ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Яңа елның иске хикмәтләре

 

Быел кыш сагындырып кына килде. Шуңа күрәдерме, декабрьгә аяк басканны сизмичә дә калдык. Ә Яңа ел кар яуса да, яумаса да киләчәк. Сораштыру мәгълүматларына караганда, былтыр илдә яшәүче гаиләләр бәйрәм киченә әзерләнү өчен уртача 14-15 мең сум акча туздырган. Быел чыгымнар тагын да артмагае әле. Кибетләрдә мандарин, уенчыклар кыйммәтләнгән дә инде. Якынлашып килүче Сары эт елы гаилә кору өчен дә бик яхшы икән. Димәк, кесәдәге акчага тагын урын табылачак. Кыш бабайларга гына борчыласы юк. Аларның “урак өсте” башлана. “ВТ” хәбәр­челәре, быелгы бәйрәм бәясен исәпләп, киләсе елга фаразлар ясарга тырышты.

1-1

Балалар да, олылар да көтеп алган могҗизалы бәйрәмне чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый, әлбәттә. Йорт түрендәге иң кадерле кунак бит ул! Республикада чыршы базарлары декабрь­нең егермеләренә таба эшли башлаячак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Урман хуҗалыгының матбугат хезмәтендә. Аннан алынган мәгълүматларга караганда, бәй­рәм­гә дип агачларны махсус үс­терәләр. Болар, нигездә, чыршы һәм нарат. Бәясенә килгәндә, бәй­рәм бизәгенең кыйммәте базардагы сорауга бәйле. Әмма агачның биеклегенә карап, эшмәкәрләргә тәкъдим ителә торган бәяләр дә бар. Ул бер метрлы чыршыга – 220, ике метрлысына – 280, ә өч метрлы агачка 600 сум күләмендә билге­ләнгән. Бәйрәм бизәген законсыз рәвештә урманнан кисеп кайтучыларга исә штраф яный. Авыл агаена кесәсеннән 3-4 мең сум чыгарып бирергә туры килсә, юридик затларга штраф күләме 300 мең сумга кадәр җитә. Узган ел урманчылар Түбән Кама урманчылыгы биләмәсендә 70тән артык нарат кискән ир-атны тоткарлаган. Зыян күләме 1 миллион сумнан да артып киткән.

 
Каш ясыйм дип күз чыгарудан куркучыларга исә чыршыны өйгә кадәр китереп бирәләр. Интернет-кибетләрдә мондый тәкъдимнәр шактый. Шундый сәүдә нокталарының берсенә “Ватаным Татарстан” хә­бәрчесе дә шалтыратты. “Без тере чыршы һәм наратлар гына сатабыз. Иң кечкенә агачның бәясе 540 сумнан башлана. Ә өч метрлы гүзәл өчен ике мең сум чамасы түләргә туры киләчәк. Бөтен агачларга да тиешле документлар бар. 15 де­кабрьдән 31енә кадәр чыршы яки наратны Казан буенча бушлай китереп бирәчәкбез. Моның өчен интернетка кереп, гариза калдырырга гына кирәк. Берьюлы бер­ничә агач арасыннан сайлау мөм­кин­леге тәкъдим ителәчәк”, – дип сөй­ләде үзен Инна дип таныштырган сатучы. Министрлык җиткер­гән бәяләр белән чагыштырдыгызмы?

Бүләк барыбер кирәк

Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, былтыр илдә яшәүче гаиләләр бәйрәм киченә әзерләнү өчен уртача 14-15 мең сум акча туздырган. Яңа елны каршы алырга дип тоткан акчаның өчтән бере бәйрәм табынына кит­кән. Быел сәгать телләре унике сукканны мандариннан башка гына көтәргә туры килмәгәе. Яңа ел алдыннан Татарстанга Абхазия­дән җиләк-җимеш кертү күләме киме­гән. Моны быелгы уңышны бер кабахәт корткыч ашау белән аң­лат­каннар. Шуңа күрә Яңа ел алдыннан кибет киштәсендә күбебез яраткан абхаз мандариннарын эз­ләп табуы кыенлашачак. Алай да артык борчылырга кирәкми. “Безне әлеге төр җиләк-җимеш белән тәэмин итүче илләр күп. Мандарин безгә Көньяк Африка Республикасы, Хорватия, Кытай, Мароккодан кайта. Бернинди кыенлык та булмаячак”, – дигән Татарстан сәүдә-сә­нәгать пала­тасы идарә рәи­се беренче урынбасары Артур Николаев. Яңа елны мул табын янын­да каршы алырга яра­тучылар­ны балыкчылар сөен­дер­гән. Бак­саң, ел ахырына кадәр кызыл уылдык бәясе очсызланырга мөмкин икән.

 
Кемгә – нәрсә, ә менә әти-әни­ләргә ашыгырга киңәш иткәннәр. “Известия” мәгълүматларына караганда, Яңа елны көткән арада уенчык бәясе кыйммәтләнергә өлгер­гән. Барыннан да бигрәк, пластмассадан эшләнгәннәренең бәясе югары сикергән. Хәзер мондый төр уенчыклар уртача 194 сум тора. Аның каравы соңгы арада кибет киштә­сендәге шул ук кур­чак­ның сыйфаты яхшырган икән. Моны чит илдәге җитештерүчеләрнең – уенчыкның куркынычсызлыгына, үзебезнеке­ләрнең исә аның нинди материалдан эшләнгән булуына күбрәк игътибар итүләренә бәйләп аңлаткан­нар.

 

Башкаладагы уенчык кибет­лә­ренең берсендә эшләүче Гүзәл Сөн­гәтова сүзлә­ре­нә караганда, сәүдә үзәгендә бәй­рәм ташламалары баш­ланган инде. “Хәзер сыйфатлы товарга өстенлек бирүчеләр күб­рәк. Базардан сатып алган уенчык ба­­лага бер көнгә дә җитми, яхшы уен­чык тәкъдим итегез әле, дип сорыйлар”, – ди сатучы. Илдә яшәү­че­ләр Яңа елга бүләк сатып алуга уртача 5-6 мең сум акча тотарга исәпли. Соңгы елларда әти-әниләр арасында бала-чагага смартфон бүләк итү­челәр саны да арткан. Великий Ус­тюг­та яшәүче Кыш бабайга быел өч миллионнан артык хат килгән. Балалар күбрәк – айфон, айпад һәм тә­гәр­мәчле тимераяк, өлкәннәр  сә­ла­мәт­лек сорый, дип сөйләде бабакай. Кыш бабай­ның капчыгы гына чыдасын.

Бәйрәмгә робот та килә

Яңа ел Кыш бабайсыз да булмый. Хәзер аларның ниндие генә юк. Әнә “Энерджи Кыш бабай” да чакырырга мөмкин хәтта. Ул табаннан ут чыгарып бии белә, диләр. Бер сәгатьлек тамаша ун мең сум тора. Интернетта арзанлырак тәкъ­димнәр дә җитәрлек, әлбәттә. Быел Кыш бабай белән чыршы тирәли әйләнү бәхете ике мең сумнан башлана. Өйгә дә киләләр, балалар бакчасына да. Күңелеңә хуш килгәнен сайлап кына ал. “Егерме җиденче декабрьгә кадәр өйгә килеп балаларны котлап китү өч мең сум торса, Яңа ел төнендә ярты сәгатьлек күңел ачу программасы өчен алты мең сум түләргә туры киләчәк”, – дип сөйләде “Робот Кыш бабай”. Балалар күңеленә юлны төрлечә эзләп карыйлар, күрәсең.

 
Идел Кыямов берничә елдан бирле Яңа ел алдыннан милли Кыш бабай ролен башкара. Моның өчен яшелдән махсус костюм да тектер­гән. “Татар Кыш бабаена мөнәсәбәт төрле. Күпчелек хуплый. Балалар бакчасына баргач, бәйрәмне ике телдә дә алып барыгыз әле, дип махсус сорыйлар.

4-2

Кайберәүләр исә үзләрендә булган кызыл яки зәңгәр костюмны кияр­гә тәкъдим итә. Кар кызы белән ике телдә дә бәйрәмнәр оештырабыз. Әлегә күбрәк балалар бакчаларына заказлар кабул итәбез. Өйгә чакыручылар сирәгрәк. Бу – кышның соңга калып килүенә бәйледер. Кар декабрь башында гына яуды. Ә кар булмагач, халыкта бәйрәм кәефе дә юк иде. Бүген балалар Кыш бабайга артык күп ышана дип әйтә алмыйм. Алай да, ак сакаллы бабайны күрүгә, күзләрендә нур балкыган малай-кызлар белән эш­ләве бик рәхәт. Милли Кыш бабай буларак саф татар телендә аралашырга тырышам”, – ди Идел.

 
Быел Кыш бабайларның үзлә­рен дә шаккатырдылар. Күптән түгел “Московский комсомолец” басмасы илнең берничә шәһәрен­дә, шул исәптән Казанда да балалар бакчасына Яңа ел тамашасына чит­тән артистлар чакыруны тыйганнар, дигән мәгълүмат таратты. Хәер, Татарстанда бу зур яңалык түгел. Узган ел да ришвәтчелеккә каршы көрәшүчеләр, Кыш бабайны бакчага кертү өчен, әти-әниләрдән рөхсәт кәгазе җыярга мәҗбүр итте. Хәзер психологлар да Кыш бабайның юлына аркылы төшмәкче. Нәниләр ак сакаллы карттан курка, дип аң­лат­кан белгечләр. Менә сиңа бәй­рәм! Дөрес, соңрак Россия Мәгариф министрлыгы вакытлы матбугат тараткан мәгълүматны кире какты. Әлеге мәсьәләне әти-әниләр һәм оешма хезмәткәрләре үзләре хәл итәргә тиеш, диелгән аңлатмада.

Йөз мең сумлык бәйге


Яңа ел ул – акча туздыра торган бәйрәм генә түгел. Форсаттан файдаланып, кесә ягын калынайтырга да мөмкин. Башкалада икенче ел рәттән “Халык Кыш бабае” бәйге­сен игълан иттеләр. Чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Мо­ның өчен Кыш бабайга үзенә ки­мендә бер ярдәмче табып, бүген үк moroz.kzn.ru сайтында гариза калдырырга кирәк. “Халыкчан Кыш бабай татарча да белергә тиеш. Андыйларга өстенлек бирә­чәкбез”, – диде жюри рәисе Владимир Бибишев. Җиңүчене 29 де­кабрьдә ачык­лаячаклар. Халыкчан Кыш бабайга акчалата бүләк тә бар.


Узган елдан аермалы буларак, быел “корпоратив”ларны тыю турында бер хәбәр дә юк. Бәйрәм дигәч, кризис дигәннәре дә онытыла! “Быел хезмәттәшләре яки дуслары белән Яңа елны каршы алырга теләүчеләр күбрәк, – дип сөйлә­де­ләр башкаладагы исеме танылган рес­тораннарның берсендә. – Халыкта акча юклыгы сизелә, әлбәттә. Бәйрәмне 20 декабрьгә кадәр оештырып калырга тырышалар. Чөнки бездә, мәсәлән, 21 декабрьдән соң бәяләр кыйммәт­рәк. Ашау-эчү һәм күңел ачу программасы кергән бәйрәм киче бер кешегә 3 мең 800 сум тора. Өстәмә акча түләп, артистлар чакырырга да мөмкин”. Икенче бер ресторанда очсызрак меню тәкъдим иттеләр. Бер кешегә 2 мең сум түлисе. “Һәркемгә нибары ярты литр исерткеч каралган”, – дип ки­сәтте администратор. Бәйрәм кичке сәгать дүрттән төнге сәгать унбергә кадәр дәвам итәчәк икән. Кем әйт­мешли, йә күңел булганчы кәеф-са­фа корасың, йә акчаңны янда калдырасың.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 186, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112