ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 19.02.2019/

//

Дивармы, шатдаунмы?

 
2019 ел башыннан бирле Америка хөкүмәте юньләп эшли алмый, чөнки конгресс белән Трамп арасында килешмәү­чән көрәш бару сәбәпле, бюджет кабул ителми. Хөкүмәт мәҗбүри ялга җибәрелү аркасында (янкилар ул ялны шатдаун, ягъни ябылу дип атыйлар) АКШ икътисады югалтулар кичерә.

 

“Ызгыш алмасы”на әверелеп, шатдаунга китергән сәбәп тә бик көлке: Трамп Мексика белән ике арага стена корырга тели, оппонентлары стена өчен акча бирми. Американча “яңа Кытай стенасы” кыйбат та тормый югыйсә. Трамп әфәнде бары тик биш миллиард доллар сорый. Триллионнарны җилгә очырган хөкүмәткә шул печтек кенә акчаны да бирмиләр. Аңлашыла инде: конгрессменнар Трамптан үч алмакчы.

 
Үч алу – бер хәл, хөкүмәтнең эшсез утыруы Трамп сораган акчадан күпкә кыйм­мәткәрәк төшәргә мөмкин. Моны американча закон әвәләүчеләр дә яхшы аңлый. Болай да инде шатдаун чамасыз озакка китеп, Гиннесның рекордлар китабына кертерлек булды. Шуңа күрә 11 фев­ральдә сенаторлар төн уртасына кадәр койма мәсьәләсе белән шөгыльләнде. Күрер күзгә никадәр генә дивана булып күренмәсен, Трамп сайлау алды вәгъдә­ләрен үти. Бу яктан ул күп сөйләп, берни дә эшләмәүче бер коллегасыннан бик нык аерылып тора. Югыйсә теге коллега күккә баскыч корам дип триллионлаган акча сораса да, аның кул астындагы закон чыгаручылары акчаны халык кесәсеннән талап алып бирәчәк иде. Трампка менә бирмиләр, шул сә­бәпле ул Мексикадан агылучы мөһаҗир­ләр ташкынын туктатырга биргән вәгъ­дәсен үти алмый интегә. Ниһаять, президентларын сөй­мәгән сенаторлар компромисска барырга булды: Ак йорт сораган 5 миллиард доллар урынына 1,355 миллиард доллар тамызырга, дивар урынына койма корырга дигән фикергә килделәр. Бүленгән акча 88,5 километр арага койма корырга җитәчәк, диләр. Хәзер инде туп Трамп капкасына тибелде. Үпкәсен йотып, Трамп ыргытылган итсез сөяк белән ризалашырмы, әллә хөкүмәт яңадан кулын салындырып эшсез утыра башлармы, әлегә мәгълүм түгел.

 
Ул арада Сенатта Трампны Путин сайлап куйды дигән низагны тикшерү дәвам итә. Соңгы көннәрдә анда Трампның элекке адвокаты Майкл Коэнны тыңларга тиеш иделәр. Коэнны Трамп кушуы буенча сайлау алды кампаниясендә Мәскәү белән хезмәттәшлек иткән өчен, төрмә шулпасына хөкем иттеләр. 6 мартта таш капчыкка кереп утырырга тиешле Трамп ярдәмчесе, операция ясату сәбәпле, Сенатка килә алмады. Трамп басып торган туфракны астан казу исә дәвам итә.


Рәшит Фәтхрахманов

Арашуковлар башка булмаячак?

 
Күңелләре керләнгән кешеләр моннан ары Федерация Советы ишеген ачып карый алмаячак. Россия парламентының Югары палатасы Рәисе Валентина Матвиенко Федерация Советында сенаторларга кандидатларны сайлап алу процеду­расының кырыслануын белдергән.

 

Ни өчен икәнен барыбыз да бик яхшы белә. Әмма, аның әйтүенчә, сенатор Рәүф Арашуковны кулга алуга бәйле хәлләр чыгарма очрак кына булып тора, Федерация Советында үткәне яки бүгенге тормышы шик тудырган башка бер генә кеше дә юк.


Бирсен Ходай. Чыннан да, хакимият­нең югарыгы законнар чыгару органына кеше үтерүчеләр түгел, ә бәлки яхшылар арасыннан да “иң-иңнәре” генә эләгергә тиештер. Тик менә коллегалары арасында Арашуковның “ак карга” булып торганлыгына гына бик ышанып бетәсе килми. Ник дигәндә, Федерация Советының кайбер әгъзалары хокук саклау органнары яки коррупциягә каршы көрәшүчеләрнең күз уңына һаман саен эләккәләп тора ла­баса. Әйтик, Россиянең иң бай кеше­лә­реннән берсе, Дагстаннан сайланган сенатор Сөләйман Кәримовның ниндирәк “шәхес” икәнен хәтта Мәскәүдән һәм сәясәттән бик ерак торучы кешеләр дә чамалый. Әле узган елның җәендә генә Франциядә зиннәтле йорт сатып алганда салым түләмәүдә һәм мошенниклыкта гаепләп тоткарлауларын хәтерләүчеләр бардыр дип беләм. Әмма берничә айдан соң нигәдер гаепләнү­чедән шаһитка әйләнеп, Россиягә әйләнеп кайтты ул. Шунда Федерация Советындагы коллегалары, ул-бу була калса, чит илгә качуына юл куймаячакбыз, дип, бөтен җаваплы­лыкны үз өстенә алып, Сөләйманны яклап калды. Шул ук вакытта Дагстан егетенең Ниццада гына да дүрт вилласы бар икән... Кешенең байлыгы турында ләчтит сату килешми, әлбәттә, әмма бүгенге сенаторларыбыз арасында чамадан тыш калын кесәлеләр һәм, мошенниклыкта, башка җинаять­ләрдә гаеп­ләнеп, судан коры чыгучылар бер Кәри­мов белән генә бетми. Утсыз төтен булмаган кебек, нәрсәгәдер гаеп­ләнгән кеше­ барыбер актан-ак, пакьтән-пакь була алмыйдыр. Шулай икән, нигә абруена тап төшергән кешене хакимият­нең югарыгы законнар чыгару органында калдырырга? Валентина Ивановнаның, кандидатларны сайлап алуны кырысландырабыз, дигән сүзләре яхшыга өметлән­дерә анысы. Әмма бит әле бүгенгеләренә дә ышаныч әллә ни зур түгел.


Валентина Семенова

 

Алты елдан – космоска

 
Галәмгә очасың килсә, әзерләнә торсаң да ярый. Мондый хыялны тормышка ашырырга күп калмаган икән.

1-2
Татарстанның Әлки районында Россиядә беренчеләрдән булып шәхси космодром төзергә җыеналар. Форсаттан файдаланып әйтеп үтик, Әлкидә космоска чын-чынлап гашыйк булган фанатлар, галәмне яулаган батырлар­ның туганнары да яши. Андагы искиткеч бай Космос музее – моның дәлиле. Бу төбәккә космонавтлар да эзләрен суытмый. Акчалы һәм курку белмәс туристлар галәмгә ракетада нәкъ менә шушы җирлектән кузгалачаклар дип тәгаенләнә. Тузга язмаганны сөйләмә, дияргә ашыкмагыз. Бу хакта килешүләр инде төзелеп беткән диярлек. Диярлек, чөнки туристларны җәлеп итәргә тырышучы бер көндәшебез бар – ул Түбән Новгород өлкәсе. Шуңа күрә мәсьәлә­нең ничек хәл ителеп бетәсе әлегә билгеле түгел.


Әмма бу проблема хыялланырга һич кенә дә комачауламый. Түбән Новгород та Каф тавы артында түгел. Мондый “баш җитмәслек” тәвәккәллекне хәл итәргә “Космокурс” компаниясе алынган. Ул “Роскосмос”ның махсус лицензиясенә ия булган. Аның ниге­зен­дә туристларны 200 километр биек­леккә күтәрергә мөмкин икән. Әлбәттә инде, бу Гарәп Әмирлекләренә булган юллама кебек ике атналык ял түгел. 15 минуттан ялт итеп әйләнеп тә кайтасың, шуның якынча биш минуты эчендә турист үз авырлыгын тоймый торган халәттә булачак, диләр.


Космоска очуның тагын бер уңайлы ягы бар: бер транспорттан икенчесенә күчеп азапланмыйсың. Очыш өчен җиде урынлы, бер баскычлы, җиргә әйләнеп кайтучы ракеталар әзерләнә. Аның беренчесе космоска 2025 елда юл алачак дип көтелә.


Дөрес, космоска менеп төшүнең бәясе бик яман “тешли”. Матбугатта күренгән мәгълүматлар буенча, ул 13-16 миллион сумга төшәргә мөмкин. Шуңа күрә безгә читтән күзәтеп торырга гына калыр, мөгаен. Әмма бөтен кеше без түгел бит. Космодром Татарстанда урнашкач, бәлки, очучылар арасында таныш-белешләр дә күренер әле.


Гүзәл Әхмәтҗанова

Фәннәр академиясе читтә калмасмы?

 
Галим-голәмә көтеп ала торган бәйрәмнәр бармак белән генә санарлык. Һичшиксез, шуларның берсе – гыйлем ияләре берничә көн элек кенә бәйрәм иткән Россия фәне көне. Татарстан Фәннәр академиясендә дә (ТФА) тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр аны.


Кайберәүләр, фән нинди – икътисад шундый, дип белдерергә ашыкса да, ни кызганыч, илебездә уйлап табу, ачыш­ларның бик азы гына гамәлгә кертелә. Әлеге җәһәттән ТФА президенты Мәгъ­зүм Сәлахов бик гыйбрәтле күрсәт­кеч­ләр китерде. АКШта ачышларның 36 проценты гамәлгә ашырылса, бу күр­сәткеч бездә нибары 0,3 процент тәш­кил итә икән. Шуңа күрә фәнне, галим­нәрне түгел, бюрократик киртә­ләр тудырганы, эшне оештыра белмәгәннәре өчен, уйлап табуларны тормышка ашырырга тиешле әфәнделәрне гаепләргә кирәк. Хәер, аерым тармакларда, әйтик, нефть чыгару, нефть химиясе өлкә­сен­дә фән белән икътисадның элемтәләре ныгый бара. Татарстан – моның бер мисалы.


Гуманитар өлкәдә дә сизелерлек казанышларыбыз бар. Шуларны үз вакытында танып, Айрат Ситдыйков, Ким Миңнуллин, Искәндәр Гыйлаҗев, Ис­кән­дәр Измайлов кебек галимнәребез­гә дәүләт бүләкләре тапшырылу – кү­ңелле хәл. Аерым алганда, ТФА эш­чән­леген эзлекле тәнкыйтьләп килгән тарихчы Искәндәр Измайловка “Татар­станның атказанган фән эшлеклесе” дигән исем бирүләренә аеруча шатландым мин. Шәт, болай булгач, шулай ук әче телле, бик күп хезмәтләр авторы, тарихчы Дамир Исхаков та читтә калмас әле.


Тагын бер нәрсә турында әйтми кала алмыйм: Мәгъзүм әфәнде бер сәгать чамасы чыгыш ясап, соңгы вакытта бөтен милләтебез өчен актуаль булган мәсьәлә – татар халкын саклау һәм үстерү стратегиясе язылу уңаеннан, ни кызганыч, бер кәлимә сүз әйтмәде. ТФА галимнәренең бу эшкә нинди өлеш кертүләре, әлеге уңайдан нинди чаралар оештырырга җыенулары турында бик ишетәсе килгән иде.


Рәшит Минһаҗ

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 13.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!