ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Телевизор түгел, китап кирәк

 

Соңгы җиде елда илдә телевизор караучылар саны ике тапкыр кимегән. Кино-сериаллардан аерылып, кая киткәннәр дисезме? Китапханәгә, ахры. Соңгы сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Россиядә китап укучылар саны күбәйгән. Буш вакытны күңелле генә түгел, файдалы да итеп үткәрү модада хәзер.

g1
Илдә “зәңгәр экран”га мөкиб­бән китүчеләр саны кимегән. Бө­тенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, 2010 елда һәр өч кешенең икесе буш вакытын телевизор карап үткәрсә, бүген андыйлар – нибары утыз процент чамасы. Телевизордан баш тартучылар саны алга таба да артачак, дип фаразлаган белгечләр. Моны буш вакытны кызыклырак шөгыль­ләргә багышлаулары белән аңлатканнар. Ялларны күңелле дә, файдалы да итеп үткәрү өчен иң яхшы бишлек тә төзегәннәр.


Буш вакытта нишлисез дигәч, күпчелек йорт, хуҗалык эшләре, гаилә һәм балаларны күз алдына китерә икән. Соңгы ун елда болай фикер йөртүчеләр тагын да кү­бәйгән һәм 60 процентка җиткән. Икенче урында табигатьтә бер­гәләп ял итү тора. Илдә яшәүче һәр өч кешенең берсе шул фикердә. Беренче өчлеккә бәй­ләү, чигү, агачтан төрле кирәк-яраклар ясау кебек, өйдән чыкмыйча гына башкара торган шөгыльләр дә эләккән. Респон­дентларның 26 проценты шул хакта әйткән. Илдә яшәүчеләрнең өчтән бере диярлек дуслары белән очрашуны өстенрәк күрә. Ә россиялеләрнең һәр бишенчесе буш вакытын интернетта үт­кәрә. Мондыйлар арасында телевизордан баш тартучылар да бардыр. Ник дисәң, соңгы җиде елда интернетны үз итүчеләр дүрт тапкыр арткан. Белгечләр исә артык борчылмаска киңәш итә. Бүген интернеттан башка берни дә эшләп булмый. Хәтта коммуналь хезмәтләр өчен түләп тә. Шуңа күрә “дөнья пәрәвезе”ннән чамасын белеп кенә файдаланырга киңәш иткәннәр.


Сөенечле яңалык та бар. Илдә китап яратучылар саны арткан. Сораштыруда катнашкан һәр өч кешенең икесе шул хакта әйткән. Чагыштыру өчен, моннан ике ел элек андыйлар 50 процентка да тулмаган. Белгечләрне респондентлар укыган китаплар саны да сөендергән. Баксаң, басма әсәр­ләр укучы һәркемгә аена уртача алты китап туры килә икән. Бө­тенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге аналитигы Иван Леконцев әйтүенчә, хәзер телевизор аша күбрәк үлем-җитем, сугыш турында сөйлиләр. Шуңа күрә халык матур әдәбиятка тартыла башлаган. Китап укучылар арасында ил тарихы белән кызыксынучылар да күп. Кечкенә шәһәрләрдә күбрәк укыйлар. Ә менә хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында бернинди аерма да юк. Респондентларның өчтән бере китапларны интернеттан сатып ала, 24 проценты исә таныш-белешләреннән сорый яки ки­беткә бара. Китапханәгә йө­рүчеләр нибары 13 процент, ди белгечләр.


Илдә яшәүчеләрдән буш вакытны үткәрү өчен күпме акча тотарга әзер булуларын да белеш­кәннәр. Респондентлар әйтүенчә, әлеге төр чыгымнар гаилә бюджетының 20 процентыннан да артмаска тиеш. Сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек ялны оештыруга айлык керемнең 10 проценттан да ким булмаган өлешен тота. Ә менә һәр биш кешенең берсе мондый чыгымнарның, гомумән, булмавын әйткән. Бу – өлкән яшьтәгеләр һәм авылда яшәүчеләр, дигән белгечләр. Авылда буш вакыты да юк шул аның.


Дамир ВАФИН, социолог:


– Халыкның буш вакытын үткәрүгә бәйле мөнәсәбәт даими үзгәреп тора. Моңа артык гаҗәп­ләнергә кирәкми. Интернет зур үсеш алган чорда халык азрак укый башлады, дигән фикер белән килешмим. Дөрес, басма китап­ларны азрак сатып алганнардыр. Тик бу – иң беренче чиратта, ин­тернет-китапханә хезмәтеннән файдаланучылар артуы белән бәйле. Тагын шунысы да бар: яхшы китап ким дигәндә 500-600 сум тора. Кризис чорында кесәдән бу кадәр акча чыгарып бирергә теләүчеләр азрактыр, әлбәттә. Безнең ил халкы элек-электән иң күп укучы буларак билгеле.


Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:


– Бүген әти-әниләр гаилә мө­нәсәбәтләренә, баланың үсешенә күбрәк әһәмият бирә. Шуңа күрә телевизор карарга вакытлары да калмыйдыр, бәлки. Гаиләдә бала әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә. Әгәр әти яки әни китап укымый икән, балада аңа карата мәхәббәт тәрбияләп булмаячак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 183, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112