ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Биектауның келәме кадерле. Бүген газетабыз турниры башлана

 

Бу юлы Казаннан ерак китмәдек. Газетабыз гамәлгә куйган һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган көрәш бәйгесе быел Биектауда уза. Ике ел рәттән Зәйдә кунак булган батырлар янә мәшһүр Данил Галиевның туган ягына әйләнеп кайтты. Кичә җыелдылар, бүген ярышалар, иртәгә чемпионнар ачыкланачак. Быелгы бәйгедә командалар арасында көчле алыш көтелә.

6-2

tatar-inform.ru

 

Гадәттә, бу ярышны кемнең ка­бул итәсе берничә ай алдан бил­­­геле була. Уен эш түгел. Йөз­лә­гән көрәшчене кабул итәсе, урнашты­расы, ярышны оештыра­сы бар. Соңгы елларда кабул итүче яклар барысы да егетләргә һәм тамаша­чы­га бәйрәм дәрәҗәсендә турнир оештыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләде. Ә өч ел элек бу бәйгене югалта яздык. Ярты га­сырдан артык тарихы булган ярыш­­ның кабат уздырылмаячагы, дөрес­рәге, башка форматта оеш­ты­ры­лачагы турында сүз чыкты. Әнә шул чакта аңлашылды да ин­де бу ярышның кадере, әһәмияте һәм көрәш дөньясында тоткан урыны. Турнирны элеккечә, ягъни үзебез­чә уздыруны сорап, милли көрәш федерациясенә дә, редак­ция­гә дә мөрәҗәгать итүчеләр байтак бул­ды. Мәсьәләнең ничек хәл ител­гәнен бу эшнең эчендә кайнаган­нар яхшы хәтерли. Авыл хуҗалыгы министры, көрәш феде­рациясе җитәкчесе Марат Әх­мә­тов көрәш­челәрнең гозерен кире кага ал­мады. Ярышны уз­дыру уры­ны итеп Биектау билгеләнде. Тиз арада оештыру мәшәкатьләре хәл ите­леп, Муса Җәлил турни­ры­на яңа сулыш өрелде. Әнә шуның өчен дә кадерле Биектау келәме.


Быел да легендар Данил Галиевны искә алу белән башланып китәчәк бәйгене район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин дөнья чемпионатына тиңли. “Бу юлы да кулдан килгәннең барысын да эшләдек”, – ди районның спорт бүлеге җи­тәкчесе Нәфис Миңнебаев. Безнең бәйгедә ике мәртәбә җиңү яулаган Нәфис үзе дә көрәшкә чыгарга әзерләнә. Хыялы – өченче тапкыр батыр калып, карьерасын матур итеп тәмамлау. “Команда белән беренче урынны алу максаты куелмады, әмма шуңа омтылырга кирәклеген үзебез дә аңлыйбыз”, – ди ул. Инде хәбәр иткәнебезчә, көрәшеп йөрүче егетләр арасында бүген иң танылган батыр булып саналучы Раил Нургалиев та Биектау данын яклаячак.

 
Җәлил бәйгесендә хуҗалар­ның команда беренчелеген отуы – гадәти хәл. Соңгы елларда шулай булды. Ә биектаулар һәм өч ел элек узган ярышта әлмәтләр традицияне бозды. Заманында безнең бәйгедә тугыз мәртәбә батыр калган, быел баш хөкем­дар итеп билгеләнгән Әлмәт пәһлеваны Ильяс Галимов бу юлы фаворитлар дип Зәй, Биектау һәм Әлмәт командаларын атады. “Монда нәрсә буласын алдан фаразлап булмый. Ләкин командалар максатчан әзерләнә. Зәйләр­нең составы да көчәйде. Әлмәттә яшьләр калкып чыкты. Якташларым икәнен истән чыгармыйм, әмма миңа алар ягына карарга да ярамый, – ди ул. – Бу турнир минем өчен һәрвакыт иң көч­лесе, дәрәҗәлесе булды. Приз фонды кечерәк булса да, әлеге ярышның рухи ягы көчле. Бәлки, Җәлил исеме, аның ка­һар­ман­лыгы шулай йогынты ясыйдыр. Егетләр монда батыр исеме өчен көрәшә”.

Былтыр отканга быел бирмиләр

Тарихка күз салсак, беренче турнирда Сарман көрәшчеләре җиңеп чыккан. Аннан соң Күчмә кубок Буага киткән, соңрак Чис­тайга ук барып җиткән. Бу ярышны чаллылар – тугыз, әлмәтләр – алты, түбәнкамалар биш тапкыр откан. Рекорд исә – Балтач егетләре кулында. Алар бу бәйгедә 13 мәртәбә җиңү яулый алды. Балтачларның инде дистә елдан артык команда уңышына ирешкәне юк. Аерым исемнәргә килгәндә, Чаллы батыры Айрат Гыйлаев барысын да уздыра. Ул бу бәйгене 12 тапкыр отты һәм әлегә аны куып тотучы күренми. Һәрхәлдә, тиз генә булмаячак андый хәл. Балтач батыры Айдар Хәйретдинов бу ярышта 10 мәртәбә җиңде. Балык Бистәсеннән Илнар Әхмәтҗанов бу ярышта тугыз мәртәбә җиңү яулады. Теләчедән Раил Нургалиев исәбендә җиде җиңү бар. Быел сигезенчесе турында хыяллана. Балтачлы Фидаил Шакиров белән Питрәчле Рафаил Сафиуллин бу бәйгене алтышар тапкыр откан. Данил Галиев, Гакыйф Борһанов, Илгиз Гайнуллин, Айдар Нәҗметдинов, Ранил Габдрахманов һәм Илдар Аббасов исәбендә бишәр җиңү бар.

 
Былтыргы ярышта чемпион исемен Казанның Яңа Савин районыннан Илмир Камалиев, Сәй­дәш Бәдриев, Илмир Төхфә­туллин, Булат Мусин, Зәйдән Эльдар Хәмитов белән Сергей Павлик, Арчадан Рамил Хәкимҗанов, Теләчедән Артур Зөлкәрнәев, Мен­делеевскидан Ренас Кәли­мул­лин һәм Мамадыштан Константин Морозов отты. Алар быел да – лидерлар сафында. Әмма Муса Җәлил ярышларында ел саен диярлек былтыргы җиңүче­ләрнең ким дигәндә яртысы үз титулын көндәшенә тапшырырга мәҗбүр була. Бу исә – тамашачыга да кызык була дигән сүз.­

 

Узган елгы чемпионнар нәрсәгә өметләнә?

Эльдар Хәмитов:


– Бу бәйгедә бер тапкыр гына җиңү яуладым. Быел, әлбәттә, янә чемпионлык турында хыялланам. Сер түгел, җиңүче исемен саклап калу тагын да авыррак. Бу турнирда бигрәк тә. Хәтерләсәгез, Татарстан чемпионатының финалында оттырырга мәҗбүр булдым. Ул вакыттагы көндәшем Айвар Билалов биредә чыгыш ясамый дип беләм. Аның каравы Раил Нургалиев булачак. Көндәшләр барысы да көчле.

Ренас Кәлимуллин:


– Безнең авырлык үлчәвен­дә төп көндәшем дип Илдар Гыйниятуллинны атыйм. Ике тапкыр җиңгәч, тагын батыр каласы килә. Хыялым да бар: бу турнирны иң күп тапкыр откан кеше буларак тарихка кереп каласым килә. Айрат Гыйлаев 12 тапкыр җиңде, дисезме? Һич югы, 10 мәртәбә отасы иде. Бу ярышта Мин Зәй командасы данын яклыйм. 

 

Җәлил бәйгесе алдыннан, гадәттәгечә, узган елның иң яхшы көрәшчеләрен һәм тренерларын да ачыкладылар. 2017 елның иң яхшы көрәшчеләре булып Ренас Кәлимуллин, Илмир Төх­вәтуллин, Булат Мусин һәм Илсур Гыймадетдинов танылган. “Ир-егет көрәшчеләр әзерләгән иң яхшы остаз” исеменә Вакыйф Дәүләтшин, Ильяс Билалов һәм Рәкыйп Фәйзуллин лаек булса, балалар белән эшләүдә Рафаэль Хәмидуллин, Илфир Әнвәров һәм Илнар Гәрәевкә тиңнәр табылмады.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 19, 09.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр