ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 15.05.2019/

“Башкалардан бер җирем дә ким түгел”

 

Әлки районының Әхмәт авылында туып үскән “бәллүр кыз” Гөлназ Вәлиуллина бе­лән без күптәннән таныш. Мон­нан алты ел элек, командировкага баргач, газетабыз журналисты Фәния Әхмәт­җанова аның турында бик сок­ланып язма әзерләгән иде. Гөлназ белән янә Казанда оч­раштык.

17-3

Физик мөмкинлеге чик­ләнгән хатын-кызлар арасында узучы бәйгеләрдә еш катнаша ул. Шимбә-ял көннәрендә концерт-театрларда да очратырга була аны. Гәүдәсенең озынлыгы бер метр гына булуын исәпкә алмаганда, Гөлназ башкалардан бер нәрсә бе­лән дә аерылмый кебек. Кеч­кенә булуының да, бәллүр авыруы бе­лән авыруның да сәбәбе – вакытында тиешле табиб ярдәме күр­сәтелмәү икән.

 
Гипсны дөрес салмаганнар

 
Гөлназ тугач та, әти-әнисе аны авыру дип башына да ки­термәгән. Бер яшькә кадәр сау-сәламәт яшәгән баланың кинәт кенә сөяк­ләре сына башлый. Ра­йон табиблары аны-моны уйлап тормый, кызга гипс салалар да кайтарып җибәрәләр. Әти-әнисе бу хәлгә бик аптырый. Мәс­кәүдә яшәүче бер танышлары белән киңәшеп карарга булалар. Ә ул аларны үзе янына чакыра. “Шулай итеп, биш яшемдә мине Мәс­кәү табиблары карый,– дип сөй­ли Гөлназ. – Әти-әнием ул чакта өйдәге бөтен малны сатып бетерә. Юлга да, табибка түләргә дә акча кирәк була. Табиблар әти-әниемне әрләп ташлый. Вакыты узган, сына башлауга ки­лергә кирәк иде, диләр.


Илле тапкыр сыну


Гөлназның сөякләре берсе артыннан берсе сынып кына тора. 20 яшенә кадәр 50 тапкыр сынарга өлгерә алар. Кызга бик күп наркоз кичерергә туры килә.


– Кайчан гына сынудан туктармын икән дип хыялланган идем. Әйтергә дә куркам, Аллага шөкер, хәзер инде мондый газаплардан азат мин. Яшь барган саен, әк­ренләп акыл да керә бит инде. Үземне сакларга өйрәндем. Егыл­маска, карап йөрергә тырышам. Интернет аша минеке төсле диагноздан җәфаланучы бер кыз белән таныштым. Ул миңа сөяк­ләрне ныгыта торган дару турында сөйләде. Шуны алып эчкәч, файдасын тойдым, – ди кыз.


Гөлназ кечкенәдән тырыш бала була. Мин авыру дип утырмый ул. Читтән торып белем ала.


– ТИСБИның икътисад факультетын дистанцион ысул белән тәмамладым. Кайчакларда бөтен­ләй аңламаган чаклар да булды. Мәктәптән калган гадәт буенча, шалтыратып, кемнән булса да сорыйсы килә. Әмма андый мөмкин­лек юк. Хәтта укытучылар белән дә аралашып булмады. Бары тик куратор белән генә киңәшләшергә ярый иде. Шулай булгач, бөтен программаны методик кулланмаларга таянып эшләргә генә кала. Дөрес булганчы кабат-кабат эш­лисең дә эшлисең инде. Ә имтиханнарны Казанга барып бирдем , – ди ул. 2016 елга кадәр “Кызыл Шәрык” агрофирмасында эшли, компьютер системасын алып бара. Казанга килгәненә ике генә ел әле.


– Казан – хыялым иде. Дөрес, әти-әнине үгетләү бик авыр булды. Беренче тапкыр алты айга киттем. Кеше фатирын яллап тора башладым. Әни, җаным, алты ай елады. Минем өчен борчылды. Сагынсалар, үзләре яныма килә иде. Ә мин мөстәкыйль булырга өйрәндем. Туган йорттан чыгып киткәнмен икән, ничек тә тырышып яшәргә тиеш идем. Эш тә таптым. 6 айдан соң, үземә фатир алырга уйладым. Әти-әнием үз исемнәренә ипотекага фатир рәсмиләштерделәр. Түлә­вен үзем түлим. Өйдә генә эшлим мин. Бар да компьютерда. Эшем документлар белән бәйле. Аллага шөкер, начар түләмиләр. Ашарыма, эчәремә, ипотека түләргә дә җитә. Әле ул гынамы, ай саен дус кызым белән берничә концертка барабыз, – ди Гөлназ. – Өйдә таяк белән йөрим. Арбама бик сирәк утырам. Әмма күп йөри алмыйм шул, арам. Кеше арасына чыкканда да таякны калдырмыйм. Яшәгән йортымда лифт юк. Фатирым дүр­тенче катта урнашкан. Каядыр чыгасы булса, менеп-төшеп йөрергә дә кирәк. Әмма мин бер дә зарланмыйм. Йөри алам бит, дип сөенәм.


Тормыш үзе өйрәтә


Кайчак, концертларга баргач, таякка таянган бер метрлы кызга яшьләр түгел, өлкән яшьтәге әби­ләр мыскыллы караш ташлый икән. Бервакыт берәү Гөлназга төкереп тә киткән. Әлбәттә, моңа кәефе бик кырылса да, сер бирмәгән.


– Мин үземне бәхетсез дип тә, авыру дип тә санамыйм. Минем күңелем сау-сәламәт. Кешеләрне яратам, һәр туган көнгә сөенеп яшим. Элек күзләрен дүрт итеп караучылар күп булса, хәзер мин игътибар итмәгәнгәме, үземә карата кызгану хисләрен сизмим. Дөрес итеп яшәргә өйрәндем. Миңа кайчак, сиңа психолог булырга кирәк, диләр. Әмма мин һәр кешегә үз-үзен тыңларга кушар идем. Тормыш үзе өйрәтә ул, – ди Гөлназ. – Гөлинә исемле якын дустым бар. Без аның белән бергә укыдык. Аллага шөкер, гел бергә. Кая барсам да, ул минем белән. Мондый дусларым аз түгел. “Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнашканда, Әлмәт шәһәрендә яшәү­че Лилия Әдипова белән дуслаштык. Шул көннән бирле аерылмас дусларга әйләндек. Лилиянең юлымда очравы миңа тагын да көч бирде.


Гөлназ үзен дөньяга китергән, авырлыклар күрсәләр дә, үзен сәламәтләндерү өчен бар көчен биргән әтисе Рәис, әнисе Гөлнурга рәхмәтле. Якын итеп торучы туганнары белән дә горурлана ул. Кызның киләчәктә матур гаилә корасы килә.


– Минеке төсле диагноз белән кияүгә дә чыгалар, бәби дә алып кайталар. Мин дә гаиләле булырга хыялланам. Бер уйласаң, башка кыз­лардан аерылмыйм да кебек. Буем гына кечкенә инде. Үзем генә яшәргә дә, тормыш алып барырга да, җаваплы булырга да өйрәндем. Тик менә егетләр генә башта дус булып йөриләр дә, әти-әнисе бе­лән таныштырасы вакыт килеп җит­кәч, юкка чыгалар. Әле ярый, үпкәләтеп китмиләр. Матур итеп смс язып, бәхетле булуымны те­ли­ләр. Күбрәк егетләр түгел, миннән әти-әниләре куркып кала. Гаепләп тә булмый, һәр ата-анага үз баласы газиз, якын. Минем дә әти-әнием юлыма яхшы кеше очрап, кызларын кияүгә алса, бик сөенерләр иде. Үзем дә, яраткан кешем очраса, аны бәхетле итәргә ризамын. Бөтен эшне беләм. Тәмле итеп пе­шерәм, кирәк икән машинасын да йөртәм, ватылган әйберләрне дә төзәтеп куям. Насыйп ярым очрар әле диеп яшим.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 24, 15.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!