан да һөнәрем­не үзгәртергә туры килмәде. 30 елдан артык  укытучы булып эшлим. Үземне мәктәп өчен яратылган кеше дип саныйм. Үзгәртсәм, бик авыр кабул итәр идем. Башлангыч сый­ныф укытучысы булып эшләп караганым бар, әмма  ана телен укыту күңелгә  рә­хәтрәк кебек. Татар теле укытучыларын кыскартуларга йө­рәк бик әрнеде. Элек болай булмаган бит, алай булырга тиеш түгел, дип һаман да яхшыга өмет­ләнәм. Әгәр соңгы чиктә һө­нәрне алыштырырга туры килсә, курыкмас идем. Миндә тәвәккәллек бар. Күп­тән түгел Чаллыдан Казан мәктәбенә  күчендем.

Алсу Хуҗина, Актаныш районының Киров мәдәният йорты мөдире:


– Курыкмыйм. Төгәллек бул­ганда һәр эшне башкарып  була дип уйлыйм. Биредә 17 ел эшлим. Шул ук вакытта сән­гать мәктәбендә бию өй­рәт­кә­нем булды. Укытучы, администратор, кондитер кебек эш­ләрдә үземне сынап карый алыр идем.  Фантазиям бай, яңалык кертергә яратам. Авылда бөтенләй башка өл­кәгә күчеп, шаккатырган ке­ше­ләр бар. Үз эшләрен менә дигән итеп башкаралар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 24, 16.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!