ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Тырышкан табар

 

Машина төзелеше комплексы республика икътисадының мөһим өлеше булып тора. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан ярминкәсе”ндә ике махсуслаштырылган күргәзмәне ачу тантанасында әйтте. Башкалада узган “Машина тө­зелеше. Металл эшкәртү. Казан” һәм “TehnoСварка” күргәз­мәлә­рен­дә Россиянең 20 төбәгеннән һәм 17 чит илдән 150дән артык предприятие катнаша.

2-1

Чара кысасында WorldSkills стандартлары буенча Татарстан төбәк этабының сайлап алу ярышлары да уза. “Машина төзелеше комплексы республика өчен дә, тулаем ил өчен дә икътисадның мөһим өлеше булып тора, – диде республика башлыгы күргәзмәдә катнашучыларны сә­ламләгәндә. – Бүген без машина төзелеше предприятиеләре өчен гаять әһәмиятле булган казанышлар белән таныша алабыз. Рос­сия­нең башка төбәкләреннән килгән компанияләр вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә. Бу күргәзмә иле­безнең машина төзелеше комплексы үсешенә этәргеч бирәчәк дип ышанам”.
Татарстанда хакимият һәм сә­нә­гать арасындагы хезмәттәш­лек­нең үсүен  чарада катнашкан World­Skills International башкарма директоры Дэвид Хоуи ассызык­лады.  “Бүген бу аеруча да әһә­мият­ле, чөнки без барыбыз да глобаль, көндәшлеккә аеруча сәләтле булган базарда эшлибез”, – диде ул. 2019 елда Казанда узачак дөнья чем­пионатының югары дәрәҗәдә үткәреләчәгенә ышаныч белдерде.
“Казан ярминкәсе”ндә Татарстан машина төзелеше пред­прия­тиеләренең координация советы­ның җиденче утырышы да узды. Быелның  ун  аенда респуб­ли­ка­ның машина төзелеше пред­прия­тие­лә­ре 400 миллиард сумлык товар җи­тештергән. Сәнәгать җи­теште­рү­чән­леге индексы 107 процентка җиткән. “Бүген республикада машина төзелеше комплексы яңар­тыла, яңа пред­прия­тие­ләр ачыла, заманча техноло­гияләр кулланышка кертелә”, – дип белдерде утырышта катнашканда Рөстәм Миң­неханов. Президент кадр­лар мәсьәләсенә дә аерым тукталды. Бу өлкәдә  WorldSkills аеруча нык ярдәм итә, дигән фикер белдерде ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 183, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112