ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Юлы – халыкныкы, акчасы...

 

Табигать үзгәрде дип еш кабатлыйбыз. Табигать кенә түгел, үзебез дә, яшәү рәвешебез дә, хәтта Ходай биргән карны чис­тарту юллары да үзгәрде. Авыл­ларда колхоз гөрләп торганда сала кешесе юл ачуның ни икәнен дә белмәде. Кайбер якларда бу әле дә шулай. Районнарда урам юлын ничек ачалар? Кыш җиткәч калкып чыккан әнә шул сорауга ачыклык табарга тырыштык.

4-1
Транспорт һәм юл хуҗалыгы ми­нистрлыгының матбугат үзәген­нән алынган хәбәрдән күренгәнчә, республикада төбәк һәм федераль юлларны кардан чистарту өчен көн саен 450ләп техника җәлеп ителә. Район-авылларга бара торган юлларны, федераль максаттагы трассаларны карап тору өчен 9 оешма белән килешү төзелгән. Комы-кат­наш­масы, башка кирәк-яракны әзер­­ләп куйганнар. Кышкы чорда зур юллар кар астында калмас дип ышандыралар. Ә авыл урамнары? “Бу эш муниципаль берәмлекләр карамагында”, – диделәр министр­лыкта.

Бөтен техниканы яңарттык

Районнар белән элемтәгә кер­гәч шунысы аңлашылды: һәр җир­лектә эш төрлечә оештырылган. Актаныш районында, мәсәлән, министрлыкка караган федераль һәм төбәк юлларын (авылларга бара торган юл) “Татавтодор”га тапшырганнар. Авылларны кардан арын­дыру максатыннан быел гына да җирле бюджеттан 20 миллион сум акча бүленеп, яңа техника алганнар. Моннан тыш республика ярдәме белән юл чистартуга көй­ләнгән өч машина һәм трактор кайтартканнар. “Юл чистарту өчен 13 яңа техника алдык”, – ди Актаныш районы башкарма комитеты җитәк­чесе Рөс­тәм Ильясов. Шулар белән бөтен авыл урамнарын чистарта алар. Бу эшне башкару өчен районда өч оешма эшли. Икесе район үзәген­дәге урамнарны чистартса, берсе тротуарларны, паркларны, күпкат­лы йортлар янындагы машина кую урыннарын тиешле тәртиптә тота. Район үзәген иртәнге алтыга чис­тартып, алар аннары авылларга юл тота. “Авыл җирлекләренең бюд­жетында төзекләндерү өчен күп­ме­дер акча каралган. Сүз дә юк, мөм­кин­лек­ләре чикле. Шуңа да без оешмаларга минималь суммага эшләгез дигән таләп куйдык”, – ди Рөстәм Ильясов. Тагын шунысы бар, Актанышта колхоз системасы сакланып калган әле. Күмәкләшеп эшләгән җирдә, бер-береңә ярдәм итү дә бар. Юлны кар каплаган вакытта колхоз техникасы да тик тормаячак, әлбәттә, аларга да юл ачу йөкләнгән.


– Оешмаларның эшчәнлеген даими күзәтеп торабыз, – ди Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе. – Әгәр дә кар тиешенчә чистартылмаган икән, шунда ук чарасын күрергә тырышабыз. Кар ява башлау белән эшкә керештек инде.

Буш юк инде ул

Авыл җирлекләре кулдан кил­гәнчә эшләргә тырышабыз, диләр. Урамнарны сәгате-минуты белән чистартып бетереп булмавын да әйтәләр. Балык Бистәсе районындагы Олы Елгада урам юлларын кардан чистарту өчен районның “Жилкомсервис” оешмасы белән килешү төзегәннәр.
– Юлларны үзара салым акчасы хисабына чистартырга дигән фи­кергә килдек. Күпмегә төшәр, әлегә төгәл тәгаенләнмәде. Башкарган эш­кә карап, исәп-хисапны соңрак алып барырга дип килешендек. Моңа кадәр “Кама” агрофирмасы белән эшли идек. Колхоз барда авыл юлларын чистарту, билгеле, җиңелрәк иде, – ди җирлек башлыгы Фәрит Садриев.
Әлеге җирлеккә дүрт авыл керә. Киләсе ел өчен кеше башына 500 сум күләмендә үзара салым җыярга булганнар. Әле ярый бу программа бар, ул булмаса юлларны тәртипкә китерү авырга туры килер иде, ди җитәкче.

Әле ярый үзара салым бар

Саба районының Шекше авыл җирлегендә, мәсәлән, “Игенче” җәм­гыяте белән килешү төзелгән. “Өч авылның да юлларын әлеге хуҗалык техникалары чистарта. Башта ферма яннарын, аннан авыл юлларына чыгалар. Билгеле, бу эшләр өчен акча күчерергә тырышабыз. Ләкин күп түгел, кыш буена 40-50 мең сум тирәсенә чыгадыр. Әлеге эшне башкарып чыгу өчен районнан билгеләнгән акча бар. Җәйге чорда техника кирәк булса да “Игенче”гә барабыз. Җирлектә шундый хуҗалык булгач, артык кыенлык күрмибез”, – ди җирлек башлыгы Радик Хәй­рудинов.


Чирмешән районының Иске Ути авыл җирлеге башлыгы Рафис Мингулов авыл юлларын ачу кыенрак булуын белдерә. “2015 елда авыл җирлеге 1 миллион сум грант откан иде. Үзебезнеке булсын дип, шул акчага “МТЗ-82” тракторы алдык. Бульдозер алырга теләгән идек тә, анысына акча җитмәде”, – ди ул. Тракторга тагылма җиһаз­ларны алырга район ярдәм иткән. Җирлеккә кергән дүрт авылның юлларын хәзер шул трактор ача. “Бюджетта урам юлларын тәртиптә тотар өчен акча җитәрлек каралмаган, – ди Рафис Мингулов. – Аптырагач, үзара салым ак­часының бер өлешенә юлларны кардан чистартырга дигән пункт керттек. Тракторчыга да тү­ләргә кирәк. Кешене бушка эш­ләтеп булмый. Авыл җирлек­лә­ренә төзек­ләндерү буенча күбрәк финанс каралса, безгә дә эшләргә җиңелрәк булыр иде”, – ди җирлек башлыгы.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 185, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112