ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Ришвәт хәтерне кыскарта

 

ЮХИДИ хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләр, вуз укытучылары... Республика халкы тарафыннан иң ришвәтчел дип саналган һөнәрләр исемлегенең беренче өчлеге әнә шуннан гыйбарәт. Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан халык арасында уздырылган быелгы сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

2-2
Шаккатарлык яңалык түгел бу, билгеле. Елның-елында үт­кә­рел­гән социологик сораштыруларда бу һөнәрләрнең беренче өчлек­тән төшкәне юк әле. Соңгы елларда әлеге һөнәр ияләрен иң риш­вәтчел дип атаучылар саны кимү генә игътибарга лаек. Татарстан социаль-икътисадый мо­ниторинг комитетының мәгъ­лүмати-анали­тик үзәге башлыгы Эльвира Юрасова сүзләренә караганда, җиде ел эчендә әлеге һөнәр ияләрен ришвәтчел дип санаучылар уртача 20 процентка кимегән. “Мондый төр сораштырулар уздырыла башлаган 2010 елдан бирле ЮХИДИ хезмәт­кәрләрен “ришвәт яратучы” дип атаучылар саны – 71,8 проценттан 50,6 процентка, сәла­мәтлек сак­лау тармагында хезмәт куючыларны иң ришвәтчел дип әй­түчеләр – 66,1 проценттан 45 про­центка, вуз укытучыларына шик­ләнеп караучылар 60 проценттан 41,5 процентка калган”, – диде ул кичә журналистлар белән очрашуда. Соңгы өч ел эчендә республикада ришвәт­челек белән күз­гә-күз очрашучылар саны да – 10,2 проценттан 8,9 процентка, җае чыкса, акча “төртергә” әзер торучылар исә 62,2 проценттан 53 процентка кадәр кимегән. Иң кызыгы шул: соңгы арада риш­вәт­челек халыкны борчыган иң төп мәсьәләләр рәтеннән төшеп үк кала башлаган. Бүген ул республика халкы­ның үзәгенә үткән проблемалар арасында 13 нче урында тора. Алдагы елларда исә республика халкы ришвәт­че­лек­не 11 нче урынга куйган булган.


Татарстан Президенты каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Иван Гущин сүзләренә караганда, бүген идарәдәгеләр ришвәт бирү-алу белән мавыгучылардан тыш, мал-мөлкәте турында дөрес мәгълүмат бирергә “оныткан” хәтерсез түрәләргә каршы да көрәш алып бара. Уз­ган ел республикада шундый алты министрны фаш иткәннәр. “Бездә керемнәр турында мәгъ­лүмат тәкъдим итү 2009 елдан бирле гамәлдә. Теләге булган ке­шегә декларацияне дөрес итеп тутырырга өйрәнү өчен вакыт җитәрлек булды”, – дип “төрт­терде” Гущин.


Баксаң, муниципаль дәрә­җәдә андый хәтерсезләр саны тагын да күбрәк икән. Агымдагы ел­ның тугыз аенда керем-чыгым­нары турында ялган мәгълүмат тапшырган 197 муниципаль хез­мәткәр җаваплылыкка тартылган. Киләсе елның 1 гыйнварыннан муниципаль түрәләрне тагын бер яңалык көтә. Алар Татарстан Президенты каршындагы ришвәт­челеккә каршы көрәш идарәсенә керемнәре турында белешмә җи­бәреп торырга тиеш булачак. Дө­рес, мондый документ алардан элегрәк тә таләп ителгән. Әмма ул кадрлар хез­мәте бусагасыннан да ерак кит­мәгән. Идарә башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, әлеге яңалык 7 мең 986 муниципаль хезмәткәргә кагылыр дип көтелә. “Әлеге саннар куркуга сала, билгеле. Алар мондый бе­лешмәне тормыш иптәше, балалары өчен дә җыярга тиеш булачак бит. Шушы 20 мең белешмәне ясау өчен 400 данә компьютер кәгазе яки бер тонналап кәгазь бите кирәк дигән сүз”, – диде Иван Гущин, уенын-чынын бергә кушып. Шу­ңа күрә идарә бел­геч­ләре бу бе­лешмәләрне электрон рә­вештә генә кабул итәр­гә булган. Чүбе дә, мәшәкате дә азрак.


Киләсе елдан дәүләт хез­мә­тендәге затларга эш вакытында югары уку йортларында лекция­ләр укуны да тыймакчылар. Студентлар белән очрашырга телә­гән түрә бу хыялын ял көннә­рендә, йә булмаса, ял вакытында гына чынга ашыра алачак. “Тү­рәләрнең шул рәвешле өстә­мә акча эшләвеннән дәүләт хез­мәте зыян күрергә тиеш түгел”, – ди Гущин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 183, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112