ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Тел кадере югалткач беленә

 

Бөтен нәрсәнең кадере авырлыклар аша килгәндә беленә. Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев белән сөйләшкәч, моңа тагын бер кат инанасың. Остаханәсенең тулы бер диварында идәннән түшәмгә кадәр китап белән шыплап тулган киштәләр, калган якларында – картиналар. Аларның барысыннан да көчле рух бөркелә. Милли рух. Әхсән Фәсхетдинов, Бакый Урманче кебек олпатлар фатиха биргән рәссам милләтнең киләчәге турында уйлана.

18-1

– Зөфәр абый, Татарстан рәссамнары бүген нинди хәлдә?

 
– Татарстан рәссамнарының хәле җиңел түгел. Мин чын рәс­самнар турында әйтәм. Бар конъюктурщиклар, алар җил кайсы яктан исә, шул якка авыша, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә эшли. Әмма аларны күтәрәләр. Соңгы вакыйгалардан бер мисал. Кремльнең үзәгендә, “Хәзинә” картиналар галереясында Никас Сафронов күр­гәзмәсе оештырылды. Рәссам буларак, ул түбән дәрәҗәдә. Техника да, иҗат та юк. Әмма аны Татарстанга Президент чакыра. Чөнки ул – безнесмен һәм реклама, пиар эшләре остасы. Иҗат кешесе мондый вак эшләрне булдыра алмый һәм еш кына күләгәдә кала. Татарстанда яхшы рәссамнар бар, алар да “Хәзинә”дә, сирәк булса да, күргәзмәләрен оештыра. Ләкин бу күргәзмәләргә түрәләр йөрми, чөнки алар модада түгел.

 
– Остазыгыз Бакый Урманче да түрәләр тарафыннан хупланмаган...


– Бакый абый икенче заманга эләкте. Аны туры сүзле булганы өчен яратмыйлар, ләкин ихтирам итәләр, фикере белән исәплә­шә­ләр иде. Партиядә кибәкне орлыктан аера белә торган кешеләр утырды һәм алар кайда иҗат, кайда халтура икәнлекне чамалый белделәр. Белемнәре җитми икән, белгеч белән киңәшләштеләр. Мин, ярый әле Бакый абый үлеп котылды, дим кайчак. Әнә Харис Якупов нинди зур рәссам иде, үзгәреш заманы башлангач, аның да кадере бетте. Хәзер Якупов ни, Сираҗиев ни, аермасын белмиләр. Гәрчә иҗатлары чагыштырырлык булмаса да.


– Бакый абый, нишләптер, Илһам Шакировның портретын ясамаган...


– Илһам Шакиров – бик яхшы җырчы. Әмма яшьрәк чакта һа­валы иде. Бәлки шуңа ясыйсы килмәгәндер. Бакый абый үтә сизгер, башкалар күрмәгәнне дә күрә белде.


– Татарстан Рәссамнар бер­легенең дәрәҗәсе бармы?


– Бу сорауның ник бирелгәнен аңлыйм. Чөнки берлек турында махсус сүз таратучылар җитәрлек. Имеш, бездә күбрәк үзешчәннәр, алар ясаган картиналар бик үк көчле түгел. Ә бит берлектә 200дән артык рәссам бар. Аларның 72се – Россия берлеге әгъзасы. Алар үзешчән була аламы инде? Дөрес, без махсус белеме булмаган кеше­ләрне дә кабул итәбез. Тумыштан сәләтле кешегә ярдәм итмәгәч, берлекнең нигә кирәге бар? Мәсәлән, Нәҗип Нәккаш – белеме буенча филолог, аны, махсус белеме булмагач, Россия берле­генә кабул итмәячәкләр. Без кабул иттек һәм ул әнә ничек күтәрелеп китте! Мәхмүт Исмәгыйлов та – бик талантлы егет.


Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге белән уртак тел тапмагач, Мәскәү белән турыдан-туры эшли башладык. Россия берлеге үзе шулай эшләргә тәкъдим итте. Аларга безне, милләтчеләр, татарлар белән генә эшлиләр, дип әләкләгән хатлар килеп ирешкән, ләкин дәлилләре юк иде. Дәлил булмагач, гаепләүләр дә сабын куыгы кебек шартлап юкка чыкты. Дәрәҗәбез түбән түгел, анда без­нең белән санлашалар. Ә биредә... уртак тел табып, “Зур Идел” күр­гәзмә комиссиясен оештыра алмадык. Татарстан бүлеге эшләрен бәяләмибез, дип бел­дерделәр. Кайбер рәссамнарыбыз тавыш кү­тәргәч, аларның картиналарын карадылар. Мин исә үзем­некеләрне күрсәтмәдем. Минем рәссамна­рымны үгисетәләр икән, ничек үз эшемне тәкъдим итим? Язга таба үзебез выставкомны (күргәзмә комиссиясе) чакырырга килештек. Менә бу бүлгәләнү элекке заманнардан ук башланды. Хәзер инде шушы дәрәҗәгә җитте. Татар башын татар ашый. Проблемага өс­тәнрәк карасаң, татарны бүлгәләү бик оста итеп чит куллар тарафыннан башкарыла бит. Шуны күреп бетерү җитми. Төрле берлекләргә бүленә башлангач та, Мәдәният министрлыгына барып, зинһар, юл куймагыз моңа, дидем. Закон буенча тыю юк, диделәр. Канунның язылмаганы да бар һәм анысы язылганыннан өстенрәк булырга мөмкин. Тик бездә язылмаганы белән исәпләшү бетте. Хәер, бүл­гәләнү рәссамнар арасында гына түгел, бөтен җирдә ул хәзер.

 
– Татарстан Рәссамнар берлеге 80 еллыгын билгеләп үтте. Кырымда күргәзмә шул сә­бәпле оештырылдымы?


– “Кырым – минем йөрәгемдә” дигән күргәзмә даими эшебезгә әйләнде. Кырым татарлары арасында дусларыбыз күп, шөкер. Киләсе елга бу эшебезгә биш ел була. Монда сәясәтнең бернинди катнашы юк. Иҗат белән сәясәт – бер-берсенә капма-каршы төшен­чәләр алар. Бу күргәзмәдә Татарстан берлегеннән генә түгел, бө­тен берлекләрдән дә рәссамнар катнаша ала. Бу хакта һәрчак искәртеп, игълан итеп торабыз.


– Рәссам булу – балачак хыялымы?

 
– Балачак хыялы – очу иде. Дүрт яшьтән рәсем ясадым, алар­ның барысында да кешене очышта сурәтләгәнмен. Очу аппаратлары, самолетлар ясадым. Рәссам булмасам, мөгаен, инженер булып киткән булыр идем. Очасы килү алты яшемдә самолетта “куян” булып очуга этәрде. Ул көнне әни Үзбәкстанда яшәү­че апасын аэропортка озата китте. Без, өч яше дә тулмаган энем белән, урамда уйнап йөри­без. Әни­нең самолетлар янына барасын белгәч, ничек тә аларга иярәсе килде. Әни исә пычранып беткән өс киеменә бер генә карады да, каласыз, диде. Бирешмәдек, кача-поса артларыннан киттек. Тукталышка җитәрәк кенә безне шәйләп алдылар. Өйгә кайтарырга вакытлары юк, өстәвенә троллейбус та килеп туктады һәм олылар безне дә ияртергә мәҗбүр булды. Аэропортта исә, апа белән әни сөй­ләшеп торган арада, шыпырт кына трап куелган самолетка менеп киттем. Ә анда пассажирлар кермәгән, очкыч буп-буш иде. Тәрәзәдән ташкын булып пассажирлар якынлашканын күргәч, бер утыргычка сеңдем. Яныма кызмача пассажир утырды. Әллә ни  бәйлә­неп тормады, каешын эләктерде дә йоклап та китте. Ике сәгатьләп вакыт узгач, апаны эзләп таптым. Апа белән бер-бер артлы ике самолетта очтык. Ул, нишләптер, әнигә, Зөфәр минем белән дип, телеграмма сукмаган. Барып җит­кәч, берничә көн үткәч кенә хәбәр иткән. Әни, бичаракай, мине урлаганнар дип санаган булган икән инде. Мин исә, әни каршында гөна­һымны аз булса да киметермен дигән ният белән акча эшләп, Сә­мәр­канд базарыннан биш сумга ефәк яулык алып кайттым...


– Әти-әниегез сезнең сәләтне кайчан шәйләп алды соң?


– Алардан бигрәк, башлангыч сыйныфтагы укытучым Мария Пав­ловна Дәминова аңлады. Әни­гә, балагыз рәссам булачак, дип әйтте. Мондый фикергә матур язу дә­ресендә килгәндер. Чөнки ул безгә сурәт ясата һәм янына хәрефен яздыра иде. Мин мәшһүр 39 нчы инглиз мәктәбендә укыдым. Монда беренче сыйныфтан ук инглиз теле дәресе керә, рус теле тирәнтен өйрәнелә, татар теле, факультатив булып, 7 нче дәрес итеп билгеләнә иде. Ул вакытта башкалар кайтып китә, татар балалары дәрескә кала. Ирексездән телгә карата нәфрәт барлыкка килә. Мин тырышып укыдым, әмма өйдә аралашу күбрәк русча булды. Өй турында сүз чыккач, шунысын да әйтик, әти, сугыш ветераны, үтә туры сүзле, гадел булды. Шул сыйфатлары аркасында үзе дә бик нык кыйналды. Хәтта гаиләбезгә Казаннан Үзбәкстанга китәргә һәм анда күпмедер яшәргә туры килде. Укытучым да бик гадел иде. Бу мәк­тәп­кә эләгүе бик читен, анда түрәләр үз балаларын урнаштырырга тырыштылар. Шул сәбәпле, мин кабул ителгән балалар исем­легеннән сызып ташланган да булганмын. Укытучы мәктәп директорына, беренче чиратта исемлекне түрә­ләрдән чистартыгыз, дигән һәм мин кире торгызылганмын.


– Иң соңгы дәрес итеп татар теле билгеләнгәнгә, татарларда үз теленә нәфрәт уянды, дидегез. Ә үзегез нинди фикердә булдыгыз? Татар телен ничек өйрәндегез?


– Билгеле, факультативта гына әллә ни өйрәнеп булмый, дисәм, бик йомшак булыр. Ул дәрес берни дә бирмәде диярлек. Безне авыл коткарды. Бер авыз татарча бел­мәгән килеш җәйге каникулга кайтып китәбез, укырга килгәндә, ки­ре­сен­чә, татарчаны су урынына эчәбез, русчаны оныта идек. Мәктәптә миннән “чаплашка”, “татарва” дип, көлделәр. Мин исә: “Я вам докажу, что больше вас буду знать русский”, – дип җавап кайтардым. Бусы инде уртанчы сыйныфлар һәм безнең сыйныф җитәкчесе Зинаида Николаевна иде. Мин аның фамилиясен хәтерләмим, соңрак ни өчен икәнен үзегез дә аңларсыз. Мария Павловна менә гомер буе хәтердә, мин аны 40 елдан соң яңадан эзләп таптым, үземнең рәссам булуымны әйттем. Ул урын өстендә иде инде, сине көткәнмен икән, дип кочаклап алды һәм озак та тормый бакыйлыкка күчте.
Зинаида Николаевна да, үскәч кем булырсыз, дип сорый иде. Мин рәссам булам, дигәч, куырылып килгәне истә. “Син? Рәссам? Лаек түгел син рәссам булырга!”– дигән иде. Үзе миңа ышанмый, үзе күзәтә. Сыйныфташларым алдында рус телен сездән яхшырак беләчәкмен, дип әйткәч, мин бераз акча юнәтә һәм шул акчага китаплар сатып ала идем. Озакламый рус телен, чыннан да, бик яхшы белә башладым. Зинаида Николаевна исә, үҗәтле­гемне күрсә дә, минем сәнгать училищесына, аннары академиягә ке­рәчәгемә ышанмады. Урамда бер очратып, бу хакта әйткәч, ничектер кечерәеп калып, саубуллашырга да онытып китеп барды... Татар телен дә үзлегемнән өйрә­нергә туры килде. Татарча китаплар сатып алып, олпат шәхесләр белән аралашып, камил булмаса да, мин татарча сөйләшергә өйрән­дем.


– Балага, синнән беркем дә чыкмый, син лаек түгел, дип тор­гач, ул, мөгаен, моның белән килешәдер дә...


– Хәзерге мәгариф системасы менә шушы фикерне алга сөрә кебек тоела миңа. Минем чорда исә мондый укытучылар янында чын педагоглар да бар һәм алар күбрәк тә иде. Сәнгать мәктәбендә укытучым сугыш кичкән танкист Рәшит Гыйззәтуллин булды. Аның чынга ашмаган хыялы – академиядә уку иде. Рәшит абый мине өлкәнрәк укучыларга үрнәк итеп куя, ә те­геләрендә борын җыеру, көнләшү барлыкка килә иде. Мария Дә­минова, Рәшит абый, әти мине гадел булырга, көрәшергә өйрәтте. Югары уку йортының беренче курсында укыганда Бакый Урманче белән танышып, аның остаханә­сенә йөри башладым. Аны күзәтеп утыру, аралашу гына да күп нәрсә бирде. Аннан фикердәшләрем барлыкка килде. Празат Исәнбәт, Туфан Миңнул­лин, Марсель Сәлим­җанов...


– Туфан, Марсель абыйлар нинди кеше иде?


– Театр Туфан абыйның портретын ясарга заказ бирде. Башта бу эш башка рәссамга йөкләнгән булган, Туфан  абый исә аңа рөхсәт бир­мәгән икән. Мине исә “Әбигә хат килде” дигән картинаның авторы булуымны белгәч сайлаган. Килеп керде остаханәгә, бергәләп чәй эчтек, сөйләшә башладык. Туфан абый берзаман кыбырсый башлады. Аннан соң түзмәде, Зө­фәр, син кайчан эшли баш­лыйсың соң, дип сорады. Мин, сез ишектән килеп керүгә эшли башладым, дип җавап бирдем. Картина аңа ошады, алырга исә үзе түгел, Шамил Закиров белән Марсель Сәлимҗанов килде. Шамил абый, менә бу төше килеп бетмәгән, ахры, дип сүз башлаган иде, Марсель абый көчле тавышы белән, әйбәт! – дип пичәт сукты. Үзе ошаттымы, ди. Ошатты, дип җавап бирдем. Башын чайкап торды-торды да: “Мин сиңа үземне ясарга рөхсәт итмәс идем... Кеше­ләрнең эчемдә ни ятканын белү­ләрен теләмәс идем. Син бит Туфанның бөтен эчке дөньясын, авыл агаена хас булган саранлыгына кадәр чыгарып сал­гансың”, – диде. Марсель белән бу вакыйгага кадәр үк аралаша башлаган идек инде. Аны яратмаучылар да шактый, әмма миңа аның көчле рухлы булуы бик ошый иде. Марсель гади кеше күрмәгәнне күрә белә, ышандыру, үзе артыннан ияртү сәләте зур. Искитмәле гадел кеше. Мөгаен, аның болай формалашуына спорт та тәэсир ит­кәндер. Портретын ясадым Мар­сель­нең... Тик үзе генә күреп өл­гермәде, фанилык белән араны кинәт өзде...


– Без бүген – бүлгәләнгән, теле кысылган халык. Ничек уйлыйсыз, татар милләт буларак сакланып кала алырмы?


– Иманым камил, сакланып калачак. Бу авырлыклар – халыкта лидерлар тәрбияләүгә менә дигән җирлек ул. Дөресен әйтик, безгә бит соңгы вакытта тел дә, милләт тә кирәкмәде, югалткач кына айный башладык. Инде яхшы мәгънәдә горурлык тәрбияләргә, бердәм булырга, үз көчебезгә ышанырга да өйрәнербез, шәт.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 186, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112