ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Безгә – 100 ел (3 нче чыгарылыш)


Хөрмәтле укучыларыбыз! Киләсе елның 12 мартында “Ватаным Татарстан” га­зетасының нәшер ителә башлавына 100 ел тула! Белгәне­гезчә, “Эш” исеме белән чыга башлаган басма безнең көн­нәр­гәчә исемен берничә тапкыр үзгәртә: “Татарстан хәбәрләре”, “Татарстан”, “Кызыл Татарстан”, “Совет Татарстаны”, “Со­циалис­тик Татарстан” һәм 1992 елның февраль аеннан – “Ватаным Татарстан”. Аңлашыла ки, еллар узган саен ул заманына күрә төрле шрифтлар белән дә чыга. Юбилейга әзерләнү һәм газета тарихы белән таныштыру йөзеннән, без архивларга мө­рә­җәгать иттек һәм, еллар сулышын тояр өчен, сезне кайбер язмалар белән таныштырып барырга булдык. Бу – хәзер безнең өчен гади язмалар гына түгел, ә чын тарихның үзе.

16-1

Казан хәбәрләре

 

Казанда төзү эшләре

 

Хәзерге көндә Казанда ки­ләсе сезонда төзү эшләрен үз вакытында башлар өчен хәзер­лекләр бара. Төзү материаллары һәм кайбер яңа эшләргә проектлар хәзерләнә.

Канализация

 
Казанның шакшы суларын трубалар аркылы җир астындан агызып торыр өчен, канализация салу эше быел тормышка кертелә башлый. Моның өчен бу сезонда эш­ләргә 375 мең сум акча би­релә. Аның 300 мең сумы үзәктән ссуда итеп алына. Калган 75 мең сумы мондагы акчалардан бирелә. Бу акча белән Яңа бистә дамбасы ти­рәсендән Бакалтайга таба 1200 метр озынлыктагы юан труба эш­ләнәчәк. Киләчәктә шул тирәгә суларны арындыру өчен салыначак станция янында бу трубага шәһәр­нең шакшы сулары җыелачак. Бу юан труба бетондан эшләнәчәк.

Йортлар салу

 
Миргас тыкырыгындагы зур йорт. Миргас тыкырыгында былтыр салына башлаган 63 фатирлы зур таш пулат бу төзү сезонында тәмам була. Аның өчен барлыгы 411897 сум акча тотыла. Бу йорт пар белән җылытылачак, ванна, душ бүлмәләре, җылы бәдрәфләре булачак. Бу йортка гел эшчеләр генә урнаштырылачаклар.

Бишбалтадагы блоклы йортлар

 
Бишбалтада бер-берсенә тоташтырылып салына торган 20 блоклы йорт киләсе сезонда өлгереп бетәчәк. Хәзергә бу йортларның 13ендә эчке эшләре тәмамланып бара. Кайберләре бөтенләй өлгереп җитте. Бу 20 йорт 80 фатирлы булып 272 мең сумнарга төшәчәк.

115 фатирлы зур йорт

 
Шәһәр коммунар хуҗалыгы бү­леге эшчеләре өчен һәр төрле уңай­лыклары белән яңадан 115 фатирлы зур таш пулат салу эшләренә ке­ре­шә. Быелга бу йортның өчтән бер өлеше генә эшләнәчәк. Быел аңар 350 мең сум акча тотыла. Канализация беренче чиратта ясалу һәм башка яктан уңайлыклар булу сәбәп­ле, шәһәр коммуна хуҗалыгы бу йортны зур Проломный урамга салырга уйлаган иде. Кайбер кеше­ләр аның урынына Бишбалтага юга­рырак йортлар салдыруны артыграк күрәләр. Бу йорт­ның салыначак урыны билгеләнеп җиткәне юк эле.

Усиядә (Устье) йөк ташучылар өчен йортлар

 
Болардан тыш Усиядә йөк ташучылар (грузчиклар) өчен 400 кешелек 4 агач йорт салырга уйлана. Боларның һәрберсе 65 мең сумнарга төшәчәк. Берсе җирле суммадан салыначак. Калган өч йортка үзәктән акча соралды.
Болар өстенә тагын Казанда яңа мунча, яңа сугым йорты (бойня), суыткыч һәм икмәк заводы салу мәсьәләләре эшләнә. Ләкин боларны салу эшләре үзәктән акча бирелүгә терәлеп кала.

 
1928 ел, 29 февраль,
№ 51 (2114), 3 бит

 

Татар студентлары кичәсе

 

7 гыйнварда Татар Академия театры бинасында Мәскәү, Казан, Ленинград студентлары тарафындан оештырылган концерт кичәсе булды. Кичәнең башында “Сахра кызы Ләйлә” дигән бер пәрдәлек әсәр уйналды.

 
Зур ике бүлектән үткән кон­цертның беренче бүлегендә иң башлап Гәбәши хоры чыкты. Ләкин аның бүгенге хоры зур уңыш казана алмады, көчсез иде. Тавышны югарырак алдылармы, чәрелдәде, чыелдады. Шулай да ”Бишек җыры”­ның матур үтәлгәнен әйтеп үтәргә кирәк.

 
Хордан соң, Мәскәү консер­ваториясендә укучы Разыя Садыкова чыкты, аның киң тавышы публиканы үзенә тарта. Күкрәк киң, тавыш саф, бозылмаган. “Әллүки” һәм “Сания” операсыннан ариясе матур чыкты. Мәскәү консервато­риясендә укучы кырымлы Яхъя иптәш Шәрәфет­динов скрипкада үз әсәре кырым көе “Дәрвиш”не уйнады, гаят матурлыгы һәм бик оста үтәлүе белән бу көй публикага гәҗәп дәрәҗәдә ошады.

 
Әхәд Хисамов бик матур җыр­лады. Без мондый җыр­чы­ларның булуы белән мактанабыз.


Татар театры техникумы укучысы кавказлы иптәш Шәм­сет­диновның биюен әйтеп китәргә кирәк. Ул кавказ костюмында “Ша­мил дугасы”н биеде. Шәм­сетдинов иптәшнең гаҗәп бер осталык белән биюе халык­ның хушына килде. Кутуйның бүген сөйләгән “Таң фронты” дигән шигыре аның әсәрләре арасында беренчесе, бу әсәр оста язылган булуы өстенә бик оста укылды. Гыйззәтуллин курайда “Гәзи­зәкәй балдыз”, “Каз канаты” көй­ләрен бик матур үтәде. Атаклы җырчы Әлмөхәммәдев гадәт­тәгечә зур уңыш казанды. Аның “Эшче” операсыннан ариясе һәм “Кәккүк” аеруча матур чыкты.


Татар театр техникумы укучылары тарафыннан үтәлгән балет бик сөелеп каралды.


Асия Измайлова “Айсылу” һәм “Мәйсәрә”не җырлады. Асия ханым тавышың көчлелеге белән тиң­дәш­сез җырчы. Анда бетмәс-төкәнмәс тавыш хәзинәсе бар. Ул кайбер җырчылар шикелле авыз эчендә боламык пешерми, сүзләре бик ачык чыга. Концерт бик җанлы үтте. Публика ялыкмыйча аерым бер дикъкатъ белән тыңлады, туймады.


М. Яхин (Донбаслы).

 
1928 ел, 12 гыйнвар,
№10 (2073), 3 бит

 

Матбагалары һәм техника

 

Борынгы Россиянең төрек татар халкы арасында даими һәм вакытлы матбугатны басып тарату эшендә Казан шәһәре револю­циягә кадәр зур гына урын тотып килде.


Төрле статистика мәгълү­мат­ла­рына караганда, Казанда 1907 елда төрк-татарлар өчен 944 табак матбугат басылып, ул һәр елны арта бара.
Октябрьнең 10 еллыгын тутырып 11 еллыгына чыгачак матбу­гат­ның халык арасына басып таралуы эшендә Казан матба­галарының үзләренең иске урыннарын югалтканнары юк, бәлки һаман арттыра баралар. Бер “Камил Якуп” матбагасы үзе генә 1927-1928 нче елларда барысы дәүләт нәшриятенең өч мең табактан артык нәрсәсен басып таратырга тиеш. Шуның өс­те­нә башка нәшриятләрнең нәшер­ләрен дә кушкач Казан матбагаларыннан сорала торган эш рево­люциягә кадәргедән 4-5 өлеш арта.


Шул кадәр эшне эшләп чыгар өчен безгә ике нәрсәне күз алдында тотарга кирәк. Берсе, мат­ба­галарның эчке төзелеше һәм алардагы машиналарның хәле. Дөнья сугышы башланганнан бирле Казан шәһәре матбагаларындагы басу машиналары яңар­тылмаган хәлдә, гомумән матбага машиналары сугышка кадәр дә, Россиягә заграницадан ките­релгәнгә, аларны китерү байтак кына кыйммәткә төшә иде. Хәзерге көндә машина­ларның тузуы 50-60 процентка баса.


Икенче яктан, матбагалардагы эшче көчнең квалификациясен арттыруга да хәзергә кадәр бер төрле дә көч куелмады дисәм ялгышкан булмам.
Китап-журнал техникасы да үзенең психологиягә тәэсире бе­лән башка сәнгатьләрдән калышмый. Шуның өстедә, эшләүче­ләрдән әллә никадәр белем һәм тәҗрибә сорый.


Безнең матбагачылык сәнәга­тендә гали белемле, производ­ствоның бөтен процессын белә торган матбага техниклары юк. Башка сәнәгатьләр үзләренә кеше хәзерләү өчен урта һәм гали уку йортларына хуҗа булсалар да, матбагачылык сәнәгате фаб­рик-за­вод мәктәпләреннән еракка киткәне юк.
Югарыда язылганнарга карап безнең алда ике мөһим мәсьәлә тора.
Берсе, хәзерге көндә Казандагы эшләп ятмакта булган матба­галарның машиналарын яңарту, бөтенләй яңарту мөмкин булмаганнарын, хәзерге сорауны үти алырлык ремонт ясаттыру.


Икенчесе исә, матбагаларда эшләүчеләрнең квалификация­ләрен арттыру һәм матбага техниклары хәзерләүнең чарасын күрү.


Бездә матбага техниклары хәзерләүнең берничә юлы бар: беренче юл, фабрик-завод мәк­тәп­­ләре аша. Ләкин аларның чыгарган кешеләре безнең производствада 5-10 ел эшләгән кешеләр кадәр эшли алмыйлар. Аларның бераз теорияләре генә бар. Алар үзләренең теория­лә­рен практика белән бәйләп 5-10 ел эшләсәләр генә безгә кирәкле кешеләрне бирә алалар. Икенче юл, Мәскәү­дәге гали художество-театр техни­кумы­ның полиграфия факультеты аркылы (анда да хәзергә бары бер генә татар егете укый).
Бу юл белән дә без 5-6 елдан да элек үзебезгә кирәкле матбага техниклары күрә алмаячакбыз.


Өченче юл, читләр ярдәмен­дән файдалану. Ниниди дә булса берәр урыс матбага технигын алып шу­ның кулына берничә кешене биреп, шуларны өйрәттерү. Ләкин башта ук, мин матбагачылык сәнга­те дә үзенең психо­логиягә тәэсире белән башка сәнгатьләрдән калышмый дип әй­теп киттем. Урыс технигы үзенең эшен нинди генә яхшы белмәсен, татар мәсьәләсе­нең психологиясен бөтене белән аңлап бетерә алмаячактыр дип беләм.


Минем анда күрсәтелгән чараларым шулар: берсе хәзерге Казан матбагаларында шундый эш бел­гән кешеләргә мохтаҗлык зур икәнен игътибарга алып, Татарстан Дәүләт нәшриятенә һәм татполиграфка үзләренең матбагаларында яхшы эшләүче һәм эшкә күңел биргән берәр наборщик һәм берәр печәтникны Мәскәү типо­графияләренә җибә­реп берәр яки икешәр ай эшләтеп практика күрсәтеп кайтару.


Икенчесе, Казан матбагаларында байтактан бирле эшләүче, тәҗрибә алган, һәм матбага эшенә күңел биргән, организаторлык көче булган бер кешене гыйльми үзәкнең фәнни командировкалар линиясе буенча Германиянең Берлин яки Липск шәһәрләренең берсенә җибәреп берничә ай эш күрсәтеп кайтару.


Мәсьәләнең полиграфия сәнәгате өчен мөһим булуын искә алып, шул хакта сөйләшү өчен Татарстан Дәүләт нәшрияте, татполиграф һәм гәҗит-журнал ида­рәләрендән вәкилләрен чакырып бер җыелыш ясап мәсьәләне җентекләп тикшерү.


Һәр хәлдә бу мәсьәләнең вакытлы кузгалуын игътибарга алып мин тиешле чаралар күре­лүенә ышанам.


Габдулла Әхмәтов.

 
1928 ел, 28 февраль,
№50 (2113), 3 бит

 

Игълан

 
Елгалар аръягы төбәгендәге эшчеләр, фабзавкомнар, хөкүмәт мөәссәсәләре һәм хосусый кешеләр дикъкатенә.


Шушы елның июль 25ендән эшчеләр бистәсендә (элекеге Ягодныйда) Краснококшайский урамында Бухарин исемендәге балалар клубында “Кызыл Татарстан” гәҗитенең үзенең шәгъбәсен ача. Шул урында “Кызыл Татарстан” гәҗитенең “Крестьян гәҗите”нә һәм “Чаян” журналына әбүнәләр алына. Игъланнар кабул ителә.


Шунда ук “Кызыл Татарстан” гәҗите хозурындагы эшче – хәбәр­челәр бюросы һәм көтепханәсе урнашты.


“Кызыл Татарстан” идарәсе.

 
1924 ел, 28 июль,

№143(1055), 4 бит

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 183, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112