ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 19.02.2019/

Үзебездә булганны читтән эзлибез...

 

 Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2018 елгы эш йомгакларына багышланган киңәй­телгән коллегиядәге чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миң­­неханов хуҗалык­ларга фән казанышларын киңрәк кулланырга чакырды. “Казан Экспо”күргәзмәсе павильоннары буйлап йөр­гәндә авыл хуҗалыгы техникасы, тагылма җайланмалар, ашлама, орлык һәм башка кирәк-яракларның үзебездә җитештерелгәннәре дә чит илнекеннән ким булмавына тагын бер кат инандым.

66
Сер түгел, 15-20 ел элек кенә хәл бөтенләй башка иде. Вакытында гөрләп эшләп тор­ган предприятиеләр бан­­кротка чыгып, эшчәнлек­ләрен туктаткач, техниканы кыйммәтрәк бәядән булса да, чит илнекен алмыйча, башка чара да калмады. Ашлама, орлык, эшкәртү препаратлары, барысын да читтән кайтартасы булды.


Шөкер, капита­лист­лар­ның безнең файдага эшлә­мәгәнлеген соңлап булса да аңладык. Хәзер хәл уңай якка үзгәрә. Югары җитештерүчән техника һәм технологияләр, чәчү комплекслары, тагылма җайланмалар гына түгел, чәчүлек орлык, ашлама, күп төрле препаратларның да үзебездә җитеште­релгән­нәре арта.


Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров әй­түенчә, галимнә­ребез тарафыннан соңгы 5 елда югары җитештерүчән орлыкның 46 яңа сорты уйлап табылган! Шуларның 24е – Россиянең теләсә кайсы тө­бәгендә куллану мөм­кинлеге бирүче дәүләт реестрына кертелгән, ә 22се әлегә дәү­ләт сынаулары үтә.


Татарстан галимнәре уйлап чыгарган төрле сорт һәм гибрид орлыкларның гомуми саны 160ка җиткән. Бүген әлеге орлыкларны чәчү мәйданы Россия төбәк­лә­рендә 1 миллион 700 мең гектар чамасы икән. Шул ук вакытта  Татарстанда фәнгә таянып, институт галимнәре бе­лән иҗади бәйләнештә эшләүче хуҗалыклар саны нибары 92 генә.


Ә бит үзара хезмәттәш­лекнең нәтиҗәсе күзгә күре­неп арта. Көзге бодайның “Казанская 560”, арышның – “Радонь” һәм арпаның  “Рау­шан” сортларын хуҗалыклар аеруча яратып куллана.


Галимнәребез соңгы елларда бәрәңгенең 10 яңа сор­тын уйлап чыгарган. Алар­ның һәркайсы безнең шартларга яраклаштырылган булуы өстенә, төрле вирусларга каршы торырга сә­ләтле.   Шул ук вакытта, үзе­бездә була торып, чәчүлек орлыкны төрле сәбәпләр бе­лән читтән эзләүчеләр дә юк түгел, ди Марсель Та­һиров.


“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татарстан идарә­се җитәкчесе Вәгыйз Мин­һаҗев әйтүенчә, хуҗалык­ларда язгы чәчү өчен 357 мең тонна орлык әзер­лән­гән. Тик әлеге дә баягы, кем­дә артыгы белән, кайбер хуҗалыкларда  чәчүлек орлыкка ихтыяҗ­ның яртысы да юк. Бөгелмә районы ху­җа­лыкларында әлеге күр­сәт­кеч нибары 42 процент тәшкил итә. Питрәч районында – 70, Алабугада – 78, Әлки районында 80 процент кына. Тик­шерүләр күр­сәт­кән­чә, ор­лыкның сыйфаты да төрле хуҗалыкларда  төрле­чә.


“Казан Экспо” күргәзмә павильоннары буйлап йөр­гәндә Татарстанда җи­теш­терелгән техника һәм тагылма җай­ланмаларның күп­легенә игътибар иттем. Би­редә эре ин­вес­торлар өчен дә, крестьян-фермер хуҗа­лыкларына һәм шәхси ху­җалыкларга кулай булганнары да бар. Әйтик, “Тат­агрохим” берләшмәсе күргәзмә павильонына куелган сөт суыту җайланмасы бер­ничә сыеры булган ху­җалыкларга ифрат кирәк иде. Авылларда сөтнең тиз арада әчүеннән зарланучылар күп. Ә бит бар икән андый аппарат. Бәясе дә чагыштырмача арзан. Тик бу турыда белүчеләр генә аз, ди “Тат­агрохим” бер­ләшмәсе җитәк­чесе Наил Гобәй­дул­лин.


Әйтергә кирәк, андый “ачышлар”ны күргәзмәдә йөргәндә шактый очраттым. “Татмелиорация” компаниясе тарафыннан җитештерелә торган сугару җайлан­ма­лары, “Сервис-Агро”да җи­тештерелә торган уңыш­ны 25-30 процентка арттырырга сәләтле препарат һәм ашламалар, Татарстанда җи­тештерелүче техника һәм тагылма җайлан­ма­ларның һәр­кайсы заманча һәм югары җитештерүчән булуы белән аерылып тора. Кыскасы, “Казан Экспо” күргәзмә павильоннары буйлап йөр­гәндә, Татарстанда җитеш­терелгән заманча техника һәм тех­но­логияләрне күреп, сокланмый мөмкин түгел. Тик үзе­бездә булганны чит­тән эзләп кенә азапланмыйсы иде.     

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 23, 16.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!