ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Нәрсә булды безгә?

 

Берничә ел элек авылыбызда башлангыч мәктәп ябылды. Яныннан узганда әле дә күңелне нәрсәдер тырнап ала, баш үзеннән-үзе шул якка борыла. Үзебез укыган чордан да бигрәк, балалар укыган еллар, анда үткәрелгән бәйрәмнәр, тәнәфесләрдә, физкультура дәресләрендә урамга чыккан балаларның бөтен авылны дер селкетүче чыр-чуы сагындыра.

4-3
Тәрәзә төпләре тулы шау чә­чәк­тәге гөлләре, бөтен төр яшел­чәсе, җиләк-җимеше, чәчәкләргә бай булган бакчасы искә төшә. Ачылышына кырык ел туларга аз гына калганда ишегенә йозак салынуны күңел әлегәчә кабул итеп бетерә алмады, гәрчә бу ябылуда бар гаеп үзебездә, битарафлыгыбызда булса да. Ябыла дигән сүзе чыкканда, баштарак ышанмадык (янәсе, бер дигән таш, типовой бина, интернет ялганган, газы кергән, котельные, ашханәсе бар, бераз кос­метик  ремонт ясап җибәрсә­ләр, гасыр буе хезмәт итә ала әле!). Икенчедән, бу мәктәп өлкәннәргә, безнең ише урта буынга гына ничектер кадерле, кирәкле булды кебек. Безгә бердәмлек җитеп бетмәде, яшь әти-әниләр исә Иске Салавычтагы урта мәктәпкә йөртә башлауга сөенде генә...

 
Әле алай да ачарлар, ачмый кая барырлар, авылда мәктәп яшен­дәге балалар күп бит дип өмет­ләнгән булдык. Тик еллар үткән саен инде бу өметләр дә берәм-берәм сүнә бара. Берен­чедән, бер ябылган бинаның ачылганы, ачыл­ганының исә элеккечә гөрләп эш­ләп китә алганы юк. Ачылган тәкъ­дирдә дә, уңайлы автобуста йөр­түләренә күнеккән, зур коллективка ияләнгән баласын (башлангычтан соң барыбер би­шенчегә шунда барасы, бу этапны кабат үтәргә кирәк була бит), аннан аерып, кабат кечкенә авылның башлангыч мәктәбенә кайтарырлар дип көтү дә бер ахмаклык булыр иде.


Әле алай гынамы соң? Әнә данлыклы якташыбыз мәрхүм Азат абый Зыятдинов, чал башын ия-ия, үзенең дәрәҗәсе, абруе белән ябык ишекләрне ачтыра-ачтыра, 65 ел буе бернинди социаль-көн­күреш объекты төзелмәгән туган авылы Таузарда бөтенесе бергә булган үзәк комплекс төзеткән иде. Аның ачылышында мәктәп өле­шен­дә фәкать бер бала укуын, калганнарының Карадугандагы лицейга йөрүләрен белеп бик гаҗәп­ләнгән, алай да, киләсе уку елында үзгәреш булыр, шушы курчак өе кебек гүзәл, матур бинаны читләтеп үтә алмаслар дип өмет­ләнеп язган идем. Азат абый да өметләнде.

 

Ялынмады, ялвармады, әмма чын ихластан өметләнде... И-и, ул чакта аның сөенүе, ялкын­лана-ялкын­лана чыгыш ясавы... Аны битараф кына тыңлап булмаган иде, шуңа да “Таузар мәктәбен үтеп, башлангыч сыйныфка йө­рергә тиешле балаларыгызны Карадуганга йөртүегезне дәвам итсәгез, Азат абый күзенә ничек карарсыз, таузарлар”, – дип тә язган идем әле. Кечерәк чакта үз авылыңда укуга ниләр җитә, бала йокысыннан соңрак тора, үз җае белән мәктәпкә бара, дәресе бетүгә, кайта ала лабаса! Балалар җыелганны көтәсе, автобуска соң­га калмыйм дип кабаланасы да юк... Тик мәктәпләрне берләштерү яклы мәгариф түрәләре генә түгел, яшь әти-әниләр дә башкача уйлый бугай шул...


Бу язманы әзерләр алдыннан Азат абыйның туганнарыннан махсус белештем: Таузар мәктәбендә бүген дә шул бер бала икән. “Авылыбызда мәктәпне, клубны ябалар, кибете эшләми, авылны бетерәләр инде”... – тагын ниләр дип кенә зарланмыйбыз. Югалтканнар исә яңа клуб, мәктәп төзелсә, әллә ниләр эшләр кебек булабыз да. Тик төзелгәч...


Чапшарлар да өр-яңа мәктәп-бакча комплексы төзелә дигәч, сөенделәр дип беләм. Искесен сүткәндә дәррәү кубып, өмәләрдә катнаштылар, җыештырдылар, чис­тарттылар. Әкияти тизлектә, әкияттәгечә матур бина калкып чыкты. Бүген рәсми төстә ачылмаса да, әти-әниләрнең теләген искә алып, инде анда бакча балаларын кабул иттеләр. 22 бала бөтен уңай­лыклары булган бакчага йөри. Билгеле, мәктәп өлеше дә ишек­ләрен ачты. Тик анда да бүген нибары... бер укучы белем ала. Бәлки авылда мәктәп яшендәге балалар юктыр дисезме, бар алар, башлангычта укырга тиешлеләре дә бар! Тик авылда иске мәктәп сүтелгән чорда укуларын күрше­дәге Норма урта мәктәбендә дәвам иткән балаларын әти-әниләре генә кабат бу мәк­тәпкә күчерергә теләми... Әле шушы ук авылда яңасын төземичә, мәктәпне ябып кына куйган булсалар, балаларыгызны Нормага йөр­тегез дисәләр, иманым камил, бар халык авылда мәктәпне бетерәләр, мәктәп бетсә, авыл бетә дип шау итәр иде... Кызганыч, районда мондый мисаллар арта бара... Һәм мондый хәл бездә генә дә түгел.


Аңламассың безне. Башта иске дибез, уңайлыгы юк дибез, бетсә, бетте, бетерделәр дип лаф орабыз, зарланабыз да, яңасы төзелгәч, әй, безгә тегендә яхшырак дип сайланабыз... Нәрсәгә кирәк инде бу дигән булабыз... Мәҗбүр итәләр, дип тә сөрән салабыз... Анысы да ошамый, монысы да. Ә үзебез һаман нидер көтәбез, һаман кемнедер гаеплибез. Ниләр булды безгә?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 185, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112