ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

“Аларны тормыш үзе уятачак”

 

Федерализмның иртәгәсе турында сөйләшү. Татарстан Республикасы Конституция­сенең 25 еллыгы уңаеннан, КФУның химаячеләр советы залында уздырылган гыйльми җыелышның эчтәлеген шушы берничә сүз белән аңлатып булыр иде.

5-2
kpfu.ru

– Республикабыз үз киләчәген Россия федерализмы системасында гына күзаллый. Татарстан Россия халыкларының федерализм принципларында берләшүенә шартлар тудыра. Татарстан Кон­ституциясенең беренче маддәсен­дә асылыбыз, хасиятебез берке­телә: республикабыз – Россия, Татарстан Конституцияләре һәм үз­ара вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамә нигезендә Россия Федерациясе белән берләшкән демократик, хокукый дәүләт ул. Кон­сти­туциябезнең 123 маддәсен­дә, бу нигезләмәләр бары тик Татарстан Республикасы референдумы нәти­җәләре буенча гына үзгәр­телергә мөмкин, диелгән. Байтак еллар Шартнамәне озайту кирәк­леге хакында бәхәсләр бара. Га­мәл­дә булу вакыты узу сәбәпле, ул көчен югалтты, диючеләр дә бар. Федераль үзәк Шартнамәне озайтудан яки яңа Шартнамә төзү­дән баш тартты, моңа сәяси ихтыярын бел­дермәде. Россия – киле­шүләр федерациясе түгел, Шарт­намәдә языл­ганнарның барысы да тормышка ашырылды инде, диләр. Кызганыч, бу һич тә алай түгел. Күп кенә мәсьәләләр хәл ителми кала. Алар Россиянең гамәлдәге хокук системасында фәкать килешү ни­ге­зендә генә чишелә ала, – дип җәм­гыятебез алдында торган про­бле­маларның шактый җитди булуын бәян итте анда ТР Дәүләт Сове­ты­ның законлылык һәм хокук тәр­ти­бе комитеты рәисе Шакир Яһү­дин.


Федераль үзәк Шартнамәне озайтудан баш тарткач, без хәзер Конституциябезгә, тәгаен алганда, беренче маддәгә үзгәрешләр кер­тергә тиеш булабызмыни инде? “Ашыгасы юк. Конституциягә хәтле Федератив килешүгә кул куелды, ул әле дә көчен югалтмады. Үзара вәкаләтләр алмашу турындагы ки­лешү бар... ул Кон­ститу­циягә кертелде. Хәзер башка ни­гез­ләмәләр, килешүләр дә йокымсырап торган хәлгә күчә. Федераль үзаң уянганчы, РФне федераль ни­гездә кору кирәклеген аңлау табылганчы бу халәт сакланыр, күрә­сең. Шунысы да бар: Россия­дәге барча респу­бли­калар­ның Кон­ституциялә­рен­дә дә федераль үзәк белән вәкаләт­ләр алмашу турындагы килешү­ләр­гә кагылышлы мад­дә бар”, – дип белдерде ул әле­ге уңайдан. Шулай булгач, нигә әле без бу мөһим нигезләмәне, килә­чәге­без­не кайгыртмыйча, Кон­сти­туция­бездән алып ташларга тиеш, ди.


Шакир әфәнде соңгы вакытта күпләребезнең теленнән төш­мә­гән республикаларның дәүләт телләре статусы мәсьәләсенә ачык­лык кертелеп бетмәвенә, һа­ман бәхәсләр уятуына да тукталды. Бу уңайдан ул РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметди­нов­­ның яңа ел башында бу мәсьәләне парламент тыңлауларына чыгарырга җыенуын җиткерде. Үткән атнада булып узган Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма коми­те­ты­­ның киңәйтелгән утырышында катнашкан Илдар әфәнде әлеге җәһәттән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына 22 тәкъдимнән торган хат юллавын хәбәр иткән иде.


– Республикабыз башлыгының ничек аталуы уңаеннан да фикеремне әйтми кала алмыйм. Үз республикасы башлыгын Президент дип атаучылардан без үзебез генә калдык. Бу очракны федераль үзәкнең республика эчке эшлә­ренә тыкшынуы дип бәяләргә була. Республика халкы моны хәл итте бит инде: татарстанлыларның 94,6 проценты Рөстәм Миңнеха­новны 2020 елга хәтле Татарстан Президенты итеп сайлап куйды, – дип әлеге җитди мәсьәләгә дә үз мөнәсәбәтен белдерде Ш. Яһүдин.


Ни гаҗәп: кайбер галимнәр әле һаман Россия эчендәге республикалар дәүләт була алмый дип расларга тырыша. Югыйсә дөнья тәҗрибәсе башканы күрсәтә. Әй­тик, Германиядәге Саксония, Бавария җирләре үзләрен демократик дәүләтләр дип исәпли. Швейцария Конституциясенең өченче маддәсендә кантоннар суверен дип язылган, аларның суверенитеты федераль Конституция бе­лән чикләнми.


КФУ галимнәре Борис Железнов белән Евгений Султановлар Татарстан Конституциясенең әле зур мөмкинлекләре булуын, Россия генә түгел, чит ил галим­нә­ре­нең  дә Төп законыбызны өйрәнеп-тикшереп язган байтак хезмәте дөнья күрүен җиткерде. Аерым алганда, Б. Железнов: “Мин барыбер тора-бара Россия Федерациясе субъектлары күбрәк мөстә­кыйль­лек алыр, әйтик, теге яки бу халык­ның нинди алфавитта язу-язмау мәсьәләсенә үзәктәгеләр тыкшынмас дип ышанам”, – дип белдерде. Россия Федерациясе субъектларын эреләндерү омтылышлары, дәүләт төзелеше турында сүз чыккач, Е. Султанов: “Хәрби яссылыкны исәпкә алмаганда, илне федераль округларга бүлү үзен акламады”, – дип искәртте.


– Федератив дәүләтебезнең киләчәге, татар халкының язмышы турында сүз барганда үз фикеремне әйтми кала алмыйм. Соңгы вакытта милли республикаларны юкка чыгару, илне губерналаштыру турында сүз куертучылар артты. Мондый омтылышлар Советлар Союзын юкка чыгаруга китерде инде. Хаталарны кабатламаска иде. Үз вакытында большевиклар федерация төзергә мәҗбүр булды. Бу зарурлык белән исәпләш­мәү илне таркатуга китерә. Россия – күпмилләтле дәүләт, – дип сөйләде конференция ахырында өлкән галимебез, мөхтәрәм тарихчыбыз Индус Таһиров. Соңрак без аңардан, Конституциябезнең кайбер маддәләре бүген эшләми, инде нишләргә, дип сорадык.


– Йоклый торган “маддәләр” шактый. Ләкин тормыш үзе алар­ның уянуын таләп итәчәк. Алар, әлбәттә, уяначак һәм хәрәкәткә киләчәк. Чөнки Татарстан – Рос­сиянең бик тә үзенчәлекле республикасы. Ул – башкаларны өндәп, алга алып баручы. Аның бу статусын беркем дә, берничек тә бетерә алмаячак, – дип җаваплады ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 183, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112