ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Рәнҗетмәсәк иде әнкәйләрне...

 

Яшь гомер сизелми дә үтеп китә. Тормыш корасың, балалар үстерәсең. Тик берзаман сабыйларың үсеп җитә, үзең олыгаясың... Менә шул вакытта һәр ата-ана бер генә теләк белән яши – Аллаһы Тәгаләдән балалар игелеген сорый. Тик теләгән теләкләр, кылган догалар һәрчак кабул буламы?

17-4
Мин бит тиле түгел!

Картлар йортында очраган йөзләр елмаерга тырышса да, сагышлы караш, моңсу күзләр барыбер яшеренеп кала алмый. Шул чакта күңелгә читен, йөрәк урыныннан кузгала. Өлкәннәрнең  телендә гел бер генә сүз бит: “Өйгә кайтам!” Шушы урында үз әбием дә искә төшә. Әллә ничә көн торырдай булып кунакка килә дә өч көннән авылын, йортын сагына башлый иде. Сагынам диюгә, аны йә авылдан килеп алалар, йә үзебез кайтарып куя идек.
Казанның психоневрология диспансерында “онытылып” калган әби-бабайларның, никадәр елап-ялварып утырсалар да, килеп алучылары юк.
Һәдия апаны бирегә 2012 елда ук алып килгәннәр. Әбинең хәтере начарайгач, куйган әйберләрен оныта башлагач, балалары башка чара тапмаган, күрәсең. “Өч кызым бар. Тик алар бер-берсе белән аралашмый. Мин аларны ялгыз үстердем. Әтиләре иртә үлде. Тәртипсез яшәмәдем. Ирем үлгәч, сораучылар булса да, кияүгә  чыкмадым. Кызларымны укытам дип тырыштым. Ике эштә эшли идем. Барысын да эшләргә тырыштым. Тик башым буталып, ялгыш сөйләшә башлагач, мине монда китереп ташладылар. Кызганычмы? Табиблар да кызгана. Кызларымны да чакырып карадылар. Олысы әйтә, әгәр сине чыгарсалар, мин үз-үземә кул салам, ди. Нишләттем икән мин аны? Әнә шул сорауларга җавап эзлим, һич кенә таба алмыйм бит, балам”, – ди әбекәй.


Надежда түтинең әле һаман өмете бар. “Улым яхшы урында эшли. Килен яратмады мине. Гел сүзгә килдек. Мин аларга ышанып, фатирымны саттым, булган акчамны бирдем. Тик алар миннән тиз туйды. Әле ярый улым айга бер килеп, хәлемне белә. Матур киенеп килә. Зур урында эшлим, ди.  Шуңа да мине кешегә күрсәтергә ояла, күрәсең”, – ди ул.  Коридорга чыккач, бер әби үзе килеп сүз катты. Мине үзенең туганына охшаткан икән. “Сагынам, бик сагынам өемне. Тик нишләтим, кайта алмыйм бит. Кызым үлде, улым эчеп йөри. Туганнарым миннән баш тарткан. Вакыт-вакыт саташып сөйләшәм. Әнә шуны сәбәп итәләр дә мине тилегә саныйлар. Ә бит мин барысын да беләм, хәтерлим. Оныгым Ләйләнең туган көне – 5 май, аңа хәзер 12 яшь”, – ди әбекәй.


Әбиләр ята торган бүлек мөди­ре белән сөйләшәбез. “Безнең хас­таханәгә яту өчен терапевттан белешмә кирәк. Кайберләрен район табиблары юллама белән җибәрә. Без аларны озак тотмыйбыз. Алып китүче булса, дәвалау вакыты бер айдан артмый. Тик нигәдер бу хастаханәдә яткан әти-әниләрен, туганнарыннан читен­се­нәләр, аларны ташлап калдыралар, – ди Елена Платова. – Һәр иртәм өенә кайтырга әзер булган әбиләрнең якыннарын, балаларын барлау белән башланып китә. Инде күпләре минем номерымны таный, телефонын алмый йә сүнде­реп куя. Әби­ләрне болай гына хастаханәдән чыгарып җибәреп булмый. Алар барысы да чит кеше ярдәменә мохтаҗ. Вакытында даруларын бирергә кирәк. Өй тәрбиясе – башка әйбер инде ул. Олы кеше өенә кайткач, терелеп киткәндәй була”.

Табибтан курыкмагыз

– Кешеләр табибка күренергә курка, күбесе хастаханәгә килеп ятудан да баш тарта. Баштарак мөрәҗәгать итү бер дә оят нәрсә түгел. Киресенчә, шулай эшләргә кирәк тә. Чир хроник формага әйләнгәч, аны дәвалау кыен. Бездә көндезге бүлек тә бар.  Кеше үз эченә бикләнеп, серен сөйләр кеше тапмый.  Әнә шул аралашу булмау ялгызлыкка, төрле авыруларга китерә дә инде. Бигрәк тә стресс кичерү, депрессиядән чыга алмау психик чирнең сәбәпләре булып тора. Шатлыкны да, кайгыны да кичерә белергә кирәк, – ди мөдир. – Мин биредә 20 ел эшлим. Шул вакыт эчендә нинди генә язмышлы кешеләрне күрмәдем. Күңелгә кыен чаклар күп була. Кайчак, башка мондый авыр язмышлы кеше кермәс инде, дисең дә, син уйлаганнан да аянычлырак язмышлысы килә. Үземнең ике әбием дә олыгайгач авырдылар. Башлары буталды. Мин аларның икесен дә тәрбияләдем. Авыр минутлар да була иде. Эштән арып кайтам, ә анда әбием көтә. Акылга җиңел кешенең нинди кыяфәттә көткәнен чамалыйсыздыр. Тик мин бер дә уфтанмадым. Үз кешеләремне ка­дерләп карадым, соңгы юлга озаттым. Бер уйласаң, әллә мин аларны хастаханәгә сала алмый идемме? Шуннан ни, миңа җиңелрәк булыр идеме? Үземнең алдагы тормышымны уйладым. Бу дөнья белән генә бетми бит әле. Ходай каршысына барасы бар. Анда ни дип җавап бирерсең?

Бала күңеле далада

Өлкәннәр өчен биредә бар мөмкинлекләр тудырылган. Атнага ике тапкыр мунча кертәләр, аша­талар, киемнәрен юалар. Урын-җирләрен алыштырып торалар. Пенсия акчасының бер өлешенә ашыйсы килгән ризыкларын алып бирәләр. Кайбер бәйрәмнәрдә бү­лектә эшләүчеләр үзара акча җые­шып, әбиләргә күчтәнәч өләшә. Бер карасаң, торган урыннары җылы, тамаклары тук. Тик күңелләре генә ятим. Җаннары гына үстергән балаларын уйлап сыза.
–  Соңгы елларда психоневрологик хастаханәдә өлкән яшьтәге кешеләр саны артты. Олы кешегә кайда, ничек тәрбияләсәң дә барыбер, иң мөһиме – җылыда, чистада торсыннар, якыннары яратсын. Хастаханәгә эләккәч алар югалып кала. Куркалар, борчылалар. Бу аларның сәламәтлегенә дә йогынты ясамыйча калмый. Шуңа күрә аларның янына еш йөрергә, өй­дәге мохитне булдырырга кирәк. Башы эшләми дип кенә хастаханәгә салып кую дөрес эш түгел. Яхшы гамәлләр белән, сабыйга караган кебек һәрчак сөендереп торырга кирәк аларны. Тик нигәдер күп кенә балалар бу хакта белми, – ди Казан дәүләт медицина академия­сенең психотерапия һәм наркология бүлеге мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Анатолий Карпов.

Ана артык буламы?

Казан шәһәренең психоневрологик диспансерына 2015 елда – 178, 2016да – 190, 2017 елның соң­гы ун аенда 138 кеше мөрәҗәгать иткән.  Бирегә балалары китерү­челәр дә, “Ашыгыч ярдәм” машинасында килүчеләр дә бар. Көнгә ике мәртәбә яннарына килергә була аларның. Тик бу мөмкинлек бик күпләр өчен хыял гына булып кала. Мин барында гына мөдиргә ике шалтырату булды. Икесендә дә өлкән­нәрне кая куярга белмәгән балалары икән. Мөдирнең сүз­лә­реннән шуны аңладым: беренчесе табиб язуларын юллап, әни­сен бирегә китермәкче, икенчесе акчалы булып чыкты. Көненә 1100 сум түләп, монда урнаштырмакчы. Беренче килешү 30 көнгә төзелә һәм кирәк очракта озынайтыла икән. 


Хастаханә буйлап йөргәндә бер бәхетле әби дә очрады. Хәтирә әбине озакламый өенә кайтарырга җыеналар икән. Улы Илшат бүген аның хәлен белергә килгән. “Узган ел юл фаҗигасендә берьюлы ике туганыбыз үлде. Әнигә бу авыр тәэсир итте. Шунлыктан монда эләкте, – ди ул. – Үз әниемне хаста­ха­нәдә  калдыраммы соң? Балаларым үсеп килә. Ничек башкалар шулай эшлидер, белмим, әмма мин әнинең ризалыгын алырга тиеш. Өлкәннәр китәсе, без каласы бит әле”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 186, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112