ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 40, 20.03.2019/

Табиб та, җитәкче дә

 

Актанышта иң беренчеләрдән булып шәхси клиника ачкан Илгиз Галимовның эшчәнлеге әле дә район үзәк хастаханәсеннән аерылмый. Татарстанның атказанган табибы Илгиз Наиб улының халык сәламәтлеген саклау тармагында эшләвенә – 44 ел.

3-2  
Актанышта ул җитәк­ләгән “Галим” теш поликлиникасы нинди генә кыен чакта да халыкка медицина хезмәте күрсәтүдән туктамады. Бу коллективка рәхмәт әйтүчеләрнең исәбе-хисабы юк. Илгиз Качкын авылында Галия һәм Наиб Галимов­ларның ишле гаиләсендә беренче бала булып аваз сала. Хезмәт юлын 1967 елда Иске Байсар урта мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. Ике елдан Казан дәүләт медицина институты­ның стоматология факультетына укырга керә. 1974 елда уку йортын тәмамлагач, Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсенә баш табиб урынбасары итеп билгеләнә. 4 ел шушы вазифаны зур төгәллек һәм тырышлык белән башкара, тәҗрибә туп­лый. Дәрт-дәрманы ташып торган яшь табибның оештыру сәләтен тиз күреп алалар. 1978 ел башында аңа Әлкигә күченергә туры килә. Биредә район үзәк хастаханәсендә баш табиб эше йөкләнә. Шул елларда яхшы коллектив туп­лана, сәламәтлек саклау өлкәсендә зур үзгәрешләр кертелә. Әмма туган якның тарту көче барысыннан да көчлерәк: Галимовлар гаи­ләсе Әлкидә 7 ел яшәгәч, Актанышка күченә.


Актаныш үзәк хастаха­нәсе баш табибы вазифасын да 7 ел дәвамында уңышлы башкара. Ул елларда яңа поликлиника, ашыгыч ярдәм бүлеге төзелә, табибларга фатирлар бирелә. Оешманың эш күрсәткечләре республи­каның уртача күрсәтке­ченнән югарырак күтәрелә. Илгиз Галимов сәламәтлек саклау мәсьәләләре каралган дәүләт, суд, иминият һәм арбитраж органнары эшчән­легендә, халыкара чараларда, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Җирле үзидарә органнары, гражданнар оборонасы, эчке эшләр органнары һәм башка оператив оешмалар хезмәтләре аннан башка узмый.


1992 елдан башлап ул – теш табибы. Башта стома­толог-ортопед була, оешманы тулысынча теш техниклары белән тәэмин итә, өстәмә хезмәт төрләре кертә. Төрле җирлектә стоматология курс­ларында укып, һөнәри осталыкларын арттыралар. Илгиз Наиб улы тырышлыгы белән теш-техник лабора­ториягә өстәмә җиһазлар, кирәк-яраклар алына. 1990 еллар башы – яңарыш чоры. Илгиз Наиб улы да яңалыкка омтыла: шәхси кабинетын ача, аны җиһазларга баета. Районда беренче мәртәбә денталь рентген аппараты алына.


2013 елның гыйнварыннан Илгиз Галимов “Стоматолог” ҖЧҖ директоры вазифасына алына. Бу клиника дәүләт программасы кысаларында халыкка түләүсез медицина хезмәте күрсәтә. Кыс­ка вакыт аралыгында оешма табиблар һәм урта медици­на хезмәткәрләре бе­лән тулыландырыла, җиһаз­лар кайтарыла, теш протезлау буенча яңа техноло­гия­ләр гамәлгә кертелә, яңа төр дәвалау ысуллары үзләште­релә. Шулай итеп ортопедия, хирургия, терапия юнәле­шен­дә хезмәт күрсәтү алымнары киңәйтелә. Денталь рентген аппараты, бүтән заманча җиһазлар да эш шартларын яхшырта.


Хәзер дә нанотехноло­гияләр куллану буенча эш­чәнлек дәвам итә. Галимовларны районда табиблар гаиләсе буларак та беләләр. Хатыны Индия Шәймәрдән кызы озак еллар район үзәк хастаханәсендә күз табибы булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач исә хезмәтен “Галим” теш поликлиникасында дә­вам итә. Илгиз белән Индия Казан дәүләт медицина институтында укыганда танышып, гаилә корган. Бергә яшәүләренә – 45 ел. Ләйсән һәм Лилия исемле ике кызлары да әти-әнисе юлын сайлаган – табибәләр. Киләчәктә оныклары да әлеге династияне уңышлы дәвам итәр дип уйлыйбыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 13.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!