ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 88, 22.06.2019/

Владимир Путин: “Сезнең яннан китәсе дә килми”


“Татарстанда очрашуыбыз очраклы гына түгел, биредә карарлык әйберләр шактый”, – диде Владимир Путин Казанга килгәч. Ул республика башкаласында башланган сөйләшү алга таба ил күләмендә дәвам иттереләчәген дә әйтте.

1-1
Татарстанның Иннополис шәһәрендә РФ Дәүләт Советы Президиумының халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохитен булдыруга багышланган утырышы узды. Ул яңача форматта, ягъни “түгәрәк өстәл”ләр артында фикер алышу рәвешендә үткәрелүен дә искәртик. Мондый сөйләшүнең беренчесе былтыр Кырымда узды. Иң элек төбәк башлыклары эшче төркемнәргә бүленеп, ябык ишекләр артында теге яки бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзли, соңрак сөйләшүгә Илбашы да кушыла. Торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча эшче төркемне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.


Кичә Казанга килүгә, Владимир Путин иң элек үзгәртеп корылган “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәген карады. Биредә ул җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты һәм алар белән “Торак һәм шәһәр тирәлеге” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. “Казанда узучы әлеге чара киләчәктә ил күләмендә оештырылачак очрашулар һәм сөйләшүләрнең тәүгесе булачак, – диде Владимир Путин. – Без илкүләм проектлар сериясен башлап җибәрәбез. Алар үсешнең төп юнәлешләре буенча илнең алга таба хәрәкәтен тәэмин итәргә тиеш булачак. Моңа шактый акча да җәлеп ителде”.


Россия Президенты әйтүенчә, максатка ирешү өчен, тиешле чаралар күрелергә һәм барысы да сәгать кебек төп-төгәл эшли башларга тиеш. “Акчаның иң зур өлеше федерация тарафыннан бүлеп бирелә, ә эш нигездә ил төбәкләрендә башкарылачак. Бүген федераль үзәк, төбәкләр, муниципаль хакимият  һәм, әлбәттә, әлеге эшне тормышка ашырачак җәмәгать оешмалары, бизнес вәкилләре һәм һөнәри берләшмәләр арасында уртак эшчәнлекне җайларга кирәк. Яшәү мохитенең сыйфаты, торак мәсьәләләрен хәл итү ул – халыкның кәефен генә хәл итеп калмыйча, ил икътисады үсеше юнәлешләренә дә турыдан-туры тәэсир итә. Шуңа күрә иң элек сезнең белән очрашып, әлеге мәсьәлә турында сөйләшәсем, фикерегезне ишетәсем килде. Аннары исә Дәүләт Советы Президиумындагы хезмәттәшләрем белән тиешле карарлар кабул итәчәкбез”, – диде Илбашы.


Ике сәгатьтән артык дәвам иткән сөйләшү барышында иҗтимагый киңлекләр, торак төзелеше һәм әлеге эшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә бәйле ике дистәгә якын сорау яңгырады. “Яңа елдан соң күбебезгә чүп чыгарган өчен ике-өч тапкырга кыйммәтрәк түләү кәгазьләре килде. Иҗтимагый халык фронтында бу уңайдан 700дән артык мөрәҗәгать алдык. Барысы да: “Хезмәтнең сыйфаты яхшырдымы әллә башка сәбәп бармы?” – дип аптырый. Чүп җыю урыннары шул ук калды. Аларны тәртиптә тоту өчен җаваплы затлар гына үзгәрде. Хәзер кемгә шикаять белдерергә икәнен дә белеп бетереп булмый. Югыйчә милек хуҗасы нәрсә өчен акча түләгәнен төгәл белергә тиеш”, – дип халык гозерен җиткерде Иҗтимагый халык фонды рәистәше Илшат Гафуров. “Бу кинәттән генә килеп чыккан проблема түгел. Бик күп еллар чүпне ташлап кына бардык. Аны эшкәртү турында уйламадык. Әлеге эшкә тотынганбыз икән,  дәүләт әлеге мәсьәләгә игътибарны җәлеп итәргә тиеш. Муниципаль берәмлек, идарәче оешма һәм төбәк операторы арасында җаваплылык чикләрен төгәл билгеләргә кирәк”, – диде Владимир Путин. Ишегалларында балалар мәйданчыклары төзүнең әһәмияте турында сорагач, әлеге максатта федераль бюджеттан да акча бүлеп бирелүен искәртте һәм бу программа алга таба да дәвам иттереләчәген әйтте.


Россия Президенты Татарстанда тормышка ашырылучы “Халык контроле” системасын югары бәяләде. Аны ил күләмендә файдалану мөмкинлеген тикшерергә кирәклеген белдерде. “Татарстанда җыелуыбыз очраклы гына түгел, биредә карарлык әйберләр шактый. Бу яктан караганда, республика үсеш һәм “көн кадагында”гы проблемаларны хәл итүнең яхшы үрнәген күрсәтә. Татарстан – илнең иң зур үсештәге төбәкләренең берсе”, – диде Владимир Путин. Дәүләт башлыгы Казанның шәһәр тирәлеген төзекләндергәндә һәм яңа иҗтимагый киңлекләрне булдырганда шәһәр халкы белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен мисал итеп китерде. «Казанда проектны әзерләүнең беренче стадиясендә кешеләрне җәлеп итү буенча яхшы тәҗрибә барлыкка килде. Сүз уңаеннан, шәһәр төзелеше кодексы моны тыймый, киресенчә, моны мөмкин дип күрсәтә», – диде Россия Президенты. Шул ук вакытта кешеләр үзләрен бу процесста катнашучылар итеп хис итә һәм икенче яктан ахыр нәтиҗәгә башкача карый башлый. Бу объектка карата тагын да сакчыл мөнәсәбәт булдыра, диде Владимир Путин. Аның әйтүенчә, иҗтимагый киңлекләр һәм торак төзелешенә караган мәсьәләләрне урында да хәл итеп була. Бигрәк тә, Татарстанда моңа шик юк. “Рөстәм Миңнеханов көчле җитәкче”, – диде Россия Президенты.


КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов Владимир Путинга вуз янына урнаштырылган “Ту-144” очкычы һәм аның эчендә дөньяда тәүге интерактив техника музее төзү теләге турында сөйләде. Бүген әлеге эшне финанслау мәсьәләсе генә ахырга кадәр хәл ителмәгән икән. Илбашы ярдәм итәргә ышандырды. “Тагын да алгарак китеп уйларга кирәк. Без Казанда яңартылган “Ту-160”ны җитештерүгә бәйле гаҗәеп проектны тормышка ашырдык. Ә ни өчен югары тизлекле пассажир очкычы уйлап тапмаска?” – диде Россия Президенты.


Владимир Путинга алданган “өлешче”ләр дә мөрәҗәгать итте. Алар федераль казнадан ярдәм итүләрен сорады. “Тармакны финанслауның яңа системасына күчү – өлешләп төзүдә алдау очракларын юкка чыгарырга тиеш. Әйе, бу торак төзелеш базарында кайбер үзгәрешләргә китерәчәк, әмма болай эшләмәсәк, сезнең кебек алданучылар гел чыгып торачак”. Быел ипотека ставкасы арта башлады дип борчылу белдерүчеләрне исә тынычландырырга ашыктылар. “Бу вакытлыча гына күренеш дип уйлыйм, ул өстәмә керемгә салым ставкасы артуга бәйле”, – диде Илбашы. Ул-бу килеп чыга калса, “ипотека каникулы”н кире кайтару мөмкинлеген дә әйтте. Сөйләшү озаграк та дәвам иткән булыр иде, тик Владимир Путинны Иннополиста губернаторлар көтте. “Сезнең яннан китәсе дә килми, монда кызык”, – диде Россия Президенты. Очрашу барышында күтәрелгән мәсьәләләрне Дәүләт Советы Президиумы утырышында карап тикшерергә дә сүз бирде. Төбәк җитәкчеләре янына юл тотканчы дәүләт җитәкчесе “КАМАЗ-Мастер” командасы вәкилләре белән очрашырга да өлгерде

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 13.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр