ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Берләшми хәл юк

 

Күп кенә өлкәдә башкарасы эшләр булса да, начар яшәмибез. Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында, узып баручы елга нәтиҗә ясап,шулай дип белдерде.  

2-3

Билгеле булганча, Татар­стан­ның Россиядәге Вәкаләтле вәкил­леге каршындагы медиаклуб 2010 елның декабрендә оешты. Ул федераль һәм Мәскәү мәгъ­лүмат чараларында эшләгән йөз­дән артык журналистны берләш­терә. Алар­ның барысы да Татарстанда туган, шунда укыган яки эшләгән.  Быел дүртенче тапкыр үткәрелүче оч­рашуда бер генә мәсьәлә дә читтә калмады кебек. “2017 елны йом­ак­лыйбыз. Күп кенә өлкәдә башкарасы эшләр булса да, начар яшә­мибез дип саныйм”, – диде Рөстәм Миңне­ха­нов, очрашуны ачып. Республика башлыгы сүзлә­ренә караганда, ел азагына республикада тулай тө­бәк продукты­ның өч процентка үсүе көтелә. Сәнәгать җи­тештерү күләме якынча 2 триллион 150 миллиард сум булыр дип фаразлана.

 
Республика Президенты бе­лән очрашкан журналистлар соң­гы арада телдән төшмәгән тел мәсьәләсен дә читләтеп үтмәде. Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан татарларның үз телләрен активрак кулланырга тиешлеген ис­кәрт­те. “Телне өйрәнергә теләгән кеше­ләргә уңайлы методика тәкъ­дим итәргә кирәк. Әдәби тел ул –  бөтенләй икенче, аны өйрәнү өчен күп көч сорала. Минем фи­керемчә, бу – иң мөһиме түгел. Иң мөһиме, аралашу теле булырга тиеш. Бездә татар телен өйрәнү өчен инфраструктура бар. Ә Татарстаннан читтә яшәүче кеше­ләрдә ул юк. Бездә “Ана теле” программасы булса да, ул чикләнгән. Без тагын да нәтиҗәлерәк ысул уйлап табарга тиеш”, – диде Рөс­тәм Миңне­ха­нов.


Республика башлыгы берочтан Татарстан мәгариф министры кә­нә­­фиендәге үзгәрешләргә дә мө­нәсә­бәтен белдерде. “Мин дә мо­ңарчы президент булып эшлә­мә­дем. Һәр­кем үз вазыйфасын эш барышында өйрәнә, үзләштерә башлый. Бу кем­неңдер көченнән килә, кемнеңдер юк. Сүз дә юк, мәгариф тармагы бик катлаулы. Бүгенге каршылыклы шартларда безнең дә гаебебез бардыр. Барысын да тәр­типкә салып, тынычландыручы, бер­ләштерүче кеше кирәк. Рафис Борһанов зур хезмәт юлы узды. Ул Казанда да, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында да эшләде. Бу системаны белә. Ул авыл хуҗа­лыгы институтын тәмамлаган бит, диярсез. Мин дә шушы уку йортында укыдым. Шуннан ни? Без һәр көнне нәрсәгә дә булса өйрәнергә тиеш”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Очрашу азагында Рөстәм Миң­неханов Россия Президенты сайлауларында Владимир Путин кандидатурасын хуплавын да белдерде. “Без катлаулы шартларда яшибез. Россиянең көчле булмавын теләүчеләр дә бар. Барысы да безнең илнең күндәм булуын телиләр. Мондый четерекле вәз­гыятьтә без барыбыз да берлә­шергә, илебезнең булачак Президентына ярдәм күрсәтергә тиешбез”, – диде Рөстәм Миңнеха­нов. Мәгълүм булганча, ике көн элек Россия Президенты Владимир Путин Түбән Новгородта ГАЗ предприятиесе хезмәт­кәрләре бе­лән очрашуда 2018 елда Президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итүен белдерде. “Мин Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына үз кандидатурамны тәкъдим итәм”, – диде ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 183, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112