ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Мөхәррир сүзе: безнең җавап шул булсын

 

Безнең халыкның ерак гасырлардан килгән бер күркәм сыйфаты бар – өстенә килгән кайгы-хәсрәтне дә, авырлыкларны да бергәләп күтәрә. Дөрес, заман бу сыйфатыбызны да оныттыра язды. Бөтен нәрсәне акча бизмәненә салып үлчәргә өйрәнгән буын барлыкка килү шул турыда сөйли. Ләкин алай гына булмый икән шул.

 4-4
instagram.com

 

Менә тагын өстебезгә баш баләсе булырлык проблема ишелеп төште – Татарстандагы мәк­тәп­ләрдә татар телен укытуны телим-телә­мим­гә калдырмакчылар. Телгә андый мөнәсәбәтнең кая алып барасын чамалау өчен күрәзәче дә, сәя­сәтче дә буласы юк: өстәге “акыллы баш”лар тагын илне бер телле, бер фикерле итү гамәлен тормышка ашырмакчылар. Мондый саташуларны без моңарчы да аерым дәүләт оешмасы түрәләре авызыннан ишетә килгән булсак (халыкны гайре табигый гамәлләр­гә шулай әзерлиләр), бу юлы эшләр зурга ук китте: мәктәпләргә прокуратура ябырылды да үзләренә кирәк нә­тиҗәгә иреште. Базар шартларына күнегеп бетә язган күпчелек халык өнсез калды. Андыйларның саны тамак кайгысы белән күңел ачудан да зуррак максатны белмәгән, яшәп калыйк дип җан талашкан кавемнән күбрәктер дигән уй гына безгә ис җыярга, югалып калмаска көч бирә. Менә шундый чакта сынала ул халык, җәмәгать. Дәшми калу, уй­ла­ганыңны теге замандагы шикелле авыз каплап әйтү яки күрмә­мешкә сабышу югарыда телгә алган саташулы түрәләргә канат кына куя, аларны тагын да баш җитмәслек ахмаклыкларга этәрә.


Мондый көнгә калмас өчен безгә тагын бер булып берегергә, үзара ызгышлардан, кычкырыш-талашлардан арынып (бүлгәлә дә хакимлек ит дигән принцип бүген дә исән), үзебезнең тигез хокуклы аерым бел халык икәнлегебезне расларга кирәк. Урамнарга чыгармаслык итеп төзелгән законнарны урап үтүнең башка юллары арасында милләтне җыеп торырга сәләтле милли матбугат барлыгын искә төшерергә кирәк безгә бүген. Балтыйк буе республикаларында заманында телне, дәүләтчелекне саклап калу өчен гаиләләр протест йөзен­нән бер үк милли газета-журнал­ларны икешәр данә яздыруга барды. Матбугат күңелләрне тоташтырып, фикерләргә, рухны ныгытырга ярдәм итеп кенә калмыйча, безгә бөтенлегебезне саклауда да терәк була ала. Уку безгә саташкан түрәләр золымына бирешмәс өчен кирәк. Интернет челтәрләренең кыйбласыз бер чүплек оясы икәнлеген аңлау өчен тагын бер сабак булды бүгенге сынау. Үз сүзләре өчен бернинди җаваплылык хисе сизмәүче аноним яки ялган исемнәр астына яшеренгән усал ниятле адәмнәргә үз халкының уй-фикерләрен, күңел халәтен чагылдырган матбугатка каршы тору авыррак. Менә шуңа да без бүген фикер берлеге өчен үз газета-журналларыбызга тагын да катырак ябышсак иде, җәмәгать! Шушы бердәмлегебез белән бергә Ватаныбызны да югалтсак, безне тарих та гафу итмәс, дәвамчыларыбыз да (алар барыбер булачак) яхшы сүз белән искә алмас.


Дәшмәүне килешү галәмәте диләр. Ә без бүген дәшми кала алмыйбыз. Безгә бүген газета-жур­налсыз да яшәп була дип ялгышкан туганнарыбызны, күрше-күлән­не, таныш-белешләребезне үзебез яратып укыган газетага язылырга күндерергә кирәк. Бу – безнең кулдан килә торган бер бик зур эш. Бу – татарны теленнән, диненнән, яшәү рәвешеннән яздырабыз дип саташканнарга безнең җавап.


Сезнең хәер-фатихагызга өмет итүче, сезгә олы хөрмәт белән караучы Миңназыйм Сәфәров

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 183, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112