ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

Ак байларыбызның берсе иде


Егерменче март көнне Ульян өлкәсенең ­Иске Кулаткы районында XIX Ганиев укулары уздырылачак. Әйе, әйе, башлап Хансөяров укулары буларак үткәрелгән, аннары, дистә елдан артык Иске Кулаткы укулары атамасын йөрткән мәгърифәт дәресләре хәзер Ганиев укулары дип оештырылачак.

3-1
Узган атнаның шимбә көнендә Саратов шә­һә­рен­дә булган җеназа мә­ра­симендә мәрхүмнең якташлары җәмәгатьчелеккә шул хакта хәбәр итте. Ул көнне өммәттәшләребез, “Гексар” заводы эшчеләре шәһәр­нең Усть-Курдюм бистә­сендә ак байларыбызның берсен – Ульян өлкәсендәге Иске Кулаткы районы хакимияте башлыгы, Саратовтагы “Гексар” заводы генераль директоры (хуҗасы дип тә әйтергә мөмкин) Әнвәр улы Эдуард Ганиевны соңгы юлга озатты. Эдуард әфәнде үзгәртеп корулар сәясәте башлангач якын туганнарын, менә шушы калага чакырып кайтарып, Ганиевлар нәселен бер төшкә җыйган иде. Шуңа күрә мәрхүмнең җә­сәден туган авылына – Ульян өлкәсенең Мастяк авылына алып кайтып тормыйча, бистәдәге татар зиратында җирләделәр (кү­рәсең, балалары, зиярәт кылырга уңайлы булыр, дигән).


Эдуард әфәнде әле бер ай чамасы гына элек 67 яшен тутырган иде. Хәзерге ир-ат өчен өлкән яшь түгел инде бу. Дөрес, ике ай элек йөрәгенә операция ясаткан булган. Шуннан мантый алмады, диделәр. Гаҗәп тә түгел: бу йөрәк ничек түзгәндер?! Бик тынгысыз кеше иде ул. Соңгы елларда Иске Кулаткы белән Саратов арасын ничәмә тапкыр урады икән?! Саратовта завод эшен оештыру да күп көч сорыйдыр, билгеле. Мин анысын күрмәдем. Әм­ма туган ягы – тулаем диярлек татар төбәге саналучы Иске Кулаткы районы адәм рәтле яшәсен, якташлары яхшырак тормыш эзләп әллә кайларга китмәсен, татар авыллары саклансын иде дип, күпме төн йокыларын калдыргандыр – хәзер бер Алла белә!


2017 елның 21-22 ап­рель көннәрендә Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте чакыруы буенча, без – бер төркем Татарстан журналистлары Иске Кулаткы районын гизеп, төзелешләрне, мәчетләрне, мәктәпләрне, районның Сабантуй мәйданын күреп, кайкан идек (әлеге район үзәгендәге кебек, татарның иң зур бәйрәмен уздыру өчен, шушылай колачлы, мәһабәт итеп ясалган тамаша мәйданын әле минем бер җирдә, хәтта Татарстан районнарында да күргәнем юк; дистә елларга исәпләп, ныклап корылган ул). Анда иртәдән кичкә кадәр Эдуард әфәнде яныбызда булып, ахырдан, әти кеше балаларын җыеп сыйлаган кебек, барчасын бәйнә-бәйнә аңлатып, һәркемнең кү­ңе­лен күрергә тырышып, кунак иткән иде мәрхүм. Әле ул вакытта безгә бер мәк­тәптә, Ленинның туган кө­ненә багышланган кичәдә дә катнашырга туры килде. Шуннан кайткач, “ВТ”да “Ленин бабай оныклары” дигән язма да бастырган идем. Менә шушы дотацияле өл­кәдә ничек тә авыл яшәешен саклап калырга тырышып яшәүләре тасвирланган иде анда. Дөрес, инде анда да Ленинга хөрмәт бер традиция буларак кына яшәп килә. Шулай булмаса, Эдуард хаҗи Иске Кулаткыда ислам динебезне кайтарыйк дип җан атып, райондагы изге җирләрне кадерләүгә, мә­четләр салуга, дин әһелләре әзерләүгә хәләл акчасын сарыф итеп йөрмәс иде. Ел саен оештырыла торган “Иске Кулаткы укулары” – менә шул дини мәгърифәтчелекнең бер якты мисалы.


Дини, милли мәгъ­ри­фәт­челектән башка мил­лә­тебезне тергезеп булмаячагын яхшы аңлаган, бу юлда эшләп тапкан шактый малын тоткан Эдуард хаҗи­ның соңгы елларда Бөтен­дөнья Татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, БТК каршындагы татар дини оешмаларының туплау шурасы рәисе урынбасары булып сайлануы бик тә табигый. Халкыбыз сәнгатен, авыз иҗатын сөючеләр ел да көтеп ала торган “Тү­гә­рәк уен” бәйрәмен оештыруга, “Түгәрәк өстәл” журналын нәшер итүгә Э. Га­ни­евның нинди өлеше кертүе турында мәдәният әһеллә­ребез киләчәктә яхшылап язып чыгар әле (менә шундый киң күңелле иганәче булганга, Ульян өлкәсендә Ганиевны хә­зерге заман Акчурины дип йөртәләр иде; шунысы кызык: “гани” сүзе гарәпчәдән татарчага тәр­җемә иткәндә “бай” дигән мәгънәгә туры килә икән). Сер түгел, газета-журнал­ларга язылу вакыты җитсә, күп кенә мөхәррирләребез Эдуард әфәнде бусагасын атлап керми калмый иде. Журналистика турында сүз чыккач, шуны да әйтми кала алмыйм. Матбугатта күре­нергә, интервью бирергә ашыкмый иде ул. “Урындагы кешеләргә – урынсыз сораулар” дигән икенче китабымда син дә булырга тиеш бит инде, сорауларым күптән әзер дип, күргән саен диярлек “аптыратсам да” һаман суза килде, тәки җавап бирмичә китеп барды мәрхүм.


Без Саратовка – Эдуард Ганиевны соңгы юлга озатуга менә шул “Түгәрәк уен”ны оештыручылар, Татар конгрессы җитәкче­лә­ре, Эдуард әфәнде белән еш аралашкан, Иске Кулаткы укуларын бергәләп оештырган имамнар – ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, башкалабыздагы “Ал” мә­чет имам-хатыйбы, Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән бергәләп бардык.


Ходайның рәхмәте дими ни дисең: җеназа намазын мәрхүмнең аеруча якын иткән, остазы итеп күргән имамы – Җәлил хәзрәт укыды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 12.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!