ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

//

Олимпиаданың кызыгы нидә?

 

Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) Россияне 2018 елда Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарыннан читләштерү турында карар кабул итте. Безнең спортчылар ярышта ХОК әләме астында чыгыш ясарга тиеш булачак. Го­мумән, аларның Олимпиадага бару-бармавы да билгесез. Россия Спорт министрлыгының бер генә хезмәткәренә дә бу уеннарга аккредитация бирелмәячәк. Россиянең элеккеге спорт министры Виталий Мутко Олимпия уеннарына керүдән гомерлеккә читләш­те­рел­гән. Ә сез бу карарны ничек кабул иттегез? Россия җыелма командасы катнашмаса, сезнең өчен ярышларның кызыгы бетәме?

3-1

Марат БАРИЕВ, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

 
 – Бик хисле чыгышлар булды, Олимпиадада катнашып, үзе­безне түбәнсетмик, дип әйтәләр. Ниндидер бер коточкыч истерикага бирелеп бойкот игълан итәргә чакыралар. Беренчедән, мондый кис­кен адымга бару Россия Олимпия комитетының хокукларын кире кайтаруга ярдәм итмәячәк. Икен­чедән, спортчыларны шундый хәл­гә җиткерүдә безнең дә гаеп бар. Гомерен спортка багышлаган ке­шеләр корбан булып кала. Ник Көнбатыш чикләүләр керткәч, берсе дә бойкот дип кычкырмады? Берсе дә чит илләргә йөрүдән туктамады бит. Үзләрен чиклә­миләр, ә спортчыларга юлны ябалар. Аларга болай да җиңел булмаячак. Россия әләме белән чыкмаса да, алар – барыбер безнең ил спортчылары.

Сөләйман ГАЛИУЛЛИН, укытучы, спорт тренеры (Арча районы):

 
– Россия җыелма ко­ман­да­сының кышкы Олимпиададан чит­ләштерелүен авыр кичердем. Гарьләндем. Мондый карар – безне мыскыл итү. Бу спорт түгел, чеп-чи сәясәткә әйләнде ул. Менә шул аптырата да, ачуны да китерә. Болай булмаска тиеш иде. Әлбәттә, алар­ның безнең спортчыларга, спорт белән бәйле түрәләргә дәгъвалары белән өлешчә килешеп була, әмма тулысы белән кабул итә алмыйм. Барысына да ышану авыр, ышанмыйм да. Кайбер кешеләр бойкот игълан итәргә кирәк ди, моның белән килешмим. Спортчыларга да басым булмасын иде. Теләгән кеше барсын, алар бит үсәргә, чыныгырга, тәҗрибә тупларга тиеш. Бармый калсак, тәмам төшеп калачакбыз. Ничек кенә булмасын, мин Олимпиаданы караячакмын, чөнки көндәш­ләр ничек ярыша, ни рәвешле эшли – барысын да күзәтергә кирәк. Анализ ясау өчен бу мөһим.

Эльмир НИЗАМОВ, композитор:

 
– Күзәтәчәкмен, әмма артык кызыксынып карамам кебек. Аның бит иң кызыгы – үз илең өчен көрәшкән спортчыларны күзәтү, җан ату. Ул бит аерым бер хис, алар җиңсә, шашып шатланасың, артта калса – көенәсең. Безнең спортчылар нәкъ менә кышкы спорт төрләрендә көч сынаша ала. Алар көчле. Кызганыч, спорт­ка сәясәт килеп тыгылды. Россияне ничек кысарга белмәгәч, спорт аша “санкция”ләр белән акыл­га утыртырга телиләр. Беркайчан да допингта тотылмаган спорт­чыла­рның, гомерләрен спортка багышлаган шәхесләрнең хыяллары чәлпәрәмә килә. Бу – башка сыймаслык хәл. Бик кызганам аларны. Үземнең яраткан спорт төрләре бар: фигуралы шуу, керлинг, трамплиннан сикерү, тау чаңгысында узышу. Менә боларны караячакмын, Олимпиада бит ул!

Алмаз ГАФИЯТОВ, “Татарстан – Яңа Гасыр” каналында спорт тапшыруларын алып баручы:

 
– Минем өчен бу карар сенсация булмады. Допинг куллану ти­рә­сендәге шау-шу күптәннән сузыла һәм моны күзәткән кешеләр бу хәл­ләрнең ахыры уңай бетмәя­чәген чамалый иде. Бары тик карарның шундый кырыс булуы гына аптыратты, күпчелек кешенең күңелен төшер­гән­дер дип уйлыйм. Ил җи­тәк­че­лә­ре әлегә үз сүзен әйтмәде. Шуңа ае­рым спортчыларга Олимпиадада кат­нашырга рөхсәт ите­лерме-юкмы – әйтүе авыр. Әмма спортчылар ара­­сында ярышка барырга теләү­че­ләр шактый. Аңларга була: Олимпиада алар өчен – тормыш максаты, ме­даль – яшәү мәгъ­нәсе. Патриотик хисләрдән чыгып аларга бару тыелса, авыр кичерә­чәкләр. Алар система корбаны булып калды. Ничек ке­нә булмасын, Олимпиаданы күзә­тә­чәкмен, чөн­ки бу профессиональ һө­нәрем бе­лән бәйле, аерым спортчылар өчен җан атарга туры килә­чәк.

Наил ДУНАЕВ, Камал театры артисты:

 
– Күңелемдә ике хис, ике фикер. Бер яктан, патриотик хисләр аркасында Олимпиадага бармас­ка, карамаска дип уйлыйм. Икенче яктан, спортчыларны уйлыйм. Тү­рәләр кызып китеп, бернинди дә спортчы бармаячак, аларның Олимпиадада катнашуы хыянәт итеп кабул ите­ләчәк, дип карар чыгара икән, бу ке­шенең хыялларын, тормышын чәл­пәрәмә ки­терергә мөмкин. Менә бу очракта кешелеклелек хисләрем өскә чыга. Аерым безнең спортчылар барса, һич­шиксез караячакмын. Хоккейда Россия Канадага каршы уйный икән, ничек моны күзәт­мәскә мөмкин? Берсе дә бармый икән, телевизорны кабызып та тормаячакмын.

 

“ВТ“ кайнар линиясе

 

Сорау юллаучылар игътибарына! “ВТ“ кайнар линиясе көн саен бик күп мөрәҗәгатьләр кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8(843) 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.

 

Юл акчасы ничек үзгәрә?

 

Яңа елдан юл акчасы үзгәрә икән дип ишеттем. Пенсиягә чыккач, гел дәүләттән ниндидер ярдәм булмасмы дип көтәсең икән ул. Бу яңалык куандырырмы, көендерерме?

 
Рәис Мусин

 

Әлеге үзгәреш айлык кереме 25 меңнән арткан пенсионерларга гына кагыла. Аларга ай саен 90 сум юл акчасы биреләчәк.

 

Тукталыш ник бетте?

 
Без яшәгән районда “Хлебная” тукталышын бетерделәр. 22, 28, 29, 62 нче маршрут автобуслары йөри иде. Бу тирәдә мәктәп, училище урнашкан. Хәзер автобуслар ул урынны узып китеп, соңгы тукталышта гына туктый. Шуның аркасында кирегә тәпиләп барырга туры килә. Тукталышны кире кайтарсыннар иде.

 
Флюра.

Казан

 

Сорауга Казан шәһә­ренең транспорт комитеты рәисе А.К.Габделхаков җа­вап бирә:

 
– 29, 62, 89 нчы маршрут автобуслары схемасында һәм паспортында “Хлебная” тукталышы каралмаган. 22, 28 нче маршрут автобуслары бу урам аша узмый. Тукталышлар ЮХИДИ идарәсе белән килешенеп  билгеләнә. Аның янында җәяүлеләр юлы, тротуар, юл билгеләре, әйлән­де­реп алган коймалар ут бе­лән тәэмин ителергә тиеш. Әлеге тукталыш бу таләп­ләр­гә туры килми. Соңгы тукталыш – “Жилплощадка” 5 нче гимназиядән һәм авиа­ция-техник көл­лиятеннән 250-300 метр ерак­лыкта гына. Ике тукталыш арасы 600 метрны тәшкил итә. “Хлебная” тукталышын кире кайтарып булмый.

 

Кем җавап бирә?

 

Узган ел ирем балаларга дип кибеттән Яңа ел күчтәнәче алып кайтты. Әмма кәнфит-прәннекнең вакыты чыккан иде. Малларга бирергә туры килде. Әгәр тагын шундый хәл булса, кая мөрәҗәгать итәргә була?

 
Луиза.

Кукмара

 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе бала­ларның Яңа ел товарлары: тәм-том, өс һәм аяк киеме, уенчыклар куркынычсызлыгы буенча “кайнар линия” ачты. Кулланучылар өчен консультация үзәге һәр көнне 9.00 – 17.00 сәгатьтә эшли. Телефон номеры: 8(843) 221-90-16. Шулай ук мөрәҗә­гатьләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше имин­леге өл­кә­сен­дә күзәтчелек федераль хез­мәтенең Татарстан буенча идарәсендә дүшәм­бедән пән­җешәмбегә кадәр 10.00-17.00 сәгатьтә; җомга көнне 10.00 – 15.45 сәгатьтә (843) 273-15-83 телефоны буенча кабул ителә.

 

Җир салымы артамы?

 
Авыл җирендә яшибез. Җир өчен салым күп килде. Әле алдагы елларда тагын артачак дип ишеттем. Бу дөрес хәбәрме?

 
Миләүшә

 

Федераль салым инс­пек­циясенең Татарстандагы идарәсе белгече А.Г.Ни­­­ки­ташин:

 
– 2016 елның 1 гыйнварыннан авыл җирләрен яңа­дан бәяләү аркасында  алар­ның кадастр бәясе үзгәрде. Башка категория җирләр­нең бәяләре шул килеш калды. Бәяләрне rosreestr.ru сай­тына кереп белеп була. Салым ставкасын район ха­кимиятләре дә хәл итә. Алар­ның күлә­мен җирле үзида­рәләрдән белешеп була.

 

Хатынымныкы миңа тиешме?

 

Моннан бер ел элек хатыным үлде. Пенсиям бик аз, тугыз меңгә дә тулмый. Миңа туендыручысын югалткан өчен бирелә торган пенсия түләнергә тиешме?

 
Хәбир Вәлиев. Биектау районы

 

Федераль законның 9 нчы маддәсе нигезендә картлык буенча бирелә торган хезмәт пенсиясе урынына туендыручысын югалткан кешеләргә бил­геләнүче хезмәт пенсиясен алу өчен үлгән кеше белән законлы никахта булу һәм тулысынча аның каравында яшәве шарт. Мөрәҗәгать итүченең моңарчы хатыны тәрбия­сендә яшәгәнлеген Пенсия фонды идарәсенең махсус комиссиясе яки суд билгели. Суд карары ир белән хатынның уртак керемен раслаучы документларга нигезләнеп чыгарыла. Сезгә пенсия тиешме икәнен белешер өчен, үзегез яшәгән районның Пенсия фондына мөрәҗә­гать итәргә кирәк. Хатыныгыздан калган документлар, сезнең соңгы бер ел эчендә алган керем­нәрегез турында белешмә, ике­гезнең дә хезмәт кенә­гәләре кирәк булачак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 183, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112