ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Антында торучы ата

 

Арча районының Иске Кенәр авылында гомер итүче Габделхәй Ситдыйков – өч баласына әни дә, әти дә. Моннан сигез ел элек хатыны үлеп киткәч, ул балаларын аякка бастыру өчен кулдан килгәнне эшләргә сүз бирә. Һәм гомере буе шул вәгъдәсенә тугры кала да.

17-2
Габделхәй сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң авылда эшкә кала. Армиядә хезмәт итеп кайткач, фермага эшкә урнаша, хуҗалыктан сөт җыя, ветеринария фельдшеры хезмәтен дә башкара.

 

 – Читкә китәсем дә килмәде. Аннан әтинең вафатыннан соң әнинең ялгызын гына калдырырга да теләмәдем, – ди ул.

 
Ә хатыны Рәйхана белән аларны язмыш үзе таныштыра. Бервакыт Габделхәйне Олы Әтнәдә яшәүче туганы үзләренә кунакка чакыра. Кызлар белән таныштырам, дип егетне техникумга да алып бара. Ходайның, амин, дигән вакытына туры килә, күрәсең, Габделхәй үз ярын шунда очрата.
– Ике ай гына очрашып йөрдек тә өйләнешеп куйдык. Миннән 14 яшькә яшьрәк иде ул. Быел 40 яшь тулган булыр иде. Бер-беребезне аңлап, матур яшәдек. Кызыбыз һәм улыбыз туды, – ди Габделхәй Ситдыйков.


Язмышыңа ни язганны белсәң икән лә ул! Олысына – тугыз, кечесенә алты яшь булганда, Рәйхана өченче баласын таба. Гаиләгә тагын бер шатлык өстәлә. Тик ул озакка бармый. Рәйхана икенче көнне хастаханәдә вафат була.


– Ул көннәрдә бөтенләй баш эшләмәде, – ди Габделхәй. – Бу халык нәрсәгә җыелган икән, дим. Рәйханамны соңгы юлга озатучылар икәнлеге башка да килми. Тора-бара, бар нәрсә үз җилкәмә калгач, тормыш алып барырга, балаларны ничек тә үстерергә кирәк­леген аңлагач кына аңыма килә башладым. Ялгызым гына ниш­ләгән булыр идем, белмим. Ярдәм кулы сузучылар табылды. Рәйха­наның апасы Олы Әтнәдә яшәүче Илсөяргә мин гомерем буена рәхмәтле. Яңа Кенәрдән апаларым Ясминур белән Ясминә бик булыштылар. Иске Кенәр мәктә­бен­нән Фәнзия Муллагалиева, Иске Ашыт мәктәбеннән Әминә Әх­мәто­ва, Фирүзә Гарипова, Иске Ашыт мәктәбе җитәкчесе Альбина Мостафина мине аңлап, хәлемә керделәр.


Рәйхананың вафатына да фев­ральдә сигез ел була икән инде. Олы кызлары Гөлчәчәк тугызынчы сыйныфтан соң Олы Әтнә техникумында пешекче-кондитер булырга укый, Раил – сигезенче, төпчеге Гадел – беренче сыйныфта. Гадел күбрәк Илсөяр апасы янында Олы Әтнәдә яши.


– Балалар чип-чиста дәфтәр бите кебек бит. Мин нәрсә эшлим, шуны күреп үсәләр. Хезмәт сөяргә, чисталыкка өйрәттем. Терлекләр асрыйбыз. Атларыбыз бар. Аларны Раил карый. Рәйхана вафатыннан соң бераз юаныч булыр дип, умарта тота башладым. Алар хәзер юаныч кына түгел, файда да ки­терә, – диде Габделхәй Ситдыйков. – Мин хатынымның кабере янында: “Балаларны ким-хур итмәм, аякка бастырырмын”, – дип ант иттем. Сүземдә торам. Ничек итсәм иттем, балаларымның тамаклары тук булды, ертык кием белән йөртмәдем, керләрен юдым, мунчасын керттем. Әнисез рәхәт тормыш күрмәдек, дип берсе дә әйт­мәс дип уйлыйм. Бәхет­ләре генә булсын балаларның.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 183, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112