ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 56, 20.04.2018/

Дуслык-татулык дәресләре


– Бер күтәреп чыгып мәңгегә хәл итеп куя торган мәсьәлә түгел. Даими, эзлекле шөгыльләнмәсәң, милләтара кытыршылык­лар килеп чыгуы, гел уйламаган, көтмәгән җирдә конфликтлар пыскып ятуы ихтимал. Милли-мә­дәни оешмаларны бер түбә астына җыеп, республикабызда яшәүче халыкларның көнкүрме­шен, сулышын тоеп тору өчен оештырдык та инде без Татарстан халыклары ассамблеясын. Менә күр­кәм генә эшләп киләбез.

1-3
Татарстан халыклары ас­самблеясының кичә башкалабызда уздырылган IV хи­сап-сайлау конференция­сен­дә ассамблея советы рәисе, Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин оешманың соңгы өч елдагы эшчәнлеген менә шулай бәя­ләде. Республикабызда яшәү­че халыкларның милли-мә­дәни оешмаларының, эшләү, яшәү, уку өчен килеп төп­лә­неп калган, шактый еллар яшә­гән башка халык вәкил­ләре оештырган милли-мә­дә­ни мөхтәриятләрнең хәле­нә керү, булышу –  гражданлык җәмгыятен үстерүнең ышанычлы юлы да ул. “Узган ел республикабызда 278 мең мигрантның исәпкә куелуы Татарстанның җәлеп итү көче арта бару турында сөй­ли. Җәмгыяви-икътиса­дый күрсәткечләре кызыктыргыч булган төбәкләргә мигрант­лар­ның шушылай агылуы гаҗәп түгел. Без эш, яхшырак тормыш шартлары эзләп килүчеләрнең хокукларын яклау буенча эз­лек­ле эшлибез. Милли оешма җитәк­челәрен җыеп, “түгәрәк өс­тәл” янында сөйләшүләр үт­кә­рергә дип, район хаки­миятләренә мөрәҗә­гать итә­без. Соңгы елларда милли-мәдәни оешмалар­ның эш­чәнлеген активлаштыру максатында Хөкүмәте­без грантларын оту мөмкин­леге артты. Быел әлеге максатка ике мәртәбә күбрәк акча би­ре­ләчәк. Ни кызганыч, кайбер милли-мәдәни оешмалар әле һаман сүлпәнлек күрсәтә. Елына 3-4 чара уздыру белән чикләнгәннәр дә бар”, – дип сөйләде үз чиратында ассамблея советының башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров.


Узган өч елда  республикабыздагы Халыклар дуслыгы йортлары өчкә артып, сигезгә җиткән. Бурят, абхаз милли-мәдәни оешмалары барлыкка килгән. Байтак кына районнарда үзбәк, таҗик мөхтәриятләренең бүлекчә­лә­ре оешкан. “Озак та үтмәс, күпчелек районнарда Халык­лар дуслыгы йортлары пәйда булыр”, – дигән ышаныч белдерде бу уңай­дан Н.Владимиров.
Ревизия комиссиясе хисап нотыгын тыңлаганда, юл чыгымнарына акчаның ике-өч мәртәбә артык тотылуына күпләр игътибар ит­кән­дер. Бу җәһәттән, тарихи ватаныбыз белән элем­тәләрне ныгыту турында кайгыртуыбызны да онытмасагыз иде, дип акланырга тырышты кайбер оешма вәкилләре. “Сез бу акчаны, беренче чиратта, республикабыз эчендә сәфәр йөрүләргә тотарга тиешсез. Ватаныгыз белән элемтә­ләр­не саклау, ныгыту өчен без башка чыганаклардан акча табарбыз. Әгәр республикабыз районнарында филиалларыгыз артса, бәл­кем без дәгъ­валарны монда яңгыра­тып та тормас идек”, – дип киңәш итте аларга Фә­рит Мөхәм­мәтшин.


Казан шәһәренең күп милләтле якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Маринэ Хухунашвили үз чыгышында укучы балаларның шәһәребездә, республикабызда уздырыла торган һәр төрле концерт-фестивальләрдә актив катнашуын әйтте. Фәрит әфәнде моңа җавап итеп: “Күп төрле чараларда катнашу белән мавыкмасагыз иде. Мәктә­бегездә укыган балалар туган телләрен – чуаш, грузин, әзә­ри, мари, удмурт, мордва телләрен белеп, өй­рәнеп чыкмый икән, эшләве­гезнең мәгънәсе әллә ни зур булмас”, – дип искәртте. Маринэ ханым моңа каршы: “Без бит өстәмә белем бирү системасына карыйбыз, югарыдан килгән таләп-боерык­ларга буйсынмый булдыра алмыйбыз”, – дип җавап кайтарды. “Мәгариф министрлыгы бе­лән сөйләшербез. Сез­нең төп вазифагыз – туган телләрне өйрәтү”, – дип тынычландырды аны ассамб­лея советы рәисе. Ассамблея советына физик әгъза буларак кабул ителгән мәгариф һәм фән министры Рафис Бор­һанов моны мыегына чолгап куйгандыр дип өмет­ләник.


Биредә башкалабыздагы Халыклар дуслыгы йорты­ның эшчәнлегенә аерым тукталып китсәк тә урынлы булыр. Интернет мөмкинлек­ләрен яхшы кулланганга, аның порталына кереп кызыксынып укып баручылар елдан-ел арта бара. Хәзерге вакытта ул 46 сайтны бер­ләштерә. Соңгы вакытта порталга ай саен уртача 37 мең кеше керә башлаган. Узган ел анда кереп, ассамблея эш­чән­леге белән ярты миллионлап кызыксыну очрагы теркәл­гән. Биредә дүртенче ел эш­ләп килүче, балаларга белем-мәдәният бирүче “Дус­лык һәм татулык дәрес­ләре” проекты кысасында үткәрелгән чараларда 25 мең бала катнашкан. Хәзер әлеге дуслык дәресләренең ничек үткәре­лүен күрергә Мари Иле, Удмуртия республикаларыннан да киләләр башкалабызга. Казаннан күреп, әле­ге дәресләрне Алабуга, Чаллы, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай районнарында да үткәрә башлаганнар.


– Ассамблея эшчәнлеге елдан-ел киңәя барганга, башкалабыздагы Халыклар дуслыгы йорты биләгән мәйданны киңәйтү зарурлыгы туды. Бинабызда моңа мөмкинлек бар, – ди әлеге уңайдан Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов. Шәт моннан соң  Дуслык йортындагы һәр милли-мәдәни оеш­маның үз бүлмәсе булыр. Милли оешмалар саны әле бит артып, ишәеп тә тора. Шуны да онытмыйк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 20, 10.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр