
/№ 24, 19.02.2019/
Нурбәк Батулла: Премияләр өлкән буынга кирәгрәк
Калебчеләр барыбызның да ирекле, хөр булуыбызны тели. Моның өчен үз-үзебезгә корган киртәләрдән арынырга кирәк. Юкса күңелдә бөреләнгән идеяләрне тормышка ашырып булмаячак. Әбиләр ни әйтер, әти ни уйлар, җитәкче башка сукмасмы дигән киртәләр, калебчеләр әйтүенчә, театрга да, тамашачыга да зыянга. Иркенәер өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
“Калеб” яңа буын җыены бу сорауга җавап тапкан бугай. Ул февраль азагында театраль импровизациягә багышланган лаборатория үткәрмәкче. Әлеге лабораториягә Кариев театры хореографы Нурбәк Батулла актер һәм режиссер Илдар Мусинны чакырган. Шушы проект һәм Илдар Мусин турында ул менә ниләр сөйләде:
– Иҗат импровизациядән башлана. Гомумән, тормыш та импровизациядән тора, чөнки киләсе мизгелдә нәрсә булачагын белмибез. Шуңа күрә без театраль лаборатория булдырып, анда Илдар Мусинны чакырырга карар кылдык. Бу ният театрыбыз да, җитәкчебез дә ачык кеше булганга тормышка ашты. Илдар Мусин – бик үзәнчәлекле кеше. Ул профессионаллар арасында да сирәк кеше белә торган Демидов алымын файдалана. Бу – иркенлеккә, Көнчыгыш фәлсәфәсенә корылган ысул. Демидов – Станиславскийның чордашы. Алар бергә эшләгәннәр, бергә курс җыйганнар. Ләкин билгеле бер сәбәпләр аркасында алар ачуланышып аерылыша. Демидов – илебездә гаделсез онытылган исем. Аның алымы кешенең эчке мөмкинлекләрен ача. Ул кимчелекләреңне күрми, фәкать уңай якларыңны күрә. 20 минут ни беләндер шөгыльләнгәндә бер секундлык уңай ягың шәйләнсә, ул сине шул бер секундтагы уңай ягыңа юнәлтә. Ә без шундый җәмгыятьтә яшибез ки: һаман киртәләр, чикләр куялар, ачуланалар, тәнкыйтьлиләр. Балалар бакчасыннан башлана ул һәм шулай гомер буе дәвам итә. Шуңа күрә эчке мөмкинлекләр ачыла алмый кала.
Нурбәк иркенлек тамашачыга да, артист, режиссерга да кирәк дигән фикердә. Ул иҗат кешеләреннән еш кына, әбиләр бу спектакль турында ни уйлар икән, дигән сорау ишетүен әйтә. Аныңча, өлкән буын өчен спектакльләр болай да җитәрлек, тик яшьләр ни уйлар дигән сорау һаман икенче планда кала бирә.
Шулай итеп, 19 февральдә Илдар Мусин теләге булган һәрбер кешегә ачык дәрес үткәрә. “Театрда импровизация” лабораториясендә катнашу өчен 23 февральгә кадәр Кариев театрына гариза биреп була. Шунысы кызыклы: анда актерлар гына түгел, теләге булган бөтен кеше катнаша ала. 24 февральдән Туфан Имаметдинов, Марсель Нуриев, Нурбәк Батулла тренинглар башлап җибәрә.
Яшьләр иркенлек темасын шактый иркенәеп сөйләде. Аңлашылганча, алар бик күп ясалмалыклардан, хәтта премияләрдән дә өстен. Премияләр өлкән буынга кирәгрәк, ди Нурбәк Батулла. Йолдыз Миңнуллина исә, әйтик, Җәлил премиясен “Алтын битлек” алганнан соң гына бирергә дигән тәкъдим кертә. Тукай премиясен исә, аныңча, Нобель премиясеннән соң бирергә кирәк. Милләт әнә шулай үсәр иде, ди шагыйрә. Үсеш дигәннән, калебчеләрнең тамашачыга да тәкъдиме бар: спектакльгә ничек булачагын күзаллап, сценарий корып бармаска кирәк. Чөнки мондый киртә яңалыкны кабул итәргә комачаулый. Әллә шуңамы, яшьләрнең проектлары соңгы вакытта өлкән буын тарафыннан нык камчылана. Ярый әле, яшьләр иркен. Юкса күптән кулларыннан эш төшкән булыр иде.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 22, 13.02.2019/)
Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз: