ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Киләсе ел кулын кысканда...

 

2018 елга фаразлар яза башлаганчы, мин үткән елларда киләчәккә “Ватаным Татарстан” ясаган фаразларны карап чыктым. Без һәрвакытта да алдагы елның үткәндә­гесенә караганда катлаулырак һәм авыррак булачагын бер дә шикләнми фаразладык һәм югары дәрәҗәдәге түрәләрнең киләчәк көннәргә үсеш һәм алгарыш вәгъдә итүләренә шик­ләнеп карарга чакырдык. Хәзер инде без фаразлаган киләчәк үткәнгә әйләнгәч, артка борылыйк та әйтик: 2017 ел 2016 елдан авыррак булдымы-юкмы?

5-1
Рус сумының бүгенге көндә үзен бик ышанычсыз тотуын һәм калтырап торуын исәпкә алмаганда, икътисадта артка китеш булмады шикелле. Хәтта Кремльдән: “Без кризистан чыктык”, – дигән шат­лык­лы авазлар да ишетелде. Дө­рес, моның өчен Росстатны Икътисадый үсеш министрлыгына буйсындырырга һәм саннарны яңача исәпләргә туры килде. Шундый тырышлыклардан соң да социаль тормышта сөенерлек яңалыклар юк: алдагы көн ризыгын бүген үк ашап куючы кредитоманнар саны ишәя, әҗәтләрен кайтарып бирү­дән өметен өзүчеләр саны арта, реаль хезмәт хаклары һәм пен­сия­ләр кими, ягъни акчадан бәрәкәт кача; тарифлар үсә, салымнар үрчи, акцизларны өстиләр, бушлай медицина татлы төшкә әверелеп бара. Соңгысын инде рәсми яктан да нигезләмәк булалар.


Владимир Путин соңгы чыгыш­ларының берсендә сәламәтлек сак­лау өчен чыгымнарның бер өлешен халык җилкәсенә аударырга туры килмәгәе дигәнрәк фикер әйтте. Тик шулай да бер нәр­сәне таныйк: матди як өмет­сез­леккә бирелерлек түгел. Гомумән, беркайчан да авырлыклардан зарланырга ярамый, аларны шәхси үсеш өчен стимул буларак кабул итәргә кирәк. Аннан соң тормыш сыйфаты кесәдәге акча белән генә үлчәнми бит. Россиядәге вәзгыять исә катлаулы. Сентябрь аенда ил өстеннән очып үткән Чиләбе болытын гына искә алыйк. Мәскәү га­дәттәгечә атом-төш авариясе турында эндәшми калуны хуп күрде. Бары тик чит илләрдә зур шау-шу купкач кына, радиоактив яңгыр­ларның булуын рәсми рәвештә таныдылар. Тел яшерү һәлакәтнең масштаблы булуы турында сөйли һәм белгечләр аның нәтиҗәләрен 6 айдан соң көтәргә куша. Тик шулай да без инде бәйсез белгечләр әйтүе аша беләбез: Чиләбедәге 2017 ел атом-төш һәлакәте масштабы ягыннан Чернобыльдән һәм Фукусимадан калыша. Без исә – украин һәм япон һәлакәтләрен күргән халык, шуңа күрә соңгы радиация “душ”ыннан да исән-имин калырга өметләнбез.


Чиләбе болыты безнең иммунитетка ни дәрәҗәдә тәэсир ясагандыр, анысы мәгълүм түгел, әмма ул агуын Россиядәге милли телләр өстенә сипте. Прокура­ту­раның Путинның җәйге күрсәт­мәсен кара көз килеп җиткәч тормышка ашыра башлавын бу юлларның авторы нәкъ менә шул Чиләбе һәлакәте белән бәйли дә инде. Тешең сызлаганда, тырна­гыңны суыра башласалар, теш сызлавы онытыла бит. Безнең исә телгә тотындылар. Бу – иң нечкә һәм авырттыра торган урын. Шуңа күрә радиоактив яңгырлар турындагы хәбәрне киң җәмәгатьчелек колак яныннан гына уздырды, чөнки хәлебез хәл иде. Мәскәүдәге сәясәт технологлары нәкъ менә шуңа исәп тоттылар да бугай инде.


2017 елга бәяне Путиннан бирдертик тә 2018 елга күчик. Оптимист натуралы Кремль харизматигы исә Валдайда: “Дөньяда иминлек кими”, – дип уфтанды. Бу турыда без 2017 елга язган фаразыбызда: “...планетадагы вәзгыять ислам дөньясындагы тетрәнүләргә бәйле булачак. Аянычтыр, мөселман­нар­ның бер-берсен тураулары җәел­гәннән-җәелә барачак, якындагы ике-өч ел эчендә аның масштаблары шаккатмалы булыр дип көтәргә туры килә. Согуд Гарәбстанында иминлек бетәргә мөмкин”, – дип әйткәнбез. Соңгы көннәрнең вакыйгалары бу фаразның хаклыгын сөйли. Бу юлларны язар алдыннан гына мәгълүмат агентлыклары гыйсъянчыларның Йәмәннең элеккеге президентын үтерүләре турында хәбәр тараттылар. “Согуд Гарәбстаны – Йәмән – Иран” өч­почмагында бик катлаулы хәлләр төенләнә бүген. АКШның яңа сайланган президенты Трампның иң беренче визитларының берсен Согуд Гарәбстанына ясавын истә тотсак, бу туфрактагы хәлләрнең бөтен  Җир шары өчен ни дәрә­җәдә әһәмиятле булуын күрербез. Трамп­ның әлегә кадәр Россиягә аяк басканы һәм басарга җыенганы да күренми. Төньяк Корея – АКШ каршылыгы планетадагы вәз­гыять­нең сугыш ягына таба авыша баруын күрсәтә. Путинның Россия икътисадын сугыш рельсларына күчерергә әмер бирүе дә хәлләр­нең җитди икәнен кисәтә.


Дөрес, сугыш өчен бернинди акланырлык сәбәпләр дә юк югын. Әмма 2018 ел глобаль кризисның зур адымын вәгъдә итә. Барлык финанс аналитиклары да бүген финанс давылының дөнья масштабында кубачагы турында чаң суга. Финанс түнтәрелеше башланса, дөнья элиталары халыкларның игътибарын зур сугышка юнәлтеп исән калырга ниятлиләр. Әлегә Корея – Сүрия – Украина туфракларындагы кечерәк конфликтлар да ярап тора. Ә кризис зур корбаннар таләп итәчәк.


Россиядәге эчке вәзгыять халыкара хәл белән билгеләнәчәк. Якындагы көннәрдә Владимир Путинның үз кандидатурасын президентлыкка күрсәтүен көтик, чөнки вакыты килеп җитте. Ниндидер көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, март сайлавы иске Президентны яңартачак. Тик 2018 елда ниләр буласын Кремльдә дә аңлап бетермиләр әле. Президентның Федераль Җыенга Юлламасын декабрьдән февральгә күчерүләре шул турыда сөйли.  Февральдә исә Америка ягы Россия олигархла­рының сөяленә басарга җыена. Юлламаның эчтәлеге сөялнең ни дәрәҗәдә авыртуына бәйле булачак. Лидер тирәсендә берләшергә, чикләргә биек итеп баррикадалар өяргә, эчке дошманнарны юк итәргә дигән өндәмәләр яңгырар, мөгаен.


Бу – репрессияләр тегермәне ташына бик күп яңа язмышлар авачак, аз санлы милләтләрнең тормышы кыенлашачак ди­гән сүз. Безгә милләт буларак исән калу өчен басымга тиң чаралар уйлап табарга туры киләчәк. Милли тел өчен көрәшүе сәбәпле, постын ташлап китәргә мәҗбүр ителгән мәгариф министры урынына кемне генә расласалар да, ул элек­ке­гесенә караганда пассиврак булачак. Без исә җиңелсә дә, ак йөз белән Актанышка кайтып китүче Фәт­таховка яратып һәм үз итеп кул болгыйбыз һәм аңа уңышлар телибез. Түрәләр исә татар теле проблемасын арткы планга күчерергә, туган телдәге авыр җәрәхәтне оныттырырга тырышачаклар. Та­тарстанның матди активларына һөҗүмнәр башланырга мөмкин.


Иске Президентны март сайлавы белән сипләгәннән соң, Мәс­кәүдә Россия Конституциясен үзгәртү, милли төбәкләргә бирел­гән печтек кенә хокукларны печү теләге баш калкытачак. Моны халыкара хәлнең катлаулы булуы белән аңлатырга омтылырлар. Россиянең көнбатыш чигендәге Украинада яңадан гыйсъянчылык эпидемиясе баш калкыта соңгы көннәрдә. Мәскәү анда башланган янгынга ут өстәрме-юкмы әлегә мәгълүм түгел. Һәрхәлдә, Кремль борын төбендә генә үзенең кан дошманы Саакашвили җиңеп чыгуын кул кушырып көтеп утырмас дип уйлыйк. Димәк, бу ел ахыры – унсигезенче ел башларында ук 2014 елдагыга охшаган өермәле вәзгыять туу ихтимал. НАТО да бу юлы гибрид гаскәрләрнең Киевка килеп җитүләрен көтеп тормаячак. АКШның Украинадагы планнары Саакашвили фигурасы белән бәйле, шуңа күрә грузин сәясәт­че­сен Киевтагы сәяси олимпка этеп менгерергә тырышалар. Мәскәү моңа юл куймас өчен өтәләнәчәк. Менә шундый киеренке вәз­гыятьтә без унҗиденче елга саубуллашып кул болгыйбыз һәм унсигезенче елның кулын кысабыз. Россиядәге вәзгыять исә һәрвакытта да Черномырдин формуласы буенча корылачак: “Беркайчан да болай булганы юк иде һәм менә тагын...” – дип әйтергә туры киләчәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 186, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112